поиск новостей
  • 01.06 "Кияү урлау".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 02.06 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 04.06 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 05.06 "Яратам! Бетте-китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.06 "Бәхет җайдагы"(Адыгея Республикасы Театр Берләшмәсе). К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.06-07.05 "Мин кайтырмын"(Саха (Якутия)Республикасы Эстрада Дәүләт Театры). К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.06 "Диңгез буеннан чапкан ала эт"(А. Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт Кумык музыкаль драма театры).К.Тинчурин театры. 18:30
  • 09.06 "Идегәй". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 10.06 "Ричард III"(В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры). К. Тинчурин театры. 17:00
  • 11.06 "Ул әле өйләнмәгән иде"(Әлмәт татар дәүләт драма театры). К. Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960
  • Б/у морозильник (12000),б/у холодильник (16000) сатыла.8-93-93-68-65-40.
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • казан шэхэре Портовая урамында 2 булмэле квартира арендага бирэбез. 89272439077
  • Ой сатыла Телэче районы Шэтке авылында. Белешмэлэр очен тел 89534073195
  • Куюкида 1 булмэле Яна квартира аренда на бирэбез 89196432874
  • Хозяйкадан озак вакытка гостинка студия или бүлмә снимать итәм. 89274823084
  • сниму СРОЧНО 2. Соблюдающая мусульманка. Без в/п Чистоплотная, платежоспособная 3.Комнату  в Советском районе, желательно недалеко от пр-та Альберта Камалеева 4. До 10-12тыс.руб. Или подселюсь к мусульманкам 89520445556 Эльнара
  • В бюджетное учреждение с. Актаныш требуется делопризводитель тел 32062
  • Самарский обл, Красноярский район, Новоурайкино авылы, эй сатам. 63,3кв/м.эйдя ванны, туалет, су, газ отоплениясы. Самардан 90 км. 1000000.сырым.тел 89967264219
Архив
 
10.11.2016 Җәмгыять

Әҗәтлеләр ник банкротлыкка чыгарга курка?


Россиянең мәгълүмат чаралары чаң суга: физик затларның банкротлыгы турында моннан ике ел элек кабул ителеп, бер ел элек гамәлгә кергән канун эшләми диләр. ”Ватаным Татарстан” за­конның кабул ителү ста­диясендә үк һәм, кабул ителеп гамәлгә кергәч тә, аның турында ике тапкыр язды. Без бигрәк тә инде табадан төшкән канунга тис­кәре караш белдердек, аның эш­ләмәячәген алдан әйттек.

Чөнки, бердән, банкрот булу өчен бай булырга кирәк, бай икәнсең инде банкротлык процедурасы сиңа пычагымамы дигән фикер тудыра торган каршылык бөл­­генлек турындагы ка­гый­дәләрнең төбенә үк салып калдырылган. Кесәңдә артык акчаң булмаса, судка гариза яза ал­мыйсың: суд пошлинасы ук 6 мең сум тәшкил итә. Юристларга һәм синең кесәңнән ашарга теләүче башка персонажларга түләргә йөз меңләгән сум акча тотарга туры килә. Шуның кадәр мал сарыф иткәннән соң да әле сине банкрот дип танымаска мөм­­киннәр, димәк, әҗәтлә­рең­не зур процентлары бе­лән бергә түләп бете­рер­гә туры киләчәк.
 
Мәсәлән, быел­ның мартында Новосибирскидагы бер хәсрәт кредитоманны инде банкрот дип танып бетергән­нән соң, суд, алдашуда гаеп­ләп, әҗәт­ләрен гамәлдән чыгарудан баш тарткан. Ә болай миллионнан артык потенциал банкротның әле­гә бары тик 0,2 проценты гына үзен бөлгән дип танытуга иреш­кән. Бер ел вакыт эчендә россиялеләрнең үз­ләрен якларга тиеш дип саналган законнан файдалана алмаулары, яисә файдаланырга теләмәүләре ка­нун­ның кулайсыз булуы, эшкә ярамавы турында сөйләмимени? Бер ел элек басылган ”Бөлгенлек – бә­хетме?” дигән язмада без нәкъ шулай фаразлаган: ил гражданнарының бу кануннан шайтан Коръәннән качкан кебек качачагын әйткән идек.
 
