поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.11.2016 Мәдәният

Язмышлар кырыннан җыелган җырлар бер китапта

Сания апаның “Туган авылым – Анды каласы” исеме астында дөнья күргән китабын, ниһаять, мин дә укып чыктым һәм үземнең шушы шигырьләр җыентыгы турындагы фикерләремне газета аша Сания апага җиткезәсем килә. Китапның беренче битен ачып, кайда бастырды икән, дип күз салуга минем күңелемне горурлык хисе биләп алды, чөнки анда Сергач шәһәре 2016 ел, китапның редакторы Наилә Жиһаншина диелгән!

Үзебезнең “Туган як” редакциясендә җыелган, версткаланган бу китап редакциянең абруен тагын да күтәрә төшкән, дип уйлап куйдым. Афәрин, якташлар!

Иҗат белән шөгыльләнер өчен эчкерсез, киң күңелле, хыялый җанлы булу, тирә-ягыңдагы бар затның да бары тик уңай, матур сыйфатларын гына күрә белү, аларны йөрәгең аша уздыру сәләтенә ия булырга кирәктер, минемчә.

Туң йөрәкле, бөтен тирә-якка битараф булып, сыкрап-сыктап, бөтен булган уңышсызлыкларын кемнәндер күреп йөргән бәндә бик теләсә дә иҗат итәлми, чөнки аның күңеленә йомшак, ягымлы сүзләр килми. Кемнедер мактап, аңа җылы сүз әйтер өчен генә дә горурлыгыңны җиңә белергә, зур ихтыяр көченә ия булырга кирәк.

Сания апаның бу китабын кулыма алганчы шәхсән мин үзем Андыны сала дип беләдер идем (анда булырга туры килгәне юк). Әнә бит, нинди күзлектән карыйсың икән ул. Күңеле киң кешегә кечкенә авыл да кала булып куя.

Сания апа:
«Авылымны бигрәк яратам мин,
Уйсулыкта җайлап тезелгән...», - дигән юллары белән укучыны Андысына җитәкләп кертә дә, урманнарында йөртеп чәчәкләр исенә исертә, елга буенда йөртеп, сабан туйларына алып китә.

Шул арада яшьләрнең шәһәргә тартылуына, авылның картая баруына борчыла, йөрәге өзгәләнә, бу хәлләргә үзен гаепле кебек хис итә:
“Авыл бик тын, кешеләре китеп беткән,
Ара-тирә өйдә ут яна.
Буран чыккач, алар да күренми,
Караңгыда калып югала”.
Җир-Ана булып та яшьләргә эндәшә ул:
“Мин Җир-Ана, сорыйм сездән,балалар,
Тәртип-әхлак, намус белән яшәгез...”

Аңлыйм мин Сания апаны, кая булса чит җиргә баргач, үз балаларың, якыннарың гына түгел, авылдашлар турында да начар сүз ишетүе бик авыр, ә мактап куйсалар, күңелең үсеп, йөзең яктырып китә.

“Һәр пычрактан араланса халкым,
Нәфселәрен җиңеп чыксалар.
Тыныч булыр иде җир өстем дә,
Раббыма гыйбадәт кылсалар...” – дип Аллаһыга якынаеп иманлы, әхлаклы булыр¬га чакыра кешелек дөньясын. Бу дөньяда вакытлыча гына яшәвебезне дә итагатьле итеп кенә искәртеп, шушы юллары аша безгә җиткерә:
“Үтте гомер бер мизгелдәй,
Без, картлар бит, соңгы юлда...”

Бу алдавыч дөньяда күпме генә яшәсәк тә, нинди бай, матур, батыр булсак та, бер көн килеп, барысын да ташлап, бакыйлыкка күчәсебез бар икәнен исебездән чыгармыйк, ди ул.

“Шушы калган гомердә
Без гыйбадәткә якынайыйк.
Бәлки, Раббыбыз ярдәм итәр,
Чын күңелдән тырышып багыйк...”

Картлыкка җитү бәхетенә ирешкән дин кардәшләребезне Аллаһны зекер итеп яшәргә өнди, шул ук вакытта балаларны тәрбияләү темасын да онытмый ул:
“Әбисе янында үсеп ул өйрәнгән
Иман шартын, Коръән тыңлаган.
Коръәнле йорт ул изге булган,
Начар эшләр анда булмаган...” – дигән юлларында әби-бабайлар янәшәсендә үскән балаларның тәртиплерәк, ихтирамлырак, эшчәнрәк икәнен ассызыклап уза.

“Дөнья гына белеп килә идек,
Әтиләрне сугышка алдылар.
Әниләребез үкси-үкси елап,
Мендәрләргә абынып калдылар...”

Йөрәк сызланулары аша язылган шушы шигыре аша Сания апа сугыш чоры балаларының – үз җилкәләрендә йорт нужасын, ил нужасын күтәргән әниләренең, газиз балаларын ут эченә озатып калган Аналарның күргән бөтен газапларын сыйдыра алган.

Андысына мәчет ачылуга сөенеп ул:
“Раббыга элемтә сузылгандай булды,
Күтәрелде ике манара.
Азан тавышы ишеткәч, барыбызның
Калеблар уяна – иман яңара...”, - дигән юлларын “Манара күтәрү” дигән шигыре аша Анды авылының киләчәк буынына мирас итеп, истәлек итеп яза. Анды авылын төзекләндерүгә үз өлешләрен керткән авылдашларын да исем-фамилияләре белән язып “Рәхмәт сүзе” әйтә.
Буыннар алмашынып тора, кайчан булса бу китап белән тирәнтен кызыксынучылар булыр. Анда барлык темалар да яктыртыл¬ган.
Бүгенге тормышны да читләтеп узмый Сания апа. Ни барына шөкер итеп, тыныч аткан һәр таңга сөенеп:
“... Һәр көн торган саен иртә белән
Чыгып карыйм дөнья йөзенә.
Шәфәкләрдән кояш күтәрелеп
Нурлар чәчә чиксез күгеңә”, - дигән юлларын укыгач, үзең дә әлһәмдүлилләһи галәмин, дип куясың.

Сания апа Адиатуллинаның 355 битле китабы бик күп авылдашларының язмышын, дүрт буын үсүенә үзе шаһит булгач, авылының шушы аралыктагы тарихын, үзенең балачактан алып бүгенгә кадәр узган гомерен бик ачык чагылдырган, бернинди тема да онытылып калмаган.
Сания апа, олыгайган көнегездә мең мәшәкатен күтәреп, чыгымнарын түләп, авылдашларыгызга, якыннарыгызга, гомумән, милләттәшләрегезгә шундый тузмый, тутыкмый торган бүләгегез, кайсы яшьтә булсаң да кулыңа тотып укырлык аңлаешлы, бик гади китабыгыз өчен мең рәхмәт, Аллаһы Тәгалә тыныч, имин, кадерле картлык на¬сыйп итсен Сезгә! Бу китабыгыз соңгысы булмасын. Тыныч кына, гаилә иминлегендә, балаларыгызның кадер-хөрмәтендә тагын бик күп шигырьләр языгыз. Язмамны мин Равил Фәйзуллинның бик мәгънәле шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
“Күңелдә, мөһер күк, уелган җырлар бу!
Рәхмәтле җаннарга сыенган җырлар бу!
Язмышлар кырыннан җыелган җырлар бу!”


Надия ФӘХРЕТДИНОВА, Зур Рбишча
Туган як
№ --- | 09.11.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»