08.11.2016 Мәдәният
Айгөл Нәбиуллина: “Чи” җыр китергәннең дә күңелен кайтармыйм, тырышкан бит...”
Без хәзер телевизорсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Эшкә китәр алдыннан да, кич кайтып керүгә дә шуны кабызабыз. Ашаганда да, йокыга талганда да кулларда телевизор пульты. Эштә кичә караган тапшырулар хакында фикерләшәбез, бәхәсләшәбез. Кызык халык без, җәмәгать!
Телеэкраннарда яңгыраган җырларга ияреп җырлый-җырлый өй җыештырабыз, ашарга пешерәбез һәм... еш кына телевидениене эттән алып беткә салып сүгәбез. Берни эшләмәгәннәрне генә тәнкыйтьләмиләр һәм бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый шул! Сүгәләр, димәк, карыйлар! Карыйлар икән, димәк, яраталар! Сүзем беренче татар музыкаль телеканалы – “Мәйдан” хакында. Бүгенге кунагыбыз – “Мәйдан” телеканалының баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина.
– Айгөл, сезне “Мәйдан” телеканалының “руле” артында торучыларның берсе буларак беләбез. “Мәйдан” каналының туу тарихы белән таныштырсагыз иде. “Мәйдан” исеме бирелүнең берәр сәбәбе дә бардыр бәлки?
– “Мәйдан” татар музыкаль телеканалы моннан 5 ел элек эшли башлады. Беренче тапкыр 2011 елның 17 августында эфирга чыктык. Ул вакытта без бары тик цифрлы каналда гына эшли идек әле. Берничә айдан ныгыдык һәм кабель челтәренә күчтек. Башлангыч чорда исемебез ТМТ, ягъни Татар музыкаль телеканалы дип кенә йөртелде, аннан соң утырып уйлаштык та шушы “Мәйдан” дигән исемгә тукталдык. Бөтен халыкларга да аңлаешлы бер генә тел бар, ул – музыка, сәнгать теле. Музыка – милләтне туплый, берләштерә ала торган бөек көч ул. Сәнгать яратучы, Сабан туена җыелып аралашучы, гөрләтеп бәйрәм итүче татарның җыр-моңының да үз мәйданы булырга тиеш дип исәпләп, беренче татар музыка телеканалын “Мәйдан” дип атадык.
– “Мәйдан” музыкаль канал дип аталса да, анда мультфильмнар да, кинофильмнар да күрсәтелә, яңалыклар, спорт, юмористик тапшырулар да бар. Киләчәктә тапшырулар челтәрен тагын да киңәйтү күздә тотыламы? Әллә инде киресенчә, “Мәйдан” музыкаль юнәлештән читләшмәячәкме?
– Телеканал эшчәнлеген башлау өчен лицензиядә, ягъни рөхсәт кәгазендә музыкаль-күңел ачу юнәлеше диелсә дә, тәүлек буенча тоташтан җыр әйләндерсәк, программабыз бик тә ярлы, кызыксызга әйләнер иде. Шунлыктан, сәяси тапшырулардан кала, барысына да урын бирергә тырышабыз. Киләчәктә дә балалар, яшьләр өчен мавыктыргыч проектлар, спортны да, авылны да колачлаган тапшырулар, нәфис фильмнар белән баетырбыз “Мәйдан”ны. Әлбәттә, төп юнәлешебез элеккечә җыр-сәнгать булачак. Тамашачы безне карап ял итәргә, рухи көч алырга тиеш.
– Телеэкраннарда еш күренүчеләр белән тамашачы бик кызыксынучан. Айгөл, үзегез белән таныштырсагыз иде. Телевидениегә ничек килеп кердегез?