Бөлгенлек бәхетеннән гражданнарның масса­кү­ләм баш тартуының икенче сә­бәбе мал югалтасы кил­мәү дигән эгоистик теләккә барып тоташа. Берәүнең дә машинадан колак кагасы, затлы фатирдан начарына күчеп утырасы килми. Югыйсә күпчелек машинасын һәм берникадәр малын сатып җибәрсә, әҗәтләрен суд процедурасыннан башка да түли алыр иде. Ничек итеп болардан үз теләгең белән колак кагасың ди. Иң яхшысы машинада утырып йөргән килеш кенә банкка әҗәтеңне түләмисең. Коллекторлар бе­лән сугыш сукмагына чы­гасың: тегеләр синең теңкәңә тия, син алар­ныкына. Минем үзеш­чән коллектор вазыйфасын башкарып караганым бар. Зур суммадагы акчамны, түләрлек малы бар дип, бер эшмәкәргә биреп торган идем, кайтарып бирү вакыты килеп җиткәч, малыннан аерыласы килмәгән танышны үз акылына кайтару өчен шак­тый көч түгәргә туры килде. Хәзер бу эшнең бөтен юридик нечкә­лек­лә­рен бе­ләм.
 
Банклар белән дә кре­дитоманнарның күп­челеге үзен шулай тота: малын сатып әҗәтен кайтару мөм­кинлеге бар, әмма шуны теләми. Статистика күр­сәтә дә инде: банкротлык процедурасын күп­челек оч­ракта әҗәт тү­ләмәүчеләр түгел, ә процент белән кредит би­рүче рибачы оешмалар кузгалта: судка үзләре гариза язалар. Һәм кредитоманны суд каршына өстерәп алып килергә туры килә. Ә аякны юрганга карап сузу дигән кагыйдә җәмгыятьтә күптән онтылды. Россиялеләр көн күр­мә­гән көн күрсә, көндез чыра яндырыр дигән татар әй­темен раслап, түли алалармы, юкмы икәнлеген дә уйлап тормыйча, куллану кредитлары җыйдылар. Тү­лә­гәндә шактый күбрәк акча чыгарып салырга туры ки­ләсен дә, әледән-әле илне кризислар тетрәтеп торуын да оныттылар.
 
Әҗәткә би­рүче оешмалар да тотнак­ларын җуйдылар, кем сораса шуңа җиһаз һәм машина, көнкүреш техникасын акчасын көтәргә дип саттылар. Ике куянны бергә тотарга иде исәпләре: товар әйлә­неше дә кызулана, акчасын да арттырып аласың. Тик кризис симфониясе яңгы­рый башлап кына эшне боза гадәттә. Мин үзем ул сим­фониядә әллә никадәр романтик мотивлар ише­тәм: чорның үзгә­рәсен, бөек түн­тәрелешләр һәм югалтулар аша җәм­гыять­нең чистарынуга таба барачагын күрәм. Газеталар исә хәбәр итә: илне банкротлык өянәге тет­рәтә ди­ләр: сәүдә нокталары ябыла, төзелеш фирмалары ишек­кә йозак элә, офислар сатуга куела. Физик затлар үзләрен банкрот икән­леген танымаска тырышып тартышканда, биз­нес кризис алдында кул күтәреп әсир­леккә бирелә.
 
Әлегә кадәр зур шәһәрләр генә сәүдә мәй­даннарын кыс­картса, соң­гы айларда авыл кибет­ләре дә әҗәт чокырына тө­шеп ябылалар. Таш­­ки­чүдәге өч кибетнең берсе тәрә­зәсеннән буш киш­тәләр генә күренә башлаганга байтак вакыт узгач, икенче кибет хуҗасы да ишек­­кә өрми торган эт эләр­­гә җай эзли, дигән имеш-мимеш хәбәрләр ише­­телгәли. ”Табыш юк, тү­лисе әҗәтләр миллионлап”, – дип әйтә икән, имеш. Тырыш татар авылларында капкадан-капкага йөрүче рус телән­челәр саны арта. Бөек халык­ның, өлкән туган икәнен онытып, акча сорап уч сузып йөрүе күңелләрне нечкәртә. Бу акча эшләүнең сыналган бер ысулы гына да булып чыгуы, ихтимал, дигән фикер­ләр дә ныгый халыкта. Тик шулай да бер нәрсә шиксез: кризис аягын салмый гына инде түргә менеп утырырга җыена һәм судсыз-нисез, законсыз-маконсыз гына барыбызны да банкротлыкка чыгару җаен эзли.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.11.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar