|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2009 Медицина
ЭЧКЕ СӘГАТЕГЕЗ ДӨРЕС ЭШЛИМЕ?Бу ялда сәгать телләрен артка күчердек. Димәк балаларны бакчага, мәктәпкә бер сәгатькә соңрак илтәсе, эшкә дә ияләшенгән вакыттан соңрак барасы. Кыскасы, организмны яңа режимга күнектерәсе бар хәзер. Көзге-кышкы, язгы-җәйге вакытка күчү организмга зур зыян саламы, әллә ул алай ук сизелерлек түгелме? Бу тирәдә бәхәсләр күптәннән бара, кайбер белгечләр зыяны юк дип исбатларга тырышса, кайберләре кеше организмы вакытны күчерүне авыр кичерә дигән фикердә тора.
Кайбер табиблар вакыт алмашканнан соң, кешенең иммун системасы өч атна дәвамында рәткә килә алмый, кеше көчле стресс кичерә дип исәпли. Алар фикеренчә, кешенең бу вакыттагы халәте яңа туган сабыйларныкына охшаш. Аларның көн тәртибе тышкы мохиткә туры килгәнче бер елга якын вакыт үтә, соңрак бала әйләнә-тирәдәге көн тәртибенә яраклаша. Төнлә йокларга, көндез ашарга һәм уйнарга кирәген аңлый. Бер ел тулганчы бала көйсезләнә, көннәр буе йоклый, ә төнне керфек какмый үткәрә.
Организмның эчке цикллары бозылуы хроник авырулар кискенләшүенә дә китерергә мөмкин. Бигрәк тә астма, югары кан басымы, язва, нерв системасы бозылган кешеләргә авыр тәэсир итә бу, дип исәпли табиблар.
Ә менә Россия Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе урынбасары Александр Чухраев белдергәнчә, әлегә сәгать телләрен күчерүнең сәламәтлеккә зыян салуы турында рәсми мәгълүматлар юк. Европаның барлык илләрендә дә сәгать телләрен күчерәләр. Шуңа күрә Россия өчен бу икътисадый күзлектән дә отышлы. Россия энергетиклары исәпләүләре буенча, сәгатьләрне күчереп без елына 3,5 млрд кВТ/сәг энергияне янга калдырабыз. Сәгатьне алмаштыру кеше организмының актив чорын тәүлекнең якты вакытына күчерү мөмкинлеген бирә. Ә менә төнге сменаларда эшләү организмга чыннан да зур зыян сала. Бигрәк тә өч тәүлек эшләп, өч тәүлек ял итүчеләр өчен. Төнлә, кеше организмы йокларга, ял итүгә көйләнгән, физиологик процесслар шуны таләп итә, Ә аңа бу вакытта организмын эшкә көйләргә кирәк. Болар сәламәтлек өчен эзсез генә узмый. Мондый кешеләрнең киләчәктә инфаркт, инсульт кичерү ихтималы күпкә зур була.
Күптән түгел Британия галимнәре дә сәгатьне күчерүнең бернинди зыяны юк дип исбатлап чыкты. Бу хакта “Ами-Тасс” агентлыгы хәбәр бирде. Көзге-кышкы вакытта бер сәгать артка, язгы-җәйге вакытта бер сәгать алга күчерү кешенең биологик сәгатьләре ритмына туры килә дигән фикердә тора алар. Моны Шотландиянең Эдинбург университеты галимнәре ачыклаган. Тикшерүчеләр фикеренчә, кешенең “эчке сәгатьләре”, беренче чиратта, кояш яктылыгына һәм ел фасылына бәйле. Кеше организмы эволюция барышында яктылык дәрәҗәсен билгеләргә өйрәнгән, бу исә үзгәрүчән шартларга яраклашуда баш мие эшчәнлегендәге төп фактор.
Фәнни хезмәт җитәкчеләренең берсе, профессор Карл Троен фикеренчә, кешенең үзенчәлекле эчке ритмнары бар һәм ул кояш белән билгеләнә.
Шуңа да сәгать телләрен күчерү белән кешенең эчке сәгате йөреше өлешчә җәмгыять ритмы белән тәңгәлләшә.
Тарихка күз салсак, сәгать телләрен күчерү уе беренчеләрдән булып Бенджамин Франклинга 1874 елда Франциядә чагында килә. Ул халыкка шәмнәрне экономияләр һәм нәтиҗәлерәк эшләү өчен җәй көне бер сәгать иртәрәк ятарга һәм бер сәгать иртәрәк торырга дигән аноним тәкъдим белән чыга. Аның тәкъдиме хөкүмәткә барып ирешми. Соңрак бу ачышны Уильям Уиллет ясый. Ул иртән атта йөргән чагында, йокыга талган Британия авыллары аша узганда җәйге вакытны уйлап таба. Аның уйлавынча, кояш чыкканнан соң, урында ятуны зур хата. Бу фикерен ул ике елдан соң Бөекбритания хөкүмәтенә җиткерә. Әмма мондый вакыт күчешеннән көтелгән икътисадый файда аз тоела хөкүмәт җитәкчеләренә. Шул сәбәпле сәгатьне алмаштыруны даими итү карары елдан-ел кичектерелә.
Беренче тапкыр анда 1908 елда сәгать телләрен күчергәннәр. Россиядә исә 1917 елда беренче тапкыр җәйге вакытка күчкәннәр, 1981 елдан безнең илдә даими рәвештә җәйге-кышкы вакытка күчү башланган. (Россиядә бары тик бер генә җирдә- Космик очышлар белән идарә итү үзәгендә иске вакыт саклана). Хәзерге вакытта сәгать укларын күчерү системасы дөньяның 110 илендә кулланыла.
Организмыбыздагы процессларны җайга салу өчен үз режимыбызны булдыру мөһим. Моның өчен ашау, йоклау вакытлары көн саен бер вакытта булырга тиеш. Артык кискен хәрәкәтләр ясамагыз, физик яктан гына түгел эмоциональ яктан да тынычлык кирәк.
Ә сезнең эчке сәгатегез, тышкыга яраклашып беттеме? Бу хакта фикерләрегезне көтеп калабыз.
|
Иң күп укылган
|