поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.11.2016 Мәдәният

Камал театры Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның юбилей кичәсенә чакыра

14 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның юбилей кичәсе узачак. Кичә программасында Камал театры репертуарының: “Җанкисәккәем”, “Хуҗа Насретдин”, “Диләфрүз-Remake”, “Исәнме, улым!”, “Шәҗәрә” һәм “Люстра” спектакльләреннән өзекләр күрсәтеләчәк.

Артистны юбилее белән дуслары һәм коллегалары: Россиянең һәм Татарстанның  халык артистлары Равил Шәрәфиев, Венера Ганиева, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Илдус Габдрахманов, Рамил Төхвәтуллин, драматург Зөлфәт Хәким, җырчылар Илшат Вәлиев, Алсу Хуҗина, Гүзәл Гәрәева һәм Камал театрының яшь актерлары Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллин, Ирек Кашапов тәбриклиләр. Шулай ук кичәдә Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның курсташлары, Уфа Татар дәүләт “Нур”, Әлмәт Татар драма театрлары һәм “Бәрмәнчек” керәшен фольклор ансамбле котлаулары көтелә.

Билетларны театр сайтында “Афиша” сәхифәсендә сатып алырга мөмкин kamalteatr.ru. Касса телефоны: (843) 293-03-74. ММЧ аккредитациясе өчен: 293-83-18, kamal.press@tatar.ru

***
И.Ә.Мөхәммәтгалиев Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 1995 елдан бирле эшли. Театр сәхнәсендә 20 ел эшчәнлеге дәвамында төрле характердагы татар драматурглары һәм рус, дөнья классик драматургиясе буенча куелган спектакльләрдә күпкырлы образлар иҗат итә. Аның иҗаты тамашачылар күңелен тиз арада яулап ала һәм театр җәмәгатьчелеге тарафыннан югары бәяләнә.

Зыялы һәм акыллы Шүркә (Т.Миңнуллинның “Җанкисәккәем”), сөйкемле һәм шаян Азат (Аманулланың “Әле кичә генә яз иде”), беркатлы һәм хисле Фәндәс (З.Хәкимнең “Килә ява, килә ява...”), шук һәм хәйләкәр Мартыныч (М.Гыйләҗевның “Казан егетләре”), аңгырарак милиционер Минәзәл (З.Хәкимнең “Чапты атым Казанга”), зирәк Корок (Г.Хугаевның “Кара чикмән”) – әлеге образлар артистның тулы бер галерея тәшкил иткән бер-берсенә бөтенләй охшамаган иң күркәм рольләре.

И.Мөхәммәтгалиевнең таланты соңгы елларда Т.Миңнуллинның “Диләфрүз-Remake” комедиясендә Галим, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ендә Пәтрәй, Н.Исәнбәт һәм С.Ваннусның “Хуҗа Насретдин” комедиясендә Ахун, Г.Камалның “Банкорт”ында Җамалетдин, Ж.-Б.Мольерның “Дон Жуан” спектаклендә Дон Луис рольләре белән үсә һәм яңа үрләр яулый.

И.Ә. Мөхәммәтгалиевның иҗаты күпкырлы. Ул Ж.-Б.Мольер, М.Горький, Е.Шварц, А.Герни, С.Беккет һәм башка бөек авторларның әсәрләрен тәрҗемә итеп татар сәнгате үсешенә гаять зур өлеш кертте. Озак еллар дәвамында “Татарстан-Яңа гасыр” телевизион каналында “Хәерле иртә” тапшыруының алыштыргысыз алып баручысы буларак халкыбызның тирән ихтирамын һәм мәхәббәтен казанды. Күп кенә республика күләмендә узучы кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең сценарий авторы. И.Ә.Мөхәммәтгалиев һәрвакыт иҗади эзләнүдә: кинода төшә, эстрадабызның юмор жанрында уңышлы чыгышлар ясый. Курсташы, сәхнәдәше Радик Бариев белән оештырган “Хөршидә белән Мөршидә” юмористик дуэтының чыгышлары иң югары рангтагы бәйрәм программаларының бизәге булып тора.  


---
Камал театры
№ --- | 11.11.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»