поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.11.2016 Мәдәният

Гали авылы укучыларының Изге Болгар җирендә күргәннәре

Октябрьнең җылы һәм матур көннәренең берсендә без иртән-иртүк сәяхәткә кузгалдык. Барыр җиребез - борынгы бабаларыбыз яшәгән Болгар шәһәре күптән инде үзенә тартып тора иде. Юлның ике ягында өелеп үскән урман туган ягыбызга ямь биреп тора. Көзге табигать матурлыгына хозурланып бара-бара биш сәгатьлек юлны сизмичә дә үткәнбез.

Алда безне, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган бер төркем Гали мәктәбе укучыларын һәм укытучыларын, үзенең мәчетләре, тарихи корылмалары белән Изге Болгар җире каршы ала иде.
Иделемнең түрендә,
Газиз туган җиремдә,
Ак канатлы бер кала
Болгар диеп атала.
 
Заманында ул Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы, Алтын Урда иленең мәшһүр шәһәрләренең берсе, олуг мәдәният, цивилизация үзәге булган. Аның тарихы -  халкыбыз узган озын вә киң юлның зур бер арасы, мөһим өлеше - бай да, гыйбрәтле дә, бөек тә, әрнүле дә. Гасырлар тарихы ул.
 
Шәһәрнең алга китеше ислам динен кабул итү белән бәйле. 922нче елның маенда Болгарда татарлар рәсми рәвештә ислам динен кабул иткәннәр. Бу турыда гарәп сәяхәтчесе һәм язучысы Әхмәт ибн Фадлан  язып калдырган.
 
Болгар тора-бара зур сәү¬дә үзәгенә әверелә. Шәһәр үзәгендә Җәмигъ мәчете һәм патша сарае төзелә. Ләкин 1431 елда рус воеводасы Федор Пёстрый Болгар иленә яу белән килә һәм аны җир белән тигезләп китә. 1990 елларда гына Болгар хәрәбәләре мөселманнарның изге җиренә әверелеп, анда казу эшләре башлана, таш пулатлар торгызыла, Җәмигъ мәчете корыла. 
 
Болгар хәзер бөтенләй башка. Изге җирләр белән танышуыбыз Истәлек билгесе  бинасыннан башланды. Андагы картиналар, кулъязмалар, экспонатлар кешене борынгы Болгар дәүләте чорына алып кереп китә. Хәтта рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү мизгелләрен сурәтләгән зур картина да бар. Ә бинаның икенче катында дөньядагы иң зур Коръән китабы урын алган.
 
Экскурсиябезнең иң кызыклы өлеше музейда булгандыр, мөгаен. Таш гасырдан алып Казан ханлыгы оешканга кадәр чорны чагылдырган күргәзмәдә ни генә юк! Борынгы бабаларыбызның җир эшкәртү кораллары да, хатын-кызларның зәвыклы бизәнү әйберләре дә, чүлмәкче һәм тимерчеләр эшләп чыгарган көнкүреш әйберләре дә...
 
Экскурсия барышында без Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кече манара, Кара пулат, Ак пулатта булдык. Бу биналар - борынгы архитектура һәйкәлләре. Ак пулат заманында җәмәгать мунчасы булып хезмәт иткән, ә Кара пулатта суд эшләре алып барылган икән. Монда җимерелмичә сак¬ланган бердән-бер корылма - мәчет манарасы булып чыкты.
 
Аннары без мәһабәт Ак мәчетне карап йөрдек. Ул ерактан ук затлы. матур булып күренеп тора. Мәчетнең диварлары лалә чәчәкләрен хәтерләтүче орнамент белән бизәлгән. Ул күңелгә аклык-пакълеге, зәвыклы архитектурасы белән кереп калды.
 
Болгар шәһәре - һәр татар кешесе өчен изге урын ул. Шәһри Болгар җирләрен күреп, борынгы бабаларыбыз йөргән юллардан узу күңелләрдә милләтең, халкың белән горурлану хисе тудыра. Тарихыбызны онытырга тиеш түгелбез!
 
Истәлеккә сувенирлар алып, Болгар белән саубуллашып, без кайту юлына чыктык. Юл буе иптәшләребез белән күргәннәребез турында фикер алыштык, тиз генә тынычлана алмадык. Безгә шундый зур бүләк ясаган авылдашларыбыз Мөдәррис абый һәм Расих абый Латыйповларга, Камил абый Исхаковка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
 
Әлфия ЛАТЫЙПОВА,
Гали авылы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, Похвистнево районы.
 
 
 
Онытылмаслык очрашу
 
Мин Камышлы районының иң матур авылларының берсе булган Байтуганда туып үскәнмен. Сок буйлары, саф чишмәләре, хуш исле урманнары һәм җиләкле тау итәкләре минем ерак бабаларым яшәгән һәм эшләгән җирләр. “Авылларда, ерак авылларда гына кеше тарафыннан бозылмаган табигать тормышын күреп була. Авыл тынлыгында гына күңел тынычлыгын татып, дөнья матурлыгын күреп беләсең. Гади тормыш, гади мөнәсәбәтләр дә анда гына буладыр”, - дип яза безнең як табигате турында “Гаилә хәтирәләре” дип аталган язмаларында бөек рус язучысы Сергей Тимофей улы Аксаков. 
 
Ата-бабаларыннан мирас булып килгән бабамның әтисе Иван Козловның өе Сок елгасы буенда урнашкан булган. Өй белән бергә буыннан-буынга гаилә хикәятләре һәм риваятьләре дә күчеп килгән. Шул истәлекләрнең берсе 1798 елга караган.
 
“Багров оныгының балачак еллары” дип аталган биографик повестендә Сергей Аксаков болай дип яза: “Чурасовога бер мәртәбә барган булсам да, бу яклар миңа таныш түгел иде... Беренче көнне без тулы сулы һәм балыклы Сок буенда урнашкан Байтуган татар авылы янында кунарга туктадык”...  Туган авылымны ул “Гаилә хатирәләре” дип аталган язмаларында да искә ала: “Шулай юлыбыз дәвам итте һәм без Аксаководан 20 чакрым ераклыктагы Байтуган авылы янында кунарга туктадык”...
 
Шул вакытта Сергей Аксаков нәкъ безнең бабайның өе янында туктаган. Соңында бу безнең гаилә өчен бик зур дәрәҗә булды. Бабамның өенең авыл читендә урнашуы да моңа сәбәпче булгандыр. 
 
Юлчылар авыл халкының игътибарын җәлеп итәргә теләмәгәнлектән шулай эш¬ләгәннәрдер. Юл газабыннан талчыккан юлчыларга әби үлән чәе пешереп бирә, ә менә аштан алар баш тарталар һәм хатыннар кареталарына кереп йок¬ларга яталар, ә ирләр төне буе балык тоталар. Августның җылы бу төнендә минем бабам да алар белән балык тотарга бара. Ул булачак язучы Аксаков Сережаның, җылы шәлгә төренеп, үз бабасының итәгендә йоклавын хәтерли.
 
Бабамның өлкән Аксаков һәм аның оныгы Сережа белән балык тотуы турында гаиләбездә буыннан-буынга сөйләп киләләр. Аксаковлар аучы һәм балыкчы булганнар икән. Шуңа да бу төн гади крестьянны  алпавыт белән дуслаштырган: алар бер-берсенә ау һәм балык тоту серләрен сөйләгәннәр. Озын төндә башка сүзләр дә табылгандыр.
 
Олыгайгач Сергей Тимофей улы тагын бер мәртәбә безнең якларга кайта. Һәм кунарга тагын безнең бабай өе янында туктый. Бу турыда минем әбиемнең әбисе Ольга болай дип искә ала: “Тыйнак һәм кырыс барин һәм аның ягымлы ярдәмчесе башта чишмгә төштеләр. Баринга су тәме ошады булса кирәк, ул Байтуган авылындагы хәлләрне сораша башлады. Үзе күп сөйләмәде, күбрәк тыңлады. Аннары Соктан балык тота башладылар”. Ольга әбием аларны ашарга да чакырган, ләкин бу юлы да алар гади кеше белән бер өстәл артына утырмаганнар. Ә бәлки яхшысынмаганнардыр, анысы билгеле түгел. Ә менә хуҗабикә бакчадан җыеп биргән кыярларны рәхмәт әйтеп алганнар алар.
 
Сергей Тимофеевич минем бабайга заводта ясалган кармак та бүләк иткән әле. Ул вакытта ярлы халык кармакны үзе ясый булган бит. Бу кармакка балыкны күп тоткан бабабыз, берничә елдан соң гына усалрак балык аны йоткан да, лесканы өзеп ычкынган. Ә менә Аксаковның балык тоту серләрен бабабыз балаларына да сөйләп калдырган. Хәер, аларны хәзер бөтен дөнья белә, чөнки Сергей Тимофеевич бу турыда “Балык тоту турында язмалар” китабында язып та калдырган.
 
Бабам белән балык тотарга баргач, шушы истәлекләрне ул миңа да түкми-чәчми җиткерде, Аксаков су эчкән чишмәне дә күрсәтте. Аның суы, чыннан да, бик тәмле икән. Авыл халкы да аны бик ярата.
 
Кызганычка, бабамның хә¬зер өе юк инде, ишелгән фундаменты гына җил һәм яңгыр астында җиргә сеңеп бара. Ләкин безнең гаилә әгъзалары һәрвакыт шушы җирләргә әйләнеп кайтырга, Сок буенда ял итәргә ярата. Ә мин, үскәч, шушы урында үземә йорт салырга һәм оныкларыма да Аксаков турында сөйләргә хыялланам. Чөнки Сергей Аксаков иҗаты минем күңелемә якын, анда  бит минем туган яклар турында сүз бара.
 
Альбина КОЗЛОВА,
Камышлы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.

---
Бердәмлек
№ --- | 03.11.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»