07.11.2016 Җәмгыять
Ленинград блокадасын кичергән ветеранның түбәсен кем төзәтәчәк? (ХАТ ЭЗЕННӘН)
Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең проблемалары да күпкатлы була. Бер мәсьәләне хәл итәр өчен, туксаннан узган Бөек Ватан сугышы ветераны Әнәс абый белән аның кызы Земфирага ике дистәгә якын хат язарга, дистәдән артык түрәне күрергә туры килгән. Тик түбә мәсьәләсе һаман хәл ителмәгән.
Шәһәр уртасындагы борынгы йортларга, андагы кабатланмас затлы бизәкләргә карап йөрү күпләрнең күңеленә хуш килә. Казанның Карл Маркс урамындагы 44 нче йорт та шундыйлар өммәтеннән. Әмма хат эзеннән барып, бу йортка игътибар белән карагач, фикерләрем үзгәрде. Хикмәт шунда: быелның 21 февралендә бу йортның түбәсеннән карлы бозны суккалап төшерәләр, ягъни түбәдә чистарту эшләре алып баралар. “Бу хәл берничә сәгатькә сузылгач, йортыбызны җимерәләр бит инде дип, идарә компаниясенә шалтыраттык. Шуннан соң гына туктадылар. Җитмәсә, бөтен бозны безнең яктан төшерделәр. Әнә карагыз: түбә белән өй арасындагы урыннарга кадәр җимерелде. Бу тәрәзәдән дә, тышкы яктан да яхшы гына күренә. Яңгырлар ява башлагач, без түбәгә зур зыян килгәнен аңладык. Чормадан су өйгә үтмәсен дип, савытлар тездек. Кирәкле урыннарга шалтыраттык, хатлар яздык”, – дип сөйли Земфира Әмирханова.
Быелгы яз йортта яшәүчеләрнең тегендә мөрәҗәгать итү, монда шалтыратулары белән үтеп китә. Ә менә сентябрьнең атналап яуган яңгырлары бу подъездда яшәүчеләрнең үзәкләренә үтә. Табак өстенә табак, торт каплары – барысы да эшкә җигелә. Бүген дә бу савытларның ничек хезмәт иткәнен йортның чормасында күрергә була. Анысын үзебез менеп күрдек. Түбә астындагы кайчыларда да, аркылы бүрәнәләрдә дә су эзләре аермачык күренеп тора. Тик хәлне килеп тикшерүчеләр ни өчендер юешләнү эзе таба алмый икән. Берничә көн яңгыр яумый торса, юеш урын кибә башлый. Шуңа да Земфира апа, су үткән урыннарны билгеле булсын дип, акбур белән сызып куйган. Моны ул комиссия өчен дә, килеп төзәтергә теләүчеләр өчен дә махсус эшләгән. Чөнки су чормадан аларның фатирына үтә башлаган. Хәзер яңгыр яуган саен түшәмдә яңа бизәкләр барлыкка килә. “Идарә компаниясендә дә беләләр, соңгы зур ремонттан соң, беркайчан зарланып йөрмәдек. Ул чакта, 2009 елда түбәне алыштырдылар. Ул бик әйбәт килеп чыккан иде. Тик түбәне кардан арындыру вакыйгасыннан соң булган хәлләрне беркем танырга теләми. Хәзер исә кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, үз гаепләрен танымыйлар, түбәне җимереп киттеләр, ә безгә аларның эше өчен газапланасы. 11 апрельдә өлешчә төзекләндерү эшләреннән соң түбәдән су күбрәк тә тама башлады. Хәзер бөтен фатирга су үтә. Чормадагы ут лампочкасына да су үтә, ул гел уйнаклап тора. Ут чыгу куркынычы да бар. Бу түбә өстебезгә ишелеп төшәр микән?! Кышны ничек чыгарбыз инде?!” – дип өзгәләнә Земфира Әмирханова. Кыш көне йортның түбәсе бөтенләй җимерелеп төшмәс дип кем ышандырып әйтә ала?
Ветеранга су таммасын
Йорт хуҗаларын түбәне чистарту эшләре белән шөгыльләнгән кешеләрнең шулкадәр җавапсыз булулары әрнетә. Эшчеләргә нәрсә, алар – идарә компаниясенә вакытлыча эшкә алынган кешеләр. Шулай да шәһәр үзәгендәге бу иске йортларга чистарту эшләре алып барганда, берникадәр махсус инструктаж булырга тиештер бит инде. Бөтен эшне дә урамнан кергәннәр генә башкара алмый.
Аннан бу йортның хуҗасы да гади кеше түгел. Биредә безнең хезмәттәшебез, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран Әнәс абый Әмирханов яши. Шөкер, үз фатирында әкренләп кенә хәрәкәтләнә ул. Авырлыкка чыдам халык алар, бигрәк тә Ленинград блокадасында булганнар зарланырга яратмый. Тик бу юлы туксаннан узган Әнәс абыйның да түземлеге төкәнгән, ул да диваны өстендәге түшәмгә төртеп күрсәтә: “Сызыклар яңгыр яуган саен зурая бара”, – ди. Фатирның түшәменә карасаң, аптырап каласың: бөтен җирдә су эзләре. Дымлы урыннардан инде акшарлар кисәкләп куба башлаган. Йортның түбәсен төзекләндермичә, фатир түшәмен генә рәтләүнең мәгънәсе юк.
Түрәләр ни ди?
Алар “түбә почмагын алыштырырга акча юк”, “әгәр акмаса, нигә алыштырып торырга” дип аклана. Йортка килгән һәр комиссия үзенчә нәтиҗә ясый. “Түбә бик яхшы хәлдә”, – дип язудан да тайчанмыйлар. Земфира апа алар биргән вәгъдәләргә, буш сүзләргә башка ышанмыйча, Вахитов районы судына, прокуратурага, Татарстан Дәүләт Советына мөрәҗәгать иткән. “Судка бирергә уйламаган идек тә, идарә компаниясе хаталарын төзәтер дип ышандык. Торак идарәсеннән килгән егетләр хаталарын төзәтеп маташты. Араларында түбәне ватучы егетләр дә бар иде. Әмма сылап куеп кына түбәдән су агу туктамады. Иң авыры – торак идарәсендә эшләүчеләрнең ялганлап, төзәттек дип җавап бирүләре, үз өсләреннән җаваплылыкны төшерүләре”, – дип сөйли Земфира апа.
Карл Маркс урамындагы әлеге йортны кардан чистарту эшенә “Посад” оешмасы алына. Аның хуҗасы – Реваль Зәйнулла улы Сафин. Улы Марат аның урынбасары булып эшли. Түбәне ничек һәм кемнәр чистарту мәсьәләсен алар хәл иткән. “Вахитов районы” идарә компаниясендәгеләр дә, Казан шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты җитәкчесе Искәндәр Гыйниятуллин да бу йорттагы хәлләрдән хәбәрдар. Шәһәр депутатларына мөрәҗәгать иткәннән соң, түбәдән су агып китсен өчен махсус уентык та эшләгәннәр, тик бу гына коткармый. Фатирлардагы дымлылык артканнан-арта бара. Бу көннәрдә йортта яшәүчеләр төзелеш институтыннан эксперт чакыралар, алар исә түбәне яраксыз дип таба. Белгечләр килү хакында йорттагылар торак идарәсенә дә хәбәр итә. Бер-бер хәл кылмаслармы, янәсе. Тик бар дип тә белмиләр. Алай гына да түгел, идарә компаниясе бу йорттагыларга карата каршы якка баса. Мәсәлән, соңгы атна-ун көн эчендә түбәгә менә торган чорманың йозагын алыштырып киткәннәр. Бу хәлдән соң, әлеге подъезд кешеләре, полиция чакырып, кабаттан яңа йозак алып эләләр. “Яңгыр ява башласа, тазлардагы суларны алыштырасыбыз бар, без аны бикләп куюларына берничек тә риза була алмыйбыз”, – ди алар.
Берничә көн элек Дәүләт Советыннан да килеп киткәннәр. Шуңа да әлеге йорт проблемасы уңай хәл ителер дигән өмет бар. Вахитов районы идарә компаниясендә әлеге йорт проблемалары белән таныш булып чыктылар. Атна буе җавап алып булмаса да, безгә баш инженер Марат Мингалиев белән сөйләшү барыбер насыйп булды. “Түбәне алыштырмыйбыз, әмма аккан урыннарын ямаячакбыз. Бу эш белән шөгыльләнәбез инде. Кайчан бетәсен әйтә алмыйм”, – диде ул. Мәсьәләнең никадәр катлаулы икәнен күрү өчен, йортның чормасына менеп карау да җитә. Яңгыр ява башласа, биредә су түгешүчеләр кирәк булачак.