– Теләче районы, Олы Мәтәскә авылы кызы мин. Башка хатын-кызлар сыман үз яшемне яшереп тә, киметеп тә азапланмыйм: 1975 елның 14 февралендә туганмын. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, Мәдәният һәм сәнгать институтының театр факультетына, актерлык осталыгы бүлегенә укырга кердем. Икенче курсны тәмамлаганда укытучым Шамил абый Бариев вафат булды. Шамил абыйны укытучым дип кенә атау бик аз, ул алга әйдәүчем, этәрүчем, гомумән, минем өчен бер үрнәк, идеал шәхес иде. Аның вафатын бик авыр кичердем. Укуга теләгем сүрелде. Нәкъ шул вакытта тормыш юлымда Фәнис атлы егет очрады. Язмыштыр инде, аның белән дуслашып озак йөрмәдек, өйләнешеп тә куйдык һәм Айгөл исемле булачак актриса 3 нче курска укырга барып тормады. Сәләтле студент дигәннәрдер инде, остазларым мине укуны ташламаска озак үгетләделәр: “Әйдә, без сиңа Яңа елга кадәр ял бирәбез, сессиягә әзерләнергә дә ярдәм итәрбез”, – дип карадылар. Анда төп рольне мин башкарачак пьеса да куелып маташа иде бит әле... Әмма мин, үгетнә-сыйхәтләргә карамыйча, үз сүземдә калдым. Тиздән Фәнис белән Чаллы каласына күченеп киттек. Мин Чаллы телевидениесендә эшли башладым. Телевидениедә эшләүне бик яраттым, әмма ирем публика кешесе булуыма каршы төште, бик көнләште. Бер елдан – 1995тә улыбыз туды. Озак та үтмәде, гаилә тормышым чәлпәрәмә килде. Көз көне ирем югалды. Фәниснең гәүдәсе яз көне генә табылды, үтереп ташлаганнар иде аны... Менә аннан соң күрсәтте тормыш күрмәгәнне! 90нчы елларда бер мин генә интекмәдем инде, илебез белән җәфа чиктек. Яшәр урын юк, җүнле эш юк. Нәрсәгә генә тотынырга туры килмәде: идән дә юдым, авылга кайтып сыер да саудым. Арчага барып район мәдәният йортына эшкә урнаштым, анда ике ел эшләгәннән соң, улымны җитәкләп, тагын Казанга килдем.
Казанда да шактый кыенлык татырга туры килде. Тулай торак бүлмәләрендә, кеше почмакларында яшәдек улым белән. Аннан “Казан” милли-мәдәни үзәгенә методист булып урнашырга насыйп итте. Бераздан мәдәният һәм сәнгать бүлеге мөдире урынын тәкъдим иттеләр, аннан 6 ел дәвамында шушы милли-мәдәни үзәгенең филиалы булган Казан шәһәр филармониясенең директоры вазыйфасын башкардым. Үземне һәм улымны тормыш өчен кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин итәргә теләк бик көчле булгандыр инде, киенәсе дә, кешечә тукланасы да, фатирлы да, машиналы да буласы килә иде. Шуңа күрә башым-аягым белән чумып эшләдем. Улыма тәрбия-наз җитте микән инде дип хәзер дә уйлап куям әле. Шөкер, социаль ипотека аша фатирлы да булдык. Тормыш әкренләп җайланды. Икенче тапкыр кияүгә чыктым. Кызыбыз Әминә туды...
“Казан” милли-мәдәни үзәгендә 10 ел эшләгәннән соң, Дамир Дәүләтшин һәм Эдуард Үтәгәнов дигән егетләрдән бик тә кызыклы тәкъдим алдым. Дамир белән Эдуардның башына татар музыкаль телеканалын булдыру уе килгән. Үзара киңәшкәннәр дә, яңа телеканалның баш мөхәррире итеп мине чакырырга уйлаганнар. Егетләр белән танышлыгыбыз бик күптәннән килә. Эдуард белән Мәдәният һәм сәнгать институтында бергә укыган идек, Дамир исә миңа кадәр шәһәр филармониясен җитәкләгән кеше. Гомумән, сәнгать дөньясында кайнаган кешеләр бер-берсенең ни-нәрсәгә сәләтле икәнен бик яхшы беләләр бит инде ул. Шулай итеп, Дамир – ТМТның директоры, Эдуард – режиссерыбыз, мин мөхәррир буларак бер командага берләшеп, җиң сызганып, эшкә тотындык. Әлбәттә, финанс белән бәйле мондый зур проектны тормышка ашыру үзебезнең кулдан гына килмәс иде, шөкер, ТАИФ компаниясе ярдәм итте.
