поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
29.10.2009 Ир белән хатын

ҮЛЕМ АЛДЫННАН ҮТЕНЕЧ

...Күрше подъездда яшәүче Самат исемле егет белән дус идек. Армиягә кадәр төзелеш институтын тәмамлаган, кайткач, шәһәр салуда эшли башлаган. Сүз уңаенда әйтеп үтәргә кирәк, яшь белгечкә фатирны да көттермичә биргәннәр. Үзе кызлар күзе төшәрлек чибәр. Фикерле егет. Нәрсә кисә дә йөз-гәүдәсенә килешеп тора. Өлкәннәр әйтмешли, кәртинкәнең үзе!

Егерме биштән үткән булса да, кызлар янына ашкынуы сизелмәде. «Ныклап яратмасам, хатын-кыз белән сөйләшергә сүз дә тапмыйм»,– дия иде башлы-күзле булу турында сүз чыккач.

 

Ниһаять, беркөнне мин аның әкияттәгедәй гүзәл зат белән култыклашып барганын күрдем. Ә инде икенче кулы белән өч-дүрт яшьлек малайны җитәкләгән. Дустымның да, янындагы гүзәлнең дә карашларында чын мәхәббәт тантанасы иде. Сыек яшеллеккә төренә баручы каеннар да шушы парга мәдхия җырлый сыман. Яшерен-батырын түгел, каушап та калдым әле ул кичтә, мондый ук матур хатынны күзләрем белән түгел, хыялым белән дә күргәнем юк иде. Ярты илне гизгән кеше булып та…

 

Берничә көннән кыскача гына аңлатып бирде егет. Теге гүзәл зат Аида исемле икән. Беренче ире көнче булган, кулына да ирек бирә башлаган, салгалавы да ешайган. Малаен алган да Саматка килгән Аида.

 

Моңа кадәр бу ике яшь инженерның мөнәсәбәтләре ничек булгандыр, анысы минем өчен караңгы булып калды. Бу хакта сорарга кыюлыгым җитмәде, дөресрәге, тыйнаксызлык булыр, дип уйладым. Саматка килсәк, ул үзе дә тәфсилләп сөйләүне кирәк тапмады.

 

һәркем сокланырлык итеп яши башлады бу пар. Айдарчик та (теге бәләкәй малай) бик бәхетле булып тоелды. Аидадан да бигрәк Самат ярата кебек иде аны. Менә яңа әтисе аны өч тәгәрмәчле велосипедта йөрергә өйрәтә... Әнә алар көлешә-көлешә пляжда куышалар... Әнә җитәкләшеп балалар бакчасыннан кайтып киләләр. Конфет ал, морожный ал, дип тә авызын ачмый Айдарчик. Чөнки белә: яңа әтисе аңа сорамаса да җаны-күңеле теләгән бөтен нәрсәне алып бирә.

 

Самат белән Аиданың уртак малайлары тугач та Айдарчик игътибар үзәгеннән төшмәде. Бәхетле ана бәләкәй арбадагы нәние белән йорт каршындагы эскәмиядә озаклап утырырга ярата. Китапмы, журналмы укыштыра шунда… Самат исә, әйләнә-тирәдә Айдарчик белән куышлы уйный, аның күңелен таба. Әнисеннән бигрәк малаена гашыйк сыман мондый чакларда Самат.

 

...Яшәү өчен Казанга күчеп киткәндә алар мине нурлы карашлары белән бергә озатып калдылар. Шуннан соң язучы һәм публицист тормышы мине бөтен республика буйлап йөртте һәм берничә ел үткәч миңа элек яшәгән шул шәһәремә кайтырга туры килде. Трамвайдан төшеп, кунакханә ягына барганда каршыма Аида килеп чыкты. Салкын, дымлы көз хикмәтедер – сулган, сүрелгән кебек тоелды гүзәлкәй. Кулындагы сумкасын да мәҗбүрилектән генә күтәреп бара сыман. Күрешкәндәге елмаюы йөрәкне өшетеп җибәрде. Ник дисәң, йөзе генә елмайды, күзләре үзгәрмәде, сагышлы, хәтта хәсрәтле калды.

 

– Самат ни хәлдә, шунда ук эшлиме? – дип соравым хатынның карашын тагын да сүрәнәйтә төште.

 

– Самат... – дип куйды да, дерелдәп киткән иреннәрен тынычландыра алмый торды. – Самат... соңгы көннәрен яши.

 

– Авария-мазарга эләктеме әллә?

 

– Түгел. Чирләде.

 

– Нинди чир?

 

– Өмет калдырмый торганы...

 

Кич белән өйләренә киттем. Өйдә шул ук хәсрәт салкыны, кара кургаштай авыр мохит. Самат инде урыныннан да бик кирәк йомышка гына кузгала икән. Анда да Аида җитәкләп йөртә. Кипкән, саргайган.

 

Хәл белешкәч, Самат озак кына түшәмгә текәлеп ятты, миңа карап куйды, аннары карашын Аидага төбәде.

 

– Йә, әйт, хатын… менә кеше барында җавап бир, – диде ул, газаплы тавыш белән.– Шул үтенечемә мин теләгән җавапны бирсәң, тынычлап үләчәкмен.

 

Хатын кулындагы сөлгесен йөзенә каплап, үксеп җибәрде. Бөтен гәүдәсе калтырый башлады. Ә үзе:

 

– Күпме көннәр буе бер үк сүз бит инде! – дип илерде. – Әйтердәй башка сүзең калмадымыни соң?!

