10.11.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда салонында авырлы хатын-кыз булган ашыгыч ярдәм машинасы авариягә очраган
Фаҗига Казань–Оренбург юлында була. 41 яшьлек ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче тизлекне арттырган булырга мөмкин. Өстәвенә, машинаның тәгәрмәчләре дә кышкысына алыштырылмаган булган. Автомобиль бозлавык юлдан кюветка оча.
Авария нәтиҗәсендә 29 яшьлек авырлы хатынга зыян килә. Табиблар хатынны бала табарга илтә торган булган. Бәхеткә, ул исән кала. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә.
Тулырак: В Татарстане перевернулся автомобиль «скорой помощи» с беременной женщиной внутри