– Бернинди архив, багаж, ягъни видеоязмалар тупланмасы булмагандыр бит сезнең?
– Менә монда “Оскар-Рекордс” компаниясе ярдәм кулы сузып, үзләренең бөтен булган видеоязмаларын безгә бирделәр. Җыя торгач, барлыгы 500ләп видеоязмабыз тупланды, әле аның аларының да күпчелеге сәхнә язмалары иде. Хәзергедәй купшы клиплар юк иде бит. Менә шулай, Аллага тапшырып, башлап җибәрдек. Милләттәшләр бик шатланып чылтыраталар: “Афәрин, мондый музыкаль канал күптән кирәк иде!” – дияләр иде. Әнә шул ярлы гына базабыз, тырыша торгач, баеды, хәзер 6000гә якын видеоязмабыз бар.
– Телевидениедә эшләү бик күп вакытыгызны аладыр. Гаиләгә вакыт каламы? Ирегез сукранмыймы җитәкче хатын белән яшәү авыр дип?
– Киресенчә, “Мәйдан”да эшли башлагач, йорт-гаилә өчен вакытым артты гына! Филармониядә чакта еш кына юлда йөрергә туры килә, кайчак берәр атнага гастрольгә чыгып китә идем, кичләрне дә эшемдә үткәрә идем. Ә хәзер һәрчак Казанда, күп вакытларда шимбә-якшәмбе өйдә, гаиләм янында. Дөрес, ял көннәрендә телевидение туктап тормый. Минем өйдә сервер бар, шуңа күрә проблемалар килеп чыкканда элемтәгә керәләр, бергәләп төзәтәбез ялгышларны, нидер үзгәртәбез...
– Бер тапшыруда бик тәэсирле итеп шигырь укыганыгызны караган-тыңлаган идем. Шигырьләрне үзегез дә иҗат итәсезме?
– Шигырьләр укырга бик яратам шул, үзе бер дөнья бит ул – шигърият! Яшьрәк чакта шигырьләр дә, әкиятләр дә яза идем. Мин бит күп еллар концертлар, кичәләр алып бардым. Сценарийлар өстендә эшләгәндә каяндыр шигырь эзләп маташмый идем, темасына туры китереп, үзем яза идем. Әмма язганнарымны туплау, кайдадыр бастыру турында уйлап та караганым булмады.
– Соңгы еллардагы яңа җырларны иң беренче тыңлаучы һәм дөньяга чыгаручы буларак, җырларга да яратасыздыр әле?
– Җырларга да, җыр тыңларга да яратам. Актерлыкка укыганда вокал дәресләре алдым. Әлбәттә, ул дәресләрне җырчы булып китәргә ниятләп алмадым. Әйтәм ич, улымны 12 яшенә кадәр ялгызым гына тәрбияләгәч, теге, тәгәрмәчтәге тиен сыман, бөтерелеп дөнья көттем, төп эшемнән тыш, банкетлар да алып бардым. Менә шул чакларда кирәге чыкты җырлау сәләтемнең. Аранжировкалар да ясаттым. Хәзер исә бары тик өй эшләре белән шөгыльләнгәндә генә җырлыйм рәхәтләнеп!
Айгөл улы Альфред белән.
– Бүгенге җыр сәнгате үсештәме, яисә бер урында таптанамы? Кайсы җырчыларны өлге итеп куяр идегез?
– Әлбәттә, үсештә! Никадәр талантлы җырчылар иҗат итә татар сәхнәсендә. Кемнедер аерып атыйсым килми, саный китсәң күп алар. Урта буын җырчылар, әйтик, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров кебекләр янәшәсенә яшьләр килә. Филүс Каһировны гына күр! Заманча эстрада җырларын да, халык җырларын да, классик әсәрләрне дә ничек оста башкара! Шулай ук Р.Ваһапов исемендәге фестивальдә катнашкан япь-яшь егет-кызларның һәммәсе дә бик-бик талантлылар!
