поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.10.2009 Җәмгыять

МАЛАДЧИНА, КОНДРАТЬЕВ!..

Кызык бу дөнья, элек күпләр өчен тәмәке тарту егетлек булып санала иде, хәзер инде, мин сиңа әйтим, аны ташлау – егетлек. Әнә бит, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Сергей Кондратьев та тартуын ташлаган. Моны ишеткәч, мэриядә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә җыелганнар аны хәтта алкышлаганнар да, ди. Янәсе, маладчина, Кондратьев, егет икәнсең! Хәер, андый егетлек күрсәтүчеләр мэриядә инде дистәдән артып киткән. Һәм әле бу исемлек Кондратьевта гына тукталмас дигән өмет бар.

Гомумән, соңгы вакытта Казан шәһәре хакимиятендә тәмәкегә каршы тулы бер кампания башланды. Исәпләре – мэрияне тәмәкесез зона итү. Әлеге чараларның башында Казан мэры Илсур Метшин үзе тора. Мәгълүм булганча, сентябрь азагында ул, муниципаль җитәкчеләрнең барысына да тәмәкедән баш тартырга өндәп, махсус чакыру белән чыкты. Чөнки хакимияттәге һәр бишенче кеше тәмәке пошкырта икән. Һәм, әлбәттә, мондый хәлдә башкалада тәмәке тартуга каршы көрәш алып бару мәгънәсезлек. Ни дисәң дә, Метшинның хыялы мэрияне генә түгел, Казанны да тәмәкесез зонага әйләндерү бит. Моның өчен башкаладагы барлык югары уку йортлары да җәлеп ителәчәк. Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан тәмәкегә каршы пропаганда буенча программа әзерләнә. Шәһәрнең билгеле кешеләре, «Ак Барс», «Рубин», «УНИКС» командалары спортчылары һәм Олимпия чемпионнарының яшьләргә махсус мөрәҗәгать белән чыгулары да ниятләнә. Программада студентлар арасында тәмәкегә каршы реклама роликлары конкурсы уздыру да карала. Кыскасы, заманында илгә Россия патшасы Петр I фатихасы белән кертелгән тәмәке тарту кебек яман гадәткә каршы киң колачлы сугыш игълан ителә. Хәтта шәһәр башкарма комитеты ТР Югары уку йортлары ректорлары советында тәмәке тартучы студентларның зачет кенәгәләренә зачет һәм имтиханнар тапшырганда үзенә күрә бер «бонус» рәвешендә махсус билгеләр кертүне дә тәкъдим итәргә уйлый. Ягъни тәмәке тартмыйсың икән, сиңа билгене бер баллга арттырып куярга мөмкиннәр.

 

Шунысы кызык, тәмәке тартуга каршы көрәш узган гасырда ук инде байтак илләрдә алып барыла. Ләкин дәүләт дәрәҗәсендәге кампания рәвешендә ул бары тик Германиядә генә, анда властька национал-социалистлар килгәч кенә күзәтелә. Нацистлар тәмәке тартуның нәтиҗәләрен тирәнтен өйрәнүне бурыч итеп куялар. Бу юнәлештә фәнгә дә өстенлек бирелә. Дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән программада трамвайларда, автобусларда тарту катгый тыела. Вермахт солдатларына бирелә торган паекларда да тәмәке күләме чикләнә. Бөтен илдә тәмәкедән баш тартуны пропагандалау үткәрелә. Тәмәкене рекламалауга чикләүләр кертелә. Кафе-рестораннарда да тарту чикләнә. Ләкин шундый көчле чараларга да карамастан, илдә баштарак (1933-1939) тәмәке куллану үсә. Бары тик 1939-1945 елларда гына аның кимүе күзәтелә. Аеруча хәрбиләр арасында. Әлбәттә, моңа 1941 елда Германиядә тәмәкегә гаять зур салым кертелү дә сәбәпче. Аның күләме тәмәке бәясенең 80-95 процентын тәшкил итә. Чагыштыру өчен: 1944 елда, мәсәлән, Америкада һәр кешегә елына 3039 данә сигарет туры килсә, Германиядә бу 743 данә генә кала. Ләкин 1945 елда нацизм тар-мар ителгәч, Германия базарын Америка тәмәкечеләре басып ала. 1948 елда гына да алар бу илгә Маршалл программасы нигезендә бушлай 24 мең тонна тәмәке кертәләр. 1949 елда инде бу сан 69 мең тоннага җитә. Нәтиҗәдә Германия тәмәке төтененә чума.

