|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2016 Хәвеф-хәтәр
«ТАИФ-НК» Түбән Кама заводында янгын чыгу сәбәбен әйттеТүбән Камада «ТАИФ-НК» ААҖ авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү комплексының төзелеш мәйданчыгында чыккан янгынга карата комментарийлар бирде. Беренчел мәгълүматлар буенча янгын гидрокрекинг корылмасында опрессовкалау эшләрен башкарганда чыккан, дип хәбәр иткән «ТАИФ-НК» матбугат хезмәте. Янгын файдалануга тапшырылган объектта булган, анда көйләү эшләре барган. Янгын нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күргән. Аларның хәле тотрыклы. Кичә кич Сәламәтлек саклау министрлыгы дүрт зыян күрүче турында белдергән иде.
Янгын 50 кв.метрга зыян китергән. Янгын аркасында халыкка һәм тирә-як мохиткә куркыныч янамый.
Шулай ук укыгыз: Түбән Камада «ТАИФ-НК» заводында янгын чыккан (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|