– Җыр сәнгатеннән ераграк кешеләр хәзер һәркем җырлап, клип төшерә дә, шуны акча түләп телевидениегә биреп, җырчы була ала дип фикер йөртә. Бу, чыннан да, шулаймы? Берәр чиле-пешле җырлап маташучыга: “Синнән җырчы чыкмаячак!” – дип әйтә алыр идегезме?
– Яхшы гына сүзләргә салынган сыек көйле, яисә, киресенчә, шәп көйле, әмма мәгънәсез сүзле җырлар да, ни тегесе, ни монысы яраклы булмаганнарын күтәреп килүчеләр дә бар. Андыйларга авыр кагылмый гына аңлатырга тырышабыз. Менә бу турын төзәтеп карагыз әле дип киңәш бирәбез. Яшь иҗатчылар арасында җыр сәнгатенә ниндидер яңалык алып килергә омтылыш көчле. Мондыйларны игътибарсыз калдыру да, авыр сүз белән канатларын каеру да дөрес түгел. Алар бит милли сәнгатькә тартылалар, тырышалар. Әйтик, татар мәктәпләре дә булмаган чит өлкәләрдә яшәүчеләр үзебезчә җырларга, иҗат итәргә омтылалар. Оксана Ильюп атлы, гитарада уйнап җырлаучы кызны гына алыйк. Бәлки аның иҗаты Татарстанда яшәүче яшьтәшләреннән калышадыр, әмма ул читтә яшәп тә милли җанлы булып кала алган һәм без мондый яшьләрнең җырларын махсус рубрикада эфирга чыгарабыз. Аннан, бер уңышсыз җыр белән без кире борып җибәргәннәрнең яңадан шундый шәп җыр алып килүе мисаллары да бар. Ә менә сыйфатсыз клипны кире борабыз. Чөнки телевидение өчен беренче чиратта видеоязманың чисталыгы кирәк ич. Кызганыч, кайчак яхшы гына җырларга мәгънәсез һәм төссез клиплар китерәләр. Әлбәттә, мондыйларны эфирга чыгара алмыйбыз.
“Мәйдан”да акчага теләсә-нәрсә әйләндереп була дип, безнең кесәне “капшап” тел чарлаучыларны да ишетәбез. “Мәйдан” дәүләт каналы түгел, региональ, республика эчендәге шәхси телевидение. Реклама белән дә акча эшләү мөмкинлегебез чикле, шуңа күрә финанс ягыннан музыкаль телевидениене яшәтү бер дә җиңел түгел. Татар артистлары белән Русия шоу-бизнесы әһелләре арасындагы аерма да җир белән күк арасы! Рус эстрадасы белән чагыштырганда, безнекеләрнең кереме йөзләрчә тапкыр кимрәк, шуңа күрә без алардан күп акчалар таләп итә алмыйбыз. Әнә, “МузТВ”да бер җырны “раскрутка”га бирү 50 мең доллар тора икән. Татар шоу-бизнесында мондый акчалар әйләнми шул.
Шырдый-бырдый җырлар белән эфирны тутырасыз дип тәнкыйтьләүчеләр бар. Әйткәнемчә, барлык җырларны да эфирга чыгармыйбыз. Хәтта атказанган, халык артисты исеме алган кайбер җырчыларның сыйфатсыз җырларын да кире кагабыз. Әмма бөтен тәкъдим ителгән җырларны да артык нечкә тишекле иләктән үткәрә алмыйбыз шул инде, безгә дәүләттән дә, меценатлардан да бер тиен дә эләкми, үз көнебезне үзебез күрәбез. Аренда өчен, кабель телевидениесенә, кредитларга түләүгә шактый чыгымнар китә. Хезмәткәрләребезне дә акчада йөздерә алмыйбыз, “Мәйдан”лылар – энтузиастлар, ягъни телевидениене яратканнан, булганына шөкер кылып эшләүчеләр дияр идем.
