|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2009 Мәдәният
"ГАЛИЯБАНУ"НЫ ТАНЫМАДЫМГабдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасын күрсәтте. "Буенча куелган", – дим, чөнки әсәргә шактый үзгәрешләр кертелгән. Алдан әйтеп куйыйм, спектакльнең күпләргә ошамавы да мөмкин (танышларым-туганнарым да шул фикердә), чөнки классиканы үзгәртүне табигате белән кабул итә алмаучылар бар. Әмма, ни генә әйтсәк, сөйләсәк тә, тамаша бар, ул куелган, һәм аны ошатып караучылар да, һичшиксез, булыр дип уйлыйм. Спектакльнең күп өлешен җыр, бию алып тора. Әйе, театрның баш режиссеры матбугатта әйтеп үткәнчә, мюзикл бар, аны рәхәтләнеп карарга була. Хәтта Галиябану ролен башкаручы Алсу Шәмсетдинова тиздән бик күпләрнең мәхәббәтен казанган җырчы булыр, дигән ныклы уй барлыкка килде. Аның җырлаганын бөтен дөньяңны онытып, рәхәтләнеп тыңлыйсың.
Спектакль турында бары тик яхшы фикердә генә калсам да, тупас урыннары да күзгә ташланмыйча калмады. Нигә кирәк булды икән инде Галиябану энесенең үзенә ошаган Хәернисага аңа Исмәгыйль бүләк иткән пәке белән мактану, аны күрсәтергә тырышу. Аны кызның башка "пәке" белән бутап куркуыннан тамашачы көләр дип уйланылгандыр инде. Галиябануның әтисе Бәдри картның кулга таянып, аягын һавага чөеп "стойка" ясавы да мантыйкка сыеп бетми, минемчә.
Ни генә булмасын, театрның әлеге спектакльне куюы бары тик мактауга гына лаек. Әлеге тамаша без яшьтән мөкиббән булган Галиябануга, аның җырына бәлки яшьләрдә дә, ярату ук булмаса да, кызыксыну уятыр. Әле бит аларның күбесенең Галиябану турында ишеткәннәре дә булмагандыр. Бу юлларны язганда малай чакта укыган "Батырлар китабы"ндагы фикер искә төште. Анда бер батыр Галиябану җырының татар өчен иң кадерле, үзәкләргә үтүче җыр булганын искәртеп үтә.
Киләчәктә дә коллектив берсеннән-берсе мавыктыргыч та, уйланырлык та спектакльләр белән безне сөендереп торыр дигән өметтә калабыз.
Раиф БАРИЕВ |
Иң күп укылган
|