|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2016 Юмор
Габдрахман әбиләре "Буран әбиләре"н уздырырга җыенаӘлмәт районы Габдрахман авылында яшәүче пенсионер әбиләр атна саен спортзалда шөгыльләнә икән. "Буран әбиләре" футбол уйный, ә Габдрахманның актив әбиләре спорт белән шөгыльләнә", - дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. Мәдәният йорты директоры Айдар Газизуллин үзенең "Инстаграм" челтәрендә хәбәр иткәнчә, "Сәрбиназ" ансамбленә йөрүче әбиләр атна саен спортзалга килеп, төрле күнекмәләр ясый, йөгерә, командалы спорт уеннары уйный. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Габдрахман әбиләре озакламый клип та төшерергә җыена. Аякларына кроссовка киеп, милли киемнәрдә спорт белән шөгыльләнүче Габдрахман әбиләре "Буран әбиләре"н дә уздырыр әле, дип яза газета.
--- |
Иң күп укылган
|