– “Мәйдан” ачылганнан соң күп тә үтмәде, тагын бер татар музыкаль каналы – ТМТV эшли башлады. Ике канал арасында ниндидер көндәшлек-конкуренция бармы?
– Конкуренция, рейтинг өчен көрәш бар арабызда дип әйтә алмыйм. Музыкаль каналлар булсалар да, икесе ике юнәлеш алган бит инде алар. ТМТV күбрәк яшьләр өчен эшли, тапшырулары да, җырлар, видоязмалары да нигездә яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән, ә “Мәйдан” халыкчанлыкка юл тота. Без киң катлау тамашачы өчен эшлибез: классик, ретро, эстрада концертлары, һәвәскәрләр чыгышларын, фольклор музыкасын бирәбез. Бездә гармун-баян моңы күбрәк.
– Минем Минзәләдә яшәүче апамның шәхсән үз соравы бар сезгә: “Мәйдан” каналын кайдан карап була соң?” – ди ул.
– Татарстанның, Башкортстанның кабель челтәрләрендә бар без. Русиянең күп өлкәләре белән килешүләр төзедек инде, әле менә Мәскәүдә презентация ясап кайттык, тиздән Мәскәү өлкәсе дә карый алачак “Мәйдан”ны. Апагызда бәлки элеккеге “Триколор” ясалма иярчен тәлинкәсе торадыр. “Триколор”га чыгарга, аңа түләргә безнең миллионнарыбыз юк. Ә менә “Телекарта”, “Континент ТВ” спутник тәлинкәләре аша безне рәхәтләнеп карарга мөмкин.
Айгөлнең ире һәм кызы.
– Газетабызны укучылар күпчелеге сезнең дә тамашачыларыгыз. Аларга әйтер сүзегез бармы?
– Безне яратып каравыгыз өчен бик рәхмәтлемен! Әгәренки нәрсәдәндер риза түгел икәнсез, тәнкыйть сүзләрегезне чылтыратып әйтә аласыз. Теләк-үтенечләрегезне күз уңында тотарбыз. Сезнең ярдәмегез белән “Мәйдан”ыбыз яхшырыр гына. Хезмәткәрләребез эфирда ялгышлыклар җибәрә калсалар гафу итә күрсәгез иде. Беребез дә хатадан хали түгел бит. Егет-кызларыбыз бик тырыш, әмма аларның һәрберсенә биш кеше өчен эшләргә туры килә. Барысы да шул финанска килеп төртелә. Киләчәктә “Мәйдан”ны тагын да кызыклырак тапшырулар белән баетачакбыз дип ышандырып әйтә алам. Менә, 24 ноябрь көнне Филармония концертлар залында өр-яңа телепроектның беренче чыгарылышы старт алачак. Ул “Казан кичләре” дип атала. Бу гади концерт түгел, әлеге тамаша тамашачы белән тыгыз бәйләнештә, сорау-җавап форматында барачак. “Яңа ел пилмәне” дигән тамашаның икенче өлешен төшерә башлаячакбыз, аның бер өлешен Мәскәүдә төшерергә ниятлибез. Аннан “Әйтергә микән, әйтмәскә микән...” дигән проект эшләнештә. Менә монысы ни-нәрсәдән гыйбарәт, әйтергәме, әйтмәскә микән? Әйдәгез, интрига саклыйк әле! Тамашачыны кытыклап, сер булып торсын.
– Айгөл, газетабызны хөрмәтләп, авырып торган килеш тә әңгәмәгә килүегез өчен зур рәхмәт! Күңелегез түрендәге берәр хыялыгыз белән дә бүлешегез инде...
– Барлык хыялларыма да ирештем кебек! Яраткан эшем бар. Улым Альфредны аякка бастырдым, Әминәм үсеп килә, очынып-очынып нәфис гимнастика белән шөгыльләнеп йөри. Җылы, якты үз йортыбызда, тулы гармониядә яшибез – тагын ни кирәк?! Аллаһым күпсенмәсен дә, бәла-казаларга уралмый гына, иминлектә гомер итик.