поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
09.11.2016 Шоу-бизнес

Әбри Хәбриев: «Бездә җитәкче юк – барыбыз да бертигез, акчаны да тигез бүлешәбез»

«Татарда юмор юк» дип сөйләнүчеләр шактый булса да, мин башкарак фикердә. Ходайга шөкер, татарда юмор бар һәм ул әкренләп булса да үсә. Әйтик менә, ”Рәвешләр” юмор театры 8 ел эчендә үз тамашачысын табып өлгерде. Без дә “Рәвешләр” театрының бер “рәвеше” Әбри Хәбриевка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Сиңа шулай сәхнәдәгечә , Әбри дип кенә дәшсәм ярыймы?
- Әлбәттә. Бары тик Әбри генә. Калганы кирәкми.

- Бүген ниләр белән янып яши “Рәвешләр” юмор театры?

 - Казандагы концертка әзерләнәбез. 26 ноябрьда Филармония концертлар залында узачак ул.

- Быелгы программагыз ”Җонлы концерт»дип атала һәм ни белән тамашачыны шаккатырырга җыенасыз?

- Бүген бит барысы да концерт рекламаларына “Җанлы концерт» дип яза. Безнеке гел җанлы, фонграммага сөйләп булмый бит. Шуннан чыккан исем инде ул. Бәлки тамаша исеме кемнәргәдер ошап та бетмәс тик, ничек бар - шулай инде.

Программада юмор, юмор, юмор һәм бераз лирика. Алдан ук әйтеп куям - бездә билдән түбән шаярулар юк, ул нәрсәдән күптән киттек, һәр номер ниндидер мәгънәгә ия. Тамашачы көлеп кенә калмасын, көлә-көлә уйлансын да дигән фикер белән эшләдек. Әлбәттә, ниндидер гадирәк шаярулар да бар. Шул ук вакытта, күңелнең нечкә кылларын тибрәтерлек нәрсәләр дә. Бу сүзләрне мин әлеге программаны тамашачы ничек кабул иткәненннән чыгып әйтәм. Чөнки  “Җонлы концерт» белән көз башыннан бирле районнарда йөрибез. Тамашаны без җыр белән тәмамлыйбыз. Нинди җыр икәне әлегә сер булып калсын, тик менә шул җыр вакытында, тамашачының аягүрә басып алкышлавы безнең өчен иң зур бәя инде.

- “Рәвешләр” төркемендә сез ничәү?

- Әлегә бишәү эшлибез. Кызларыбыз Илһамия белән Валентина декрет ялында, бәби үстерәләр.

- Гаиләң турында да берничә сүз...

- Хатыным - Гөлчәчәк. Балтач районының Куныр авылы кызы. Кызым Камилә быел беренче сыйныфка укырга керде. Кечкенә улым Дамиргә өч яшь ярым, балалар бакчасына йөри.

- Сине “Рәвешләр” юмор театрының җитәкчесе дип атаргамы?
- Юк. Бездә җитәкче юк - барыбыз да бертигез. Һәркем нәрсә өчендер җаваплы, һәркем үз эшен башкара. ”Мин күбрәк эшләдем” диюче дә юк.

- Акчаны да тигезләп бүлешәсезме?
- Әлбәттә!


Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 09.11.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»