поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.11.2016 Мәгариф

Татарстан студентлары ничә сум стипендия ала? (РЕЙТИНГ)

Студент стипендиядән стипендиягә яши, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Банк карточкасына стипендия күчкән көн бер бәйрәмгә әверелә. Күптән кызыгып йөргән әйбереңне сатып алсаң, куанычы тагын да арта төшә. Ә стипендиянең артуын хәбәр итсәләр – икеләтә-өчләтә бәйрәм.

Чыннан да, соңгы араларда 2017-2018 уку елына студентларның стипендияләре артачак дигән сүзләр таралды. Исегезгә төшерәбез: узган уку елында урта һәм югары һөнәри уку йортларында белем алучыларның стипендияләре индексацияләнмәгән иде. Киләсе елда аны 5,9 процентка арттырырга мөмкиннәр.

Тешне кысып яшисе...


2017–2018 уку елында студентларның стипендияләре 5,9 % ка арту ихтималы бар. 2019 елга исә югары белем алучыларның айлык пособиеләре 4,5 % ка артыр, дип ниятлиләр. Бүгенге көндә урта һөнәри белем алучыларның стипендияләре уртача 487 сумны тәшкил итә, ә югары белем алучылар ай саен 1340 сум алып бара.

"5"легә генә укучылар исә өстәмә стипендия дә ала. Аспирантлар 2637 сум стипендия алса, аларның өстәмә пособиеләре 11 000нән 14 000 сумга кадәр җитә.



КФУның химия факультеты аспиранты Гүзәл Фатыйхова исә 7012 сум стипендия ала. Шуның 500 сумы ай саен тулай торактагы бүлмә өчен түләүгә китсә, транспорт чыгымнарына 1400 сум кирәк.

- Нәтиҗәдә, минем 5 мең сум акча кала. Бөтен вакытымны институтта үткәрәм. Ә өстәмә рәвештә кайдадыр эшләү мөмкинлегем юк. Әгәр дә кафедрада эшләп булса – бик яхшы, ә менә андый шанс булмаса, нишләргә? Гаиләң булмаса, тешне кысып булса да яшәп була. Стипендияне, һичшиксез, күтәрергә кирәк, чөнки яшь галимнәргә ярдәм күрсәтү кирәк. Әле, җитмәсә, үзең теләгән әйбергә акча җыясы да килә, яхшы итеп киенәсе дә, чөнки без – фән вәкилләре, акыл элитасы бит! Менә шәһәрдә гомер иткән кеше үзе уйлап карасын, 7012 сумга яшәп буламы? – дип ачына Гүзәл.

Һәрбер вузда стипендияләрнең күләме төрлечә. Мисал өчен, КАИда дәүләт академик стипендиясе 2 мең сум булса, социаль стипендия – 3 мең сум.

- Әлбәттә, айга бер стипендиягә генә яшәп булмавы көн кебек ачык. Чөнки студентларның үзләренә акчаны җиткерү бик авыр. Мин стипендиянең күләме, һичшиксез, артырга тиеш, дип уйлыйм. Чөнки бөтен нәрсәгә әйбер артып тора бит: транспорт булсынмы ул, азык-төлекме... – ди КАИ студенты Инсаф.

Артырмы, артмасмы?

Ләкин әлегә бу шатлыклы хәбәрне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы расламый да, инкарь да итми.

- Беренче чиратта, барысы да федераль органнарның карарыннан тора. Чөнки безнең республика турыдан-туры аларга бәйле. Әгәр федераль дәрәҗәдә шушы карар кабул ителә икән, минемчә, ул республикада да каралачак. Хәзерге вакытта, киресенчә, ил бюджетын оптимизацияләү бара. Әлегә бу мәсьәлә буенча Дәүләт Думасында фикер генә алышалар, – дип белдерде безгә Татартан мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев.



44 мең студенты булган Казан федераль университетында күптөрле стипендияләр бар. Ләкин монда да аның артуы турындагы хәбәрләр аларга – чын мәгънәсендә, яңалык.

- 2017 елда студентларның стипендиясе артуы турындагы хәбәрне без әле ишетмәдек. Рәсми документ та безгә килеп ирешмәде, – дип ассызыклады КФУда хезмәт куючы икътисадчы.

Шунысы да бар: КФУ студенты өстенлекле юнәлештә белем алса, Россия Президентының махсус карары белән 5 яки 7 мең сум өстәмә стипендия алырга мөмкин. Мисал өчен, машина төзелеше юнәлеше шундыйлар рәтенә керә. Хәзерге вакытта Президент стипендиясен – 24, Хөкүмәт стипендиясен 20 кеше ала икән бу вузда. Шунысын да әйтергә кирәк: университетта белем алучыларның 80-90 проценты дәүләт академик стипендиясен ала. Моны исә вуз хезмәткәрләре яшьләрнең тырышыбрак укый башлавы белән аңлата.

КХТИ исә үзен иң күп стипендияләр булган Татарстан вузы, дип саный. “Без исемле стипендияләрне дә, дәүләт стипендияләрен дә шактый күп бирәбез. Казанның башка вузлары белән чагыштырганда, иң күп квота безнең университетка бирелә. Бу исә үз студентларыбызның мәнфәгатьләрен яклаганыбызның дәлиле булып тора”, – дип ассызыклый Казан илкүләм технологик тикшеренү университетының (КХТИ) мәгълүмат һәм мониторинг идарәсе башлыгы Владимир Бондарин.

... Яңа ел алдыннан хыяллар чынга аша, диләр. Серле бәйрәмгә озак калмады. Бәлки “Кыш бабай” студентларның хыялын ишетеп, Дәүләт Думасында да стипендияне арттыруны карар кылырлар?..



 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 10.11.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»