поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.11.2016 Авыл

Буалылар каз тотып, бер миллион чиста табыш алмакчы

Буа районының Ташкичү авылы халкы күпләп каз асрый. Бүген аларда өмәләр гөрли, бер атна элек каз суярга керешкәннәр. Ноябрь бәйрәмнәрендә һәр өйдә каз өмәсе була. Ташкичүдә 100 баш каз белән вакланып тору юк. Бу алар өчен бик аз санала. Кайбер хуҗалыклар бишәр йөз, хәтта меңәр каз асрап сата икән.

Узган елны Салих Әхмәдуллин 350 баш каз үстереп саткан. Быел хатыны икенче бала көткәнгә, 120 генә каз үстерә алганнар, күп булмагангадыр инде, әлеге санны ул бик читенсенеп кенә әйтте.
 
– Быел азрак булды инде, киләсе елга 500 каз үстерергә уйлыйм. Бик беләсең килсә, каз ул иң табышлы бизнес. Биш айда 1000 каздан бер миллион чиста табыш алып була. Аны сату да авыр түгел. Капка төбеңә килеп алалар. Казан рестораннарында да безнең казлар, нәчәлникләр өстәлендә дә Ташкичү казлары. Мәскәүгә дә җибәрәбез, – ди ул.
 
Зур җитәкчеләр казның эчен-башын сорыйлар ди. Бер комплекты – 250 сум. Эчәген тәпиләренә урап бирмәсәң, комлект саналмый икән.
 
– Сатып алучылар эчәге дә бармы дип махсус сорый. Бер оешма җитәкчесе 50 данә алып китте. Җитмешәрне дә алучылар бар. Оешма хезмәткәрләренә бүләккә диде. Ә сез каз тәпие дип йөзегезне җыермак буласыз. Менә дигән деликатес бит ул, – ди Салих.
 
Каз бизнесының табышлы булуын әлеге авыл халкы күптән чутлап чыгарган инде. Казның мамыгы да тик ятмый, бер килограммы – 500 сум. Йөз казның йонын сатып, 12 мең сум акча эшләргә була. Аны чегәннәр алып китә. Казның мае да сатыла. Эретелгән каз маеның бер литры – 100 сум. Каз түшкәләрен быел 1200-1300 сумга сатарга җыеналар. Салих һәрберсен исәпләп-исәпләп күрсәткәч, каз үстереп сатуның чынлап та табышлы бизнес икәненә инанып куйдым. Мәшәкате дә юк түгел инде, диюемә ул, эшнең ансаты кая бар соң дип куйды.
 
– Без ияләшкән инде хәзер. Казсыз тормышыбызны күз алдына да китермибез, – ди ул.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 03.11.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»