 

Сүз дә юк, Казан мэриясендә тәмәкегә каршы алып барыла торган кампания– әйбәт башлангыч. Аны бүген бөтен ил күләмендә башлап җибәргәндә дә начар булмас иде. Мәгълүм ки, тәмәке тарту ул начар гадәт кенә түгел, ә кешелек дөньясына куркыныч янаучы астыртын наркотик та. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматларына караганда, аны тарту аркасында төрле авырулардан ел саен җир йөзендә 4,9 миллион кеше үлә. Бу бит ел саен Казан хәтле дүрт шәһәрнең халкы тулысынча юкка чыга дигән сүз. Ә тәмәке тартучылар саны исә бүген инде 1,5 миллиардка җитеп килә.

 

Белмим, ни өчен шулайдыр, начар гадәтләргә килгәндә, чынлыкта, безнең ил һәрчак беренче: җинаятьчелек буенча да һичкем безне уза алмый, иң күп аракы эчүчеләр дә бездә, тәмәке тарту буенча да бирешергә исәп юк. Россиянең сәламәтлек саклау һәм кешенең санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү Департаменты директоры Мария Шевырева сүзләренә караганда, дөньяда иң күп тәмәке тартучылар исемлегенең дә башында без торабыз. Россиядә бүген халыкның 50 проценты (бу нәни сабыйларны да кертеп) тәмәке пошкырта. Аның аеруча балалар һәм яшүсмерләр арасында киң үсеш алуы борчуга сала. Бездә инде күпләр 8 яшендә үк көйрәтә башлый.

 

Россиядә мондый афәтнең аеруча көчле үсеш алуына, иң беренче чиратта, бездә тәмәкегә каршы нәтиҗәле законнар юклыгы сәбәпче, ди Мария Шевырева. Булганнары исә тәмәке лоббилары мәнфәгатен генә кайгырта. Сер түгел, соңгы вакытта Европаның күпчелек илләрендә тәмәке корпорацияләрен кысрыклау бара. Нәтиҗәдә хәзер алар Россия базарына үтеп керә. Заманында америкалылар Германия базарын басып алган кебек. Чөнки бүген Россия – тәмәке җитештерү тармагы үсеше өчен (чит илләрдәгеләрнең, билгеле) иң кулай төбәк. Шуңа күрә Мария Шевырева безнең «Тәмәке тартуны чикләү турында», «Реклама турында» дигән законнарга, Салым һәм Административ кодексларга җитди үзгәрешләр кертү кирәк дип саный. Дөрес, узган ел илдә тәмәкегә каршы көрәш буенча милли стратегия билгеләнгән иде инде. Шулай ук Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының бу юнәлештә рамалы конвенциясен тормышка ашыру планы да төзелде. Ләкин шулай да илдә тәмәке лоббиларының каршылыгын сындырып, тәмәке куллануга каршы кырыс законнар кабул ителми торып, монда ниндидер җитди үзгәрешләргә өметләнү кыен. Моның өчен тәмәке иң беренче чиратта үзенең кызыктыру сыйфатын югалтырга тиеш. Кайбер депутатлар бу максатта аны рекламалауны чикләргә тәкъдим итә. Мәсәлән, тәмәке капларының барысын да бер үк төстә һичнинди бизәкләрсез һәм ялтыравыклы исемнәрсез итеп чыгару. Аның тышына бары тик «тәмәке» дип кенә язылган һәм аның кеше организмы өчен нинди зарар китерүе турында аңлатма күрсәтелгән.

 

Шулай ук тәмәкегә аерым салым кертү дә комачау итмәс иде. Мәсәлән, Япониядә кибеттән тәмәке сатып аласың икән, салым түләтәләр. Ягъни син аны тартып һаваны пычратасың.

 

Ә инде Казан мэриясенең бу юнәлештә тырышлыгы белән безнең шәһәр һавасы күпмегәдер чистарыр. Әлбәттә, монысы озак көттермәс дип ышанасы килә. Һәрхәлдә, хакимияттә мәсьәләгә караш җитди һәм анда чигенергә уйламыйлар. Якын арада башкалада халыктан социаль сорашу үткәрү күздә тотыла. Ягъни аның ярдәмендә шәһәрдә тәмәке тартучыларның төгәл исәбе һәм аларның социаль статусы ачыкланачак.


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ 199 |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»