|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2016 Юмор
Тәүлектә егерме дүрт сәгать... (уены-чыны бергә)Эш сәгатебез җидедә башланса да, иртәрәк килергә сөйләштек. Ыгы-зыгы башланганчы иркенләп отчетларны теркәргә, эш кәгазьләрен тәртипкә салырга иде исәп. Ә бер ир бездән уңганрак булып чыкты. Таң беленер-беленмәс килеп, директор бүлмәсендә гауга куптарып маташа иде. - Сез карак, бур, алдакчы! Әнидән барып гафу үтенмәсәгез, судка хәтле барып җитәм! Белегез, болай гына калдырмыйм, гәҗиткә язып чыгам! - дип җикеренгәне урамга хәтле ишетелә. Директорыбыз ике сөйләп тормый, кабат кайтарып сораганны да яратмый, аның нәрсә теләгәнен бер күз карашыннан аңлау зарури... Аңламасак та, “аңладык” дип баш кактык та “задание” үтәргә керештек. Иванова яши торган урам да, йорт та безнең карамакта түгел. Җитмәсә шушы йортлар өчен җаваплы кыз авырып эшкә чыкмады, үч иткәндәй, телефонын да алмый. Нишлисең, компьютерда кирәкле программаны ачып, Иванованың 75 фатирда яшәгәнен ачыкладык та, абына-сөртенә гафу үтенергә киттек. Өч ел эшләү дәверендә ярты шәһәрне аркылыга-буйга узсак та, кирәкле йортны башта табалмый, тапкач, подъездга керә алмыйча җәфаландык. Ә керү бәхетенә ирешкәч, ишек белән генә исәнләшергә насыйп булды. Күрше-күләннәрен йөреп чыктык, очраган һәрбер кешене туктатып төпчендек, тик Иванованың кайдалыгын тәгаен әйтүче булмады. Кәефләр кырылып, соңгы өметебезне югалтып, башларны түбән иеп кайтып бара идек.... Каршыбызга салмак кына атлап бер хатын килә. Икебез берьюлы: - Сез алай-болай Иванова түгелме? - дигәнне сизми дә калдык. Җилкәбездән авыр йөк төште, иртәнге алтыда ниятләгән эшебезгә, ниһаять, кичке алтыда керештек, тик өлгерми калдык, бүлмәбезгә хуҗабыз атылып керде. Ә артыннан... артыннан ... помидор шикелле кызарынган-бүртенгән ир килә. Әлеге дә баягы теге Иванов. Директорның: “Кызлар!” - диюе булды, солдатлар кебек сикереп торып та бастык. - Кызлар, әй кызлар, сез миңа бер дә ошамыйсыз әле. Ник иптәш Ивановның әнисеннән гафу үтенмәдегез? - Хуҗабызның да ут чәчкән күзләре, хәзер үк яндырып үтерердәй булып, безгә кадалды: Компьютерны ачып, программага кабат күз салсак... Гагарин урамындагы теге йортта җиде Иванов яшәп ята икән...
Зилә МӨДӘРРИСОВА |
Иң күп укылган
|