05.11.2016 Мәдәният
Айгөл Габдуллина: “Көнләшүчеләргә каршы иммунитет бар” (ИНТЕРВЬЮ)
Айгөл Габдуллина чыгышлары чаялык, сөйкемлелек һәм шул ук вакытта һөнәри осталык белән аерыла, истә кала. Айгөл Уфа татар дәүләт «Нур» театры актрисасы, «Туган тел» каналы һәм дәрәҗәле чаралар алып баручысы, сәләтле җырчы. Аның белән таныштыру артыктыр да, чөнки тыңлаучылар «Бәхетле гомерләрдә», «Аккан сулар булып» һәм башка җырларын яратып та, бәяләп тә өлгерде.
Кемнәрдер күктән бәхет көтеп утырганда Айгөл Габдуллина бар эшкә дә өлгерә, иҗатын алга таба, яңа үрләргә җиткерә һәм шул вакытта искиткеч чибәр дә булып кала.
— Җырларың берсеннән-берсе дәртләндерә, кәефне күтәрә торган. Махсус яшәү көче өсти торган җырларны сайлыйсыңмы?
— Репертуарымда гел дәртле генә җырлар дип әйтмәс идем, төрлесе бар. Әмма чыннан да барысы да яшәү көче һәм мәхәббәт турында. Бервакыт популяр автор-башкаручы Зифа Нагаевага җыр эшлик дигән тәкъдим белән чыктым. Ул үз чиратында нинди булырга тиешлеген сурәтләргә кушты. Мин кич белән үзем теләгән темаларны язып электрон хат юлладым. Иртән торуга җыр инде әзер иде. Шунысы кызык: җыр минем турында булып чыккан. Анда мондый юллар бар:
Ае булсын – төннәрнең,
Гөле булсын – көннәрнең,
Ае да булсын, гөле дә
Бәхетле гомерләрнең!
Гомумән, бик күп җырларымда бәхет сүзе еш кабатлана.
— Казанда актерлык бүлеген тәмамлап, Татарстан театрларында гына калырга дигән теләк булмадымы?
— Миңа бу сорауны еш бирәләр. Тәкъдимнәр дә, киңәшләр дә булды, әмма мин Уфага кайттым һәм бу адымны ясаганга үкенмим дә. Монда минем үземнең юлым, яраткан эшем һәм, мөгаен, язмышымдыр.
— Исемең танылу алган, иҗади карьераңның чәчәк аткан чоры. Көнләшүчеләр бармы? Сәхнә артында төрле хәлләр буладыр.
— Бардыр, юк димим. Миндә, Аллага шөкер, аларга каршы иммунитет бар. Эт өрә тора – бүре йөри тора диләрме әле. Сөйлиләр икән, димәк, мин дөрес юлдан барам.
— Җырларыңнан да, үзеңнән дә бик көчле энергия агыла. Күңелең төшкән чагы буламы? Кеше алдында бары елмаерга гына кирәк дигән фикер белән эшлисеңме?
— Төрле чаклар була, мин дә кеше бит, тик шуны яхшы беләм: синең проблемаңа 50% кеше битараф, калган 49% шат кына. Елмаю матурлык та өсти әле.
— Энең белән бергә дуэт эшләү теләге нәрсәдән туды? Апалы-энеле чыгышлар дәвам итәме? Ул нәрсә белән шөгыльләнә?
— Без гаиләдә ике бала, бик тату үстек. Әле дә шулай, энем иң якын кешем ул минем. Әниебезнең юбилее булган иде, шунда «Әнием» дигән махсус җыр башкардык, ул бик уңышлы килеп чыкты. Аннан җыр да, безнең дуэт та популярлашып китте, котлауларга да сорый башладылар, радиога да. Икенче җырыбыз «Туганым» дип атала. Аның темасы да матур һәм сүзләре дә мәгънәле. Энем туризм, ресторан бизнесына укыды һәм шул өлкәдә бик уңышлы эшли дә. Җыр бары аның хоббие. Ул миннән дә талантлырак егет, алда аның сәхнәдә дә уңышлары булачак әле.
— Алып баручы булып эшләү дәверендә кем белән аралашканда ихлас соклану хисе туды? Тормышта үрнәк булыр шәхес бармы?
— Мин беркемнең дә фанаты түгел, һәр артистның уңышлы якларын күреп сокланам. Тормышта минем өчен үрнәк кеше – әнием.
— Барлык кызлар кебек үк күлмәкләргә аерым игътибар бирәсеңдер. Сәхнә таләп иткән өчен генә киемнәр аласыңмы?
— Күлмәкләрне саный китсәң саннар җитмәс. Төрлесе бар, төрле очракка. Иң мөһиме – беркемнеке белән дә кабатланмасын, үзенчәлекле булсын. Кубрәк тектерәм яки чит илләргә ялга барганда сатып алам. Матур күлмәк күрсәм ике дә уйламый ала торган гадәтем бар. Гомумән, киемгә битараф түгел инде мин. Матурлык һәм яңалык яратам.
— Кибеткә керсәң, үзеңә берәр нәрсә алмыйча чыкмыйсыңмы әллә?
— Мин кибетләр белән «чирлим» дип әйтә алмыйм, алай да ошаган әйберемне алмыйча чыкмыйм.
— Игътибарны яратасыңмы?
— Кем яратмый инде игътибарны?! Ләкин урамда күреп, бармак төртеп «бу Айгөл бит» дип күрсәтәләр икән – оялам.
— Нинди кыйммәтле бүләкләр биргәннәре бар?
— Бүләкләр еш алам мин, ләкин мактанасым килми.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 05.11.2016