07.11.2016 Мәдәният
САРА: “Беренче гастрольләрем Фирзәр Мортазин белән үтте” (ИНТЕРВЬЮ)
Сергач якларында туып-үскән Рамил Курамшинның якташы Сара Әсфәндиярова бүгенге көндә Мәскәү каласында иҗат итә. Сәхнәдә аны САРА исеме астында таныйлар. Абыйсы баянда уйнаган, әти-әнисе, апасы җырлаган, ә бабайлары күренекле гармунчылар булган моңлы гаиләдә тәрбияләнгән ул. Медицина көллиятендә белем алып, Мәскәүдә М.М.Ипполитов-Иванов исемендәге югары музыкаль училищены вокал классы буенча бетергән САРА балачактан абыйсы белән тамашалар куйган.
Бүгенге көндә ул Мәскәүдә үзенең тәүге концертын тәкъдим иткән җырчы.
— САРА, беренче концерт ничек узды? Әзерләнүгә күп көч киттеме?
— Дөресен әйткәндә, беренче сольный концертка шулкадәр көч һәм зур игътибар китәр дип уйламаган да идем. Бик зур тырышлыклар куйдым, шуңа да концерт, Аллага шөкер, бик тә уңышлы узды.
— Иҗатташ дусларыңның да ярдәме тигәндер? Тамашада тагын кемнәр катнашты?
— Мондый зур эшләрне ялгыз гына башкарып чыгып булмый. Әлбәттә, сәхнәдәшләремнең бик зур ярдәме тиде. Тамашаны бик талантлы алып баручы һәм артист Айнур Сөләйманов җитәкләде. Виртуоз баянчы Динар Бәдретдинов, яшь җырчы һәм композитор Руслан Галимуллиннар чыгыш ясады. Үзем шәхсән бик канәгать калдым.
— Беренче концерт — ул бит зур иҗади эш нәтиҗәсе. Кайсы җыр фестивале сәхнәләрен балкыткан җырчы син?
— “Туган як моңнары” дигән фестивальдә балкыдым. Алла бирса, бу елгы фестивальдә кунак буларак катнашам.
— Гаиләң кечкенәдән үк җырчы булуыңны теләдеме?
— Әйе, гаиләм иҗат кешесе булуымны теләде. Дөресен әйткәндә, бик зур теләк үземнән чыкты. Гаиләм минем җырчы булып китүемә ышана иде, чөнки бер көнем дә балачактан бирле җырсыз үтмәде. Җырчы булырга Ходай язгандыр.
— Иҗатыңа Фирзәр Мортазин бик зур йогынты ясаган дип беләм. Аның белән танышу ничек башланды?
— Фирзәр Мортазин кебек талантлы композиторлар 100 елга бер генә туа. Аның турында сөйләсәң бик күп кирәк сөйләргә, үзенә генә бер сөйләшүне багышларга була. Беренче гастроль турым Фирзәр абый Мортазин белән булды. Татарстанның бөтен шәһәрләрендә һәм авылларында йөреп кайттык. Ул вакытта (90 нчы еллар) артистлар тормышы бик авыр булуга карамастан, халык яхшы итеп кабул итә иде безне. Авыр булса да күңелле иде. Фонограмманың нәрсә икәнен дә белмәдек. Электән ничек бөтен концертларны тере тавышка үткәрсәк, хәзер дә шулай. Ә Фирзәр абый белән танышуым безнен якларда – Уразовкада Сабан туенда булды. Чыгыш ясаганда ишетеп алды да, профессиональ гастроль турга Казанга чакырды. Мин сәхнә турында хыялланып кына йөри торган бала шунда ук шатланып риза булдым. Сәхнәгә алып чыкканы һәм иҗат ягыннан ярдәме өчен рәхмәтлемен аңа.
— Беренче булырга яратасыңмы?
— Беренче булу-булмауны халык сайлый, без тугел. Алай дөресрәк булыр.
— Татарстан белән элемтәне нык тотасыңмы?
— Казанда булырга бик ошый, эш белән килсәм дә, ял итәргә булса да күңелем күтәренке була. Татарстанны яратам, монда бик күп дуслар һәм туганнарым.
— Күченү турында уйлар бармы? Мәскәүдә үз урыныңны таптың дип исәплисеңме?
— Мәскәүдә яшәү хәзер авыр да түгел, җиңел дә түгел. Әлегә күченү турында уйлар юк. Күченә башласак, белгертербез әле.
— Иҗат итәргә көч каян туплана? Һәркемнең дә яраткан шөгыле бар, синеке нинди?
— Яхшы сорау. Барлык көчне яшәүдән, яраткан шөгелем – музыкадан, спорттан алам. Дуслар белән күрешү, авылга кайтып килү үзгәреш кертә, яңа дәрт белән иҗат итә башлыйсың.
— Җырларыңны күбрәк социаль челтәрдә күрергә мөмкин. Тыңлаучылар белән элемтәне интернет аша саклыйсыңмы? Клиплар, яңа җырлар белән экраннарда күренү планнары бармы?
— Экраннарда булырга да, клиплар төшерергә да, яңа җырлар язарга да тырышабыз инде. Кадерле тамашачым ишетер, күрер әле.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 07.11.2016