поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.11.2016 Хәвеф-хәтәр

Бүгенге көн мәхшәре: йөзләгән авария, трамвпунктларга чират... (ФОТО, ВИДЕО)

Татарстан гидрометеорология үзәге һава шартларының начарлануы турында кисәтү таратты. 11 ноябрьдә көндез, 12 ноябрьдә төнлә һәм иртән республикада һәм Казанда көчле бозлавык көтелә. Гидрометеорология үзәге хәбәре буенча бүген һәм киләсе тәүлектә республикада һәм Казанда көчле явым-төшемнәр көтелә. Ул юеш кар, бозлы яңгыр, яңгыр булырга мөмкин.

Шулай ук томан, төнлә һәм иртән кыска вакытлы бураннар булуы ихтимал. Юлларда көчле бозлавык саклана.
 


Һава шартларының начарлануы сәбәпле, “Казан” халыкара аэропорты ябык иде. 11сәгать 35 минутта һава юлы ачылды, 15.00 сәгатькә кадәр 8 (917) 224-87-94 телефоны буенча “кайнар линия” эшли, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе. Шулай ук авиапассажирлар федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе ТР буенча гигиена һәм эпидемиология үзәгенең кулланучылар өчен белешмә үзәгенә 221-90-16  номеры белән шалтырата ала.

Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләре автомобиль йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга, тизлекне сәгатенә 40 километрдан да арттырмаска киңәш итә. Озын юлга чыгарга туры килсә, куркынычсыз тизлекне сайларга, каршы юлга чыгудан сакланырга кирәк, диләр.
 


Һава шартлары начар булу сәбәпле, Казанда электр чыбыклары бозланып, трамвай, троллейбус йөрешенә тоткарлыклар китереп чыгарган. Шул уңайдан, шәһәр пассажирларына, автобус һәм метродан файдаланырга киңәш ителә.
 
 

Ата-аналар игътибарына да кирәкле мәгълүматлар бар интернет челтәрендә: күп кенә Казан мәктәпләрендә башлангыч классларда укулар туктатылган.

Оренбург – Казан трассасында Сокуры авылыннан чыгу юлында ике йөк машинасы бәрелешкән. Юлларда зур бөке барлыкка килгән.

Гомумән, бүгенге көн йөзләгән аварияләре һәм травмпунктларга җыелган чиратлар белән хәтердә калыр.

Шәһәрара автобусларга да юллар ябылган иде, хәзер тоткарлыклар юк, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

«Волго-Вятскуправтодор» мәгълүматларына караганда, трассада юлларга тоз-ком катнашмалары,техник тоз сибү буенча махсус техника бригадалары эшли. Хәзерге вакытта юлларга бозлавыкка каршы көрәшкә 135 машина чыккан. Шулай да автомобиль йөртүчеләргә якын көннәрдә федераль трассаларда шәһәрдән читкә чыгудан тыелырга киңәш ителә.
                                                                                                                                                   
Ашыгыч ярдәм хезмәте телефон номерларын тәкъдим итәбез:

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе – 8 (843) 227-45-63, 8 (843) 227-46-96

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге – 8-831-469-17-78

Федераль юл агентлыгының диспетчер хезмәте – 8 (843) 273 54 08

ЮХИДИнең дежур бүлеге – 8 (843) 5-33-38-88

ЮХИДИнең ышаныч телефоны – 8 (843) 2-912-002

Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, "112" бердәм номеры буенча кичектергесез оператив хезмәт чакыруына кәрәзле яки стационар телефоннардан тәүлек әйләнәсе һәм бушлай мөрәҗәгать итә аласыз.


---
Интертат.ру
№ --- | 11.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»