поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.11.2016 Мәдәният

Казанда Рөстәм Вәлиев истәлегенә багышланган кичә узды

Казанга Рөстәм Вәлиевнең 55 еллык юбилее тантанасына Самарадан бертуган энесе Ринат Вәлиев, аның тормыш иптәше Халидә ханым, “Идел” халык эстрада ансамбле җитәкчесе, гармунчы Мидхәт Әминов чакырылганнар иде. Аннан кайткач без Мидхәт Әминов белән очрашып, тәэсирләре белән уртаклашуын соралдык.

- Кызганыч, Казанга Рөстәмнең әнисе Адия апа бара алмады. Улын югалткан олы яшьтәге ана өчен бу бик авыр чара булыр иде, әлбәттә. Яшьрәкләрнең, Рөстәмне яхшы ук белеп бетермәгән кешеләрнең дә күзләре бу кичне кипмәде. Ә Адия апага бигрәк тә авыр булган булыр иде.

- Ә Сез нинди хисләр кичердегез?
- Рөстәм бит ул гел сәфәрдә иде. Тамашачыларны филармония сәхнәсенең арткы пәрдәсенә эленгән фотосурәте киң елмаеп каршы алды, аның гармуннары сәхнә түрендә иде, музыкасы яңгырап торды. Шуңа күрә ул исән, менә-менә гастрольләреннән кайтыр да, шулай ук киң елмаеп сәхнәгә килеп керер кебек тоелды миңа.

- Кеше күп булган диләр...
- Искиткеч күп. Авыллардан, Уфа, Төмән кебек шәһәрләрдән зур-зур автобуслар белән килгән кешеләр, залга керә алмыйча, ишек төбендәге билетерларга кочак-кочак чәчәкләрен калдырып китәргә мәҗбүр булдылар. Ә залга керүчеләр рәтләр арасына куелган урындыклар аша уза алмыйча интектеләр. Сәхнә артыннан мондый күренешне күзәткәндә үзебезнең Самара татарлары өчен яхшысынмау хисләре кичердем. Рөстәмнең туган ягыннан автобуслар да килмәде, рәсми делегатлар да булмады шул. Ә ул бит безнең өлкә татарларының энҗесе - “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә гармун уйнап иҗат юлын башлаган, биредәге музыка училищесының халык инструментлары бүлеген тәмамлап, зур татар тормышына атлаган, Казанга киткәч, кырыклап менә дигән татар җырлары иҗат иткән, татарның иң танылган йолдызларына кушылып уйнаган, Сабан туйларында барыбызны да биеткән бердәнбер данлы якташыбыз ул.

- Сез бит Рөстәмне күптәннән һәм бик яхшы беләсез. Иң истә калганы нәрсә булды?
- Исәннәрнең кадерен белмибез, дигән сүзләр бик дөрес әйтелгән. Бергә-бергә шаярыша-көлешә концертлар куеп йөргәндә, бәйрәмнәр уздырганда, өстәл артында кәеф-сафа корып утырганда аның нәрсә уйнаганына артык зур игътибар ителмәгән икән. Рөстәмнең улы Ислам аның архивларын, җыр-моңнарын бергә җыя башлагач, Рөстәмнең композитор буларак кырыклап җыр иҗат итүе ачыкланды. Бию көйләре язылган дисклары да бихисап. Ә инде артислар белән эшли белүе турында сөйләргә дә юк. Бу көнне филармониядә чыгыш ясаган һәр артист Рөстәмнең җырчыны ишетә, тавышына туры китереп уйный белүенә сокланды.

Ә иң истә калган вакыйгага килгәндә, кайсыдыр чираттагы Яңа ел алдыннан Казанның Үзәк колхоз базарына каз алырга баруыбызны хәтерлим. Нәкъ шунда мин Рөстәмнең халык күңелендә нинди зур урын алып торуын аңладым.

... Базарга килеп керү белән бөтен кешенең дә Рөстәм белән исәнләшүен, үз итеп җилкәсенә сугып-сугып нидер сөйләүләрен күреп хәйран калдым. Каз эзләп йөри торгач, гармун уйнап акча җыеп утыручы бер карт янына килеп чыктык. Рөстәм теге кешенең гармунын алды да, өздереп уйный башлады. Безнең тирәгә халык җыелды, бабайның түбәтәенә өеп акча тутырдылар. Шушы бер эпизод та аны тасвирлау өчен җитә, минемчә.

- Баргач-баргач, чыгыш ясагансыздыр инде?
- Дүрт минут вакыт биргәннәр иде, алты минут рәхәтләнеп аның гармуннарында уйнадым - тальянка, хромка, кечкенә гармуннары... Ләкин иң истәлекле мизгелләр ахырда булды. Татарстанның җиде иң яхшы гармунчысы җыелып, мине дә үзләре арасына алып, сәхнәгә гармун уйный-уйный чыктык һәм бернинди игълансыз Рөстәм Вәлиев җырларыннан тезмә уйнадык. Бу минутларда залда барысы да еладылар бугай. Үземнең дә күзләрем юеш урында иде. Мондый мизгелләрдә Һади Такташның шигъри юллары искә төшә:
Их син, яшьлек,
Их син, тиле яшьлек!
Шундый кыска булып  тоелдың,
Кичен чәчәк аткан булдың,
Ә таңында...
Ә таңында инде коелдың...
Менә Рөстәмнең гомер чәчәгендә дә таҗ яфраклары бик аз, бары тик 52әү генә булган...

- Киләчәктә Рөстәм Вәлиев хөрмәтенә тагын шундый матур кичәләр уздырып булыр дисезме?
- Булырмы - юкмы, анысы билгесез. Ә менә бу кичәне оештырган Рөстәмнең хатыны Диләрәгә, улы Исламга, купшы Казан филармониясе бинасын түләүсез биреп торган администрациягә, матур-матур сүзләрен, искиткеч моңлы җырларын алып килгән танылган һәм әле танылып кына килүче, Рөстәм Вәлиевнең талантын танучы татар җырчыларына һәм музыкантларына рәхмәт әйтмичә мөмкин түгел. Казан татарлары гармунчы талантына бәя бирә беләләр икән. Афәрин!

РӘСЕМДӘ: Мидхәт ӘМИНОВ (сулдан уңга), гармунчы Ринат ВӘЛИЕВнең улы Ибраһим һәм Рөстәмнең бер-туган энесе Ринат.

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА язып алды
Бердәмлек
№ --- | 11.11.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»