 

– Беләм, сиңа утыз да юк,– диде Самат. – Ир затыннан башка яши алмаячаксың. Табигать бу! Тик, зинһарлап сорыйм, мин үлгәч кияүгә чыкма. Әллә ничә ир белән йөрсәң дә үпкәләп ятмаячакмын җир астында, әмма кияүгә чыкма! Сүз бир…

 

Аида йөзенә ике куллап кыскан сөлгесен диван башына элде:

 

– Күпме көннәр буе шул бер сүз! Авырмас кеше буламыни, син бит әле тереләсең, без әле синең белән менә дигән итеп яшибез. Болай кирәкмәгән сүз сөйләп, авыруыңны гына көчәйтәсең…

 

Самат дәшмәде. Сүзнең, аның үтенеченең асылын аңламаганлыктан, мин дә сүз кыстырмаска тырыштым. Безнең халыкта, гадәттә, үләр алдыннан ирләр: «Төрле кеше белән чуалып нәселне, балаларны хур итмә, хатын. Иргә чыгып яшәргә тырыш», – диләр. Ә монда киресенчә… Сизелеп тора, Аидасы ничек кенә юатса да, ул үзенең терелмәячәген яхшы белә. Ә менә болай акылы сау килеш ни өчен хатынының шәригатькә сыймый торган тормыш белән яшәвен тели? Закон да, әхлак кагыйдәләре дә хупламый бит мондый үтенечне.

 

– Минем үтенечем бер генә! – ди тагын Самат, хәленнән килгән кадәр катгый итеп.– Бер кайчан да кияүгә чыкма!

 

– Нигә болай өзгәләнәсең соң әле син? – ди хатыны, сабыр булырга тырышып.– Ичмасам сәбәбен әйтер идең хет!

 

Ир яткан җирендә кыбырдап куйды, буыла-буыла үксергә тотынды. Тавышы кысылып чыккандай булды:

 

– Тыңла алайса: сиңа, бәлки, Айдарыңны бик яраткан кебек тоелганмындыр. Шулаймы? – диде Самат.

 

– Һичшиксез! – диде хатыны һәм аның карашында беренче тапкыр күрүемдәге кебек шатлык очкыннары уйнагандай булды. – Һичшиксез шулай.

 

– Алай түгел! – диде ир, кистереп, аннары ярып салды: – Ул малаеңны ничек сөймәвемне, күралмавымны белсәң иде син, Аида! Белсәң иде! Үз итәргә тырыштым – булмады. Беренче никахыңны һәр минутта искә төшереп торды. Синең белән ятканда да икенче ягыңда аның атасы ятадыр кебек тоела иде... Сине өзелеп яратканга күрә аңа да ягымлы булырга, үз иткән булып кыланырга мәҗбүр булдым.

 

– Йа, Алла! – дип тетрәнде хатын, гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнде. – Ышанмыйм, Самат!

 

– Ышан! Менә шуңа күрә үз улыма да ниндидер чит ирнең шундый караш белән яшәвен теләмим, Аида! Шуны бел! Чыкма кияүгә!

 

Хатын сыны каткан кебек сүзсез калды, сикереп торды, бүлмәдән чыгып ук йөгерде.

 

Ир үзе дә елый иде. Шулай булса да түзмәдем: «Алай ук кирәкмәс иде, Самат. Яшен суккандай иттең бит», – дидем.

 

– Кирәк иде! – дип ярды Самат.– Авыр булса да кирәк иде! Хатыннар бит ирләреннән аерылган чакта үз балаларын теләсә кемгә газиз булыр дип уйлыйлар. «Яңа ирем баламны үз әтисеннән дә ныграк ярата»,– дип сөйләшәләр әле үзара! Шуңа күрә дә ирләрен бик җиңел ташлап китәләр.

 

Сүзгә катнашуымны өнәп бетермәдеме, әллә күптән тулышкан фикерен әйтүе булдымы, сүзен дәвам итте:

 

– Сез дә... язучылар, журналистлар да... газеталарыгызда, журналларыгызда шул ук җырны җырлыйсыз. Белегез: баланы беркем дә үз ата-анасы кебек ярата алмый. Ә үги аталар күңелләрендә нәрсә булганын үзләре генә белә. Соңгы сүзем шул: баланы үзен бар иткән атасы һәм анасы тәрбияләп үстерергә тиеш! Ул шушы ике кеше өчен генә газиз һәм кадерле була ала.

 

«Соңгы сүзем» дисә дә, бераз сулыш алгач, өстәп куюны кирәк тапты:

 

– Газета-журналларның битен чуарламагыз, ичмасам, адаштыргыч фикер белән... Ялгыштырмагыз хатыннарны! Гаиләләрнең таркалуын ишәйтмәгез. Ярым ятим балалар белән болай да дөнья тулды бит инде!..

 

Җан өшеткеч шушы сүзләр күпме еллар инде колак төбемдә әледән-әле яңгырап куя. Бер караганда, фикерләре белән шиксез булып, икенче уйлаганда мәрхәмәтсез булып тоела Самат. Хәер, үлгәннәрне хөкем итүдән ни файда! Без, исәннәр, уйларга тиеш бу хакта...

 


Фәнзаман БАТТАЛ
Шәһри Казан
№ 199 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»