поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.11.2016 Шоу-бизнес

Хәмдүнә Тимергалиева: «Рөстәм үлгәч мин ятим калдым, «Галигә барам әле» җырын да хәзер җырлый алмыйм»

Зәңгәр экраннар аша Рөстәмнең язмаларын караганда: “Их, әле рәхәтләнеп сәхнәдән үзенең гармун моңнарын яңгыратып яшисе иде дә бит”, дип уйлап куясың. Һич көтмәгәндә арабыздан китеп барган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рөстәм Вәлиев сокландыргыч талант иясе иде.

Әгәр исән булса, октябрь аенда  үзенең 55 яшьлеген билгеләп үтәр иде ул. Озак еллар мәшһүр җырчы Илһам Шакиров белән бергә эшләргә насыйп булды аңа. Рөстәм һәрвакыт үзенең балалары Ислам һәм Алия белән горурланып яшәде. Ислам студент чакларыннан ук шаяннар, тапкырлар клубында катнашып йөрде. Кызы Алия хәзерге вакытта КФУда магистратурада укый, лицейда инглиз теле дә укыта... Ул аның башта  Мәскәү дәүләт университетына укырга керүенә сөенеп туймаган иде.
 
Рөстәм балалар өчен берничә ноталы китап чыгарырга өлгерде. Уен кораллары ясау осталарыннан, кибетләрдән  төