|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2016 Дин
Резеда Ганиуллинаның Ак мәчет каршындагы биюен тәнкыйтьләп чыккан Сәетҗәгъфәр Лотфуллин аттестация уза алмаганРезедә Ганиуллинаның Болгардагы Ак мәчет янында төшерелгән клибын гаепләп чыккан һәм шуның белән җырчыны төрле эзәрлекләүләргә дучар иткән Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә аттестация уза алмаган. Комиссия аны имам булу хокукыннан мәхрүм иткән. «Аттестация — имамнарның Коръән, догалар белү дәрәҗәсен тикшерүче стандарт күренеш, — дип аңлаткан комиссия әгзасы, республиканың мөфтий урынбасары Рөстәм Хәйруллин. — Кызганычка каршы, имам Сәетҗәгъфәр Лотфуллинның Коръәннең оригиналын укый белмәве ачыкланды». Хәтерләсәгез, Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр Лотфуллин Резедә Ганиуллинаның Болгарда төшерелгән клибын гаепләп чыккан иде.
--- |
Иң күп укылган
|