поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
29.04.2008 Матбугат

"ЯҢА ГАСЫР" РАДИОСЫ ҖИТӘКЧЕСЕ ТӘЛГАТЬ САБИТОВ БЕЛӘН ИНТЕРВЬЮ

7нче май көнне Татарстанның әйдәп баручы татар радиосы зур бәйрәм уздырырга җыена. Казанның Бауман урамында Радио көне уңаеннан "Яңа Гасыр" радиосы ачык һавада гаҗәеп тамаша тәкъдим итәчәк. Бүген безнең әңгәмәдәшебез - “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең радио буенча Генераль директор урынбасары Сабитов Тәлгать Фәтхулла улы.

- Тәлгать әфәнде, 7нче майда Радио көне билгеләп үтелә. “Яңа Гасыр” радиосы һәм шәхсән үзегез өчен бу нинди бәйрәм?

- Радио көне - ул тагын бер мәртәбә башкарылган эшләрне барлау, киләчәккә планнарны, юнәлешне аныклау вакыты. Бәйрәм бәйрәм белән, ә радио ирешелгән уңышлар белән чикләнмичә, алга барырга, камилләшергә, аудиториясен киңәйтергә тиеш. Гадәттә радио көнен без көндәлек мәшәкатьләр белән үткәрә идек. Быел исә май башындагы бәйрәмнәр рухын куәтләргә булдык. 7-8нче май көннәрендә Бауман урамында һәм “Яңа Гасыр” радиосында бәйрәм чаралары узачак.

Ә шәхсән үзем  өчен радио көне ул - үзебез эшли торган җаваплы һәм кызыклы тармак турында искә төшерү. Коллегаларны, шулай ук, радио-телевидение тапшыруларын Татарстан буйлап таратучы телерадиотапшырулар үзәгендәге дусларны тәбрикләү, алар белән күрешү, якыннан аралашу, хәл ителәсе мәсьәләләрне барлау мөмкинлеге. 

- “Яңа Гасыр” радиосы таралу мәйданы буенча Татарстанда беренче. Күбрәк кем өчен эшлисез?

- “Яна Гасыр” радиосы шәһәрдә яшәүче тыңлаучы өчен дә, авыл-район җирлегендәге тыңлаучылар өчен дә кызыклы булырга, яшьләрне дә, урта, өлкән буынның игътибарын да җәлеп итәргә тиеш. Тыңлаучыны авыл-шәһәрнекенә бүлү дөрес булмас. Безнең тапшыруларыбыз да бит тема төрлелеге белән һәр өлкәне, һәр социаль катлауның ихтыяҗларын колачлый.  “Яңа Гасыр” радиосының үзенчәлеге: камил дәрәҗәдә татар телендәге сөйләм, төрле юнәлештәге татар җырларын үзәккә куйган музыкаль сәясәт һәм, әлбәттә, кызыклы тапшырулар.

- Казандагы татар телле радиолар базарын ничегрәк шәрыхләр идегез? Турыдан-туры конкурентларыгыз бармы?

- Татар телле радио базарында бүген дәхшәтле көрәш бара дип әйтеп булмый. Казанда эшләүче өч татар телле радионың үз тарихы, үз эшләү алымы, үзенең даими аудиториясе, реклама бирүчеләре. Бу радиолар арасында конкуренциядән бигрәк, татар халкы өчен файда китерерлек көндәшлек бара торгандыр. Эшебез бит татарстанлылар, милләттәшләребез өчен. “Яңа Гасыр” радиосының отышлы ягы - киң мәгълүмат кыры булдыруында, таралу мәйданының зурлыгында. Бүген безнең тапшыруларга Башкортстан калаларыннан, Екатеринбург, Чиләбе, Мәскәү, Самара, Ульяновск, Пермь, Абхазиядән үк шылтыраталар икән, димәк, без анда яшәүче милләттәшләребезнең дә күңеленә үтеп кергәнбез.

- 2008 елда "Татарстан - Яңа Гасыр" каналы Интернетка чыкты. “Яңа Гасыр” радиосы бу юлдан китәрме? Радионы иярчен каналы аша тыңларга була, моңа ихтыяҗ ни дәрәҗәдә зур?

- Радионы Интернет челтәренә чыгару мәсьәләсе озаклап өйрәнелде. Иярчен аша сөйләп торган радиога Интернетта ихтыяҗ бармы? Бу безнең сафка өстәмә аудиторияне җәлеп итә алачакмы? Шуңа охшаш бик күп сорауларны карадык, тикшердек. “Яңа Гасыр” радиосының Интернет челтәренә чыгуы - вакыт эше. Ә иярчен аша таралуыбыз билгеле инде, читтә яшәүче, берникадәр татар телен оныткан тыңлаучыларыбыз өчен - менә дигән рухи азык. “Яңа Гасыр”га килгән хатлар, шылтыратучыларның фикерләре шуны күрсәтә.

- Соңгы арада "Яңа Гасыр" радиосы тыңлаучыны җиңел тыңланыла торган тапшырулар челтәре белән сөендерә. Радиогыз нинди форматта эшләргә омтыла?

- Без музыкаль-мәгълүмати форматка якынайдык. Ярты сәгать саен ике телдә яңалыклар биреп барабыз, шулай ук, бер сулышта тыңлана торган төрле-төрле тапшыруларыбыз да эфирда динамика булдыра. Кыскалыкта - осталык, диләр бит. Еш кына озын-озын тапшыруларда проблема йомгагын сүтә башлыйлар, тик тапшыру ахырына башында күтәрелгән төп мәсьәлә югалып кала. Ә без кыска гына вакыт эчендә мәгълүмат тә бирергә, уйландырырга да тиешбез. Моңа акрынлап ирешеп киләбез кебек...

- Нинди тапшырулар, кайсы алып баручылар аеруча популяр дип әйтер идегез?

- Тыңлаучыларда аеруча кызыксыну уяткан тапшыруларыбыз күп анысы. “Сөенче”, “Хак дин” - Иранда уздырылган халыкара фестиваль лауреатлары. Шулай ук, “Музыкаль дистә”, “Автомобиль дөньясында”, “Тәм һәм ямь”, “Мәдәни манзара”. “Сәхнәдәш” тапшыруындагы спектакльләрне яратып тыңлыйлар. Гаилә елына исә яңа тапшырулар циклы ачып җибәрдек. “Тормыш әлифбасы” дип атала. Ә алып баручыларга килгәндә, һәрберсенең үз тыңлаучысы бар. Монда берсен генә дә аерып күрсәтү кирәкмәстер.  Һәркемнең эфирда үз образы. Әмма эшләү стиле бер. Без татар сөйләменең иң матур үрнәген тәкъдим итәргә, саф татар телендә сөйләшергә тиеш.

- Тыңлаучы белән ике арада элемтәләр ничек булдырыла?

- Ел дәвамында төрле акцияләр үткәрелә. 23нче февраль булсынмы ул, 8нче мартмы, Гашыйклар көнеме, 9нчы май, балалар, әниләр көне... “Яңа Гасыр”ны тыңласаң, үзеңне ишетерсең" конкурсы да тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Һәр көнне интерактив уеннар үткәрелә. Кайтавазлар бар һәм бик күп. Әле менә Гаилә елы уңаеннан зур чара “Шәҗәрә бәйрәме” үткәрергә планлаштырабыз. Киң колачлы  акция булачак.                     

- 7нче майда Казанның Бауман урамында зур тамаша буласы икән....

- 7нче майда без радио хезмәткәрләре көне уңаеннан  “Яңа Гасыр” радиосы көне уздырырга планлаштырабыз. Биредә 3 сәгать дәвамында татар эстрадасы йолдызлары, яшь башкаручылар, радио алып баручылары катнашында зур бәйрәм булачак. Барлык нечкәлекләрен аңлатып тормыйм. Татар тотып карамый, килеп күрми ышанмый. 30лап җырчы булачак тамашада. “Яңа Гасыр” радиосы төгәллекне ярата, шуңа да безнең бәйрәм чарасы минутын да соңармыйча, төп-төгәл көндезге 4тә башланачак. Чараны уздыру мәйданы - Татар ашлары йорты каршында!

Илһам ВӘЛИЕВ
Болгар радиосы
№ --- | 29.04.2008
Болгар радиосы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»