поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
06.11.2016 Мәдәният

"Суши-барда ифтар уздырган кебегрәк" - "Үзгәреш җиле"ннән 8 тәнкыйди фикер

"Үзгәреш җиле" фестивале турында хуплау сүзләре бик күп булды. Гомумән, дәүләт проекты булса, әле "президент" сүзе дә керсә, гадәттә, алкышлар бик көчле була. Әмма тәнкыйди фикерләр дә бар икән. Аларны махсус сөзеп бирәбез, берүк журналистика принцибына каршы килә дип кабул итмәгез.

Әлеге комментарийлар социаль челтәрләрдәге аралашулардан, ачык чыганаклардан алынды. Фикерләрнең авторлары - барысы да танылган кешеләр. Аларның постларын үзгәртми-нитми бирәбез:

Гүзәл Сәгыйтова:

Үтте. Көтелгәнчә. Яхшы сыйфатлы ретро концерт карап кайттык. Татар музыкасының алтын фондында булган җырларны башка яңгырашта гәүдәләнеше татар эстрадасына үзгәреш китермәячәге алдан ук көн кебек ачык иде. «AZAT Sound System», “Yammy music ”, “Tatarsis”, Мобай, Радиф Кашапов үз "почмакларында" бу эшне болай да алып баралар иде инде, аларга кадәр дә андый омтылышлар булган. Шулай да барып карамыйча, концерт алдыннан ашыгыч нәтиҗәләр ясыйсы килмәде. Күңел ниндидер яңарыш көтә иде...

Юк, “Үзгәреш җиле” бернинди дә үзгәреш китермәячәк! Атамасында ук калька булган проектның эчтәлеге дә шундый...
 
Өч ел элек “Калеб”не башлаганда без "сәнгатькә, шул исәптән эстрадага аз гына булса да яңалык кертәбез, барысын да дәүләттән көтеп, “аһ-ваһ” килгәнче, үзебез ниндидер адымнар ясарга тиеш”, дигән фикер белән башлаган идек. Проект кысаларында яңа җырлар да туды, әле дә туа. Ләкин “Калеб”нең максатлары киңрәк, шуңа да соңгы арада бу юнәлешкә артык басым ясамый идек. Бу турыда ник язам соң? Безнең шагыйрьләребез, композиторларыбыз, көчле вокалистларыбыз бар (бүген сәхнәдә аларның бик азы күренде!), Лундстрем оркестры кебек яңа оркестр оештырырдай музыкантларыбыз җитәрлек. Безгә аларны күтәрергә, аларга булышырга кирәк! Киләчәктә яңа интерпретациядә башкарылачак җырлар бүген туарга тиеш! Яңалык, үзгәреш турында шулвакытта гына сөйләшү урынлы булыр иде...
 
P.S. 9 ноябрь көнне Казан дәүләт консерваториясендә бүгенге чара уңаеннан түгәрәк өстәл оештырыла. Катнашырга теләүчеләр личкага языгыз!
 
Рәдиф Кашапов:
 
Сижу, смотрю инстаграм, и не понимаю, как это Бродвей перемен в оперном должен что-то изменить. Очередная рефлексия пришлых. UPD: забавно, что все это явно перекликается с опытами Лундстрема середины прошлого века на казанском земле, когда они играли Ключарева и прошлое. Такой вот модерн.
 
Рузилә Мөхәммәтова:
 
Раяз Фасыйховны бернинди җил дә үзгәртә алмый ))) Бу проектка аны алырга кирәкмәгәндер мөгаен, йөрсен шунда үзенчә җырлап.
 
Айгөл Бариева:
 
"Үзгәреш җиле" турында биик күүп фикерләр булачак!)Мин дә үземнекен калдырыйм әле!!!
 
Татарның Т хәрефе дә калмады кичә((( Әлбәттә оркестр, музыка, сәхнә бизәлеше, кайбер җырчыларның зәвык белән башкарулары үзенең ролен уйнады! Һичшиксез!! Ләкин киемнәрдә бернинди үзебезнең милли бизәкләр булса да! күренмәде, репертуар-күптән бөтен фестивальләрдә тапталган, яңгыраган җырлар (бездә бүтән борыңгы, халык, ретро җырлар юкмы әллә ???), бик күп аранжировкаларда һәттә еврей! музыкасы урын алды, кабер җырчылар нәрсә турында җырлаганын да аңламаган бугай..((( Ә нигә кирәк булган соң ул алайса бу фестиваль!!! Безнең Үзебезнең Милли мәдәниятебезне күрсәтер өченме? яисә киресенчә.... Уйлыйм кичәге концерт киресенчә, безнең үзебезгә генә хас көйләребезне, Моңны юкка чыгару өстендә генә эшләнде.. (( Ләкин бу шәхсән минем фикер!!! Һәрбер фикергә урын бардыр ич?)) Мондый зур күләмдә матди ярдәм (белүемчә 80млн!!!) башка татар концертларында, фестивальләрендә булса .. уйлыйм алар да калышмаслар иде!! Ә киресенчә, бәлки уздырырлар иде дә!! Әлбәттә бу сумманың бер кечкенә генә өлешен җырчыларга бирсәң .. алар да әллә ниләр күрсәтерләр иде...))) Бер оркестр гына ни тора!!! Заманында, мин Анна Германга багышланган, Р.Үтәй оркестры белән бергә концерт үткәргән идем. Һәм әлбәттә ул концертның уңышлы булуына 80% оркестр булганга дип, саныйм!! Әлбәттә, һәрбер җырчы хыялында оркестрга кушылып концерт куясы килә!! Ләкин һәрбер җырчы матди яктан аны булдыра алмый шул... Мондый фестиваль дә кирәк булгандыр инде. Үзгәреш кирәк!! Һичшиксез!! Ләкин мондый түгел! (((... Бу бары тик замана таләпләренә куелган Текә концерт булды!!! Ә үзебезнең Милләтебезне күтәрә торган түгел! (( Ул бернинди дә Үзгәреш кертмәячәк!!!!
 
Земфира Гыйльметдинова:
 
Бу исраф эчен кем жавап бирер икэн — биручеме, аны жилгэ очыручылармы, белмэгэн эшкэ алынып мэгез чыгарырга маташкан олы миллэт уллары, кече миллэт кызларымы?
 
Мансур Сәгъдиев:
 
Әлегә сурәт карадык, бер ярты елдан тавышларын да ишетербез шәт. Әлегә ни әйтергә мөмкин... "Яхшылардан яхшыларын сайлап алып үстерү" булмады инде бу чара. Гади җыр сөюче, тыңлаучы фикере буларак кабул итегез моны. Янә бер караш ташласаң, тышкы чагылышның үзенчәлегенә дә тап буласың икән әле: "долой калфаклар, долой түбәтәйләр!" дип атап буладыр монысын. Шунысы кызык, чит илләрнең үзенчәлеген барысыннан да күбрәк татыган Айдар әфәнденең башында түбәтәй ахыры...
 
Рөстәм Сәрвәров:
 
Кыскача әйткәндә просто ПОЗОР булды.
 
Инсаф Хәмитов:
 
Ну, бардым мин ул үзгәреш җиленә. Ничек дип әйтим? Абыстайларны чакырып суши барда ифтар уздырган кебегрәк. Кызык та кебек шунда, Сәер дә, аңлашылып та бетми, Теге, кем әйтмешли, мин татарның ике генә җырчысын якын күрәм икән. Элвин Грей белән Радик Юлъякшинны...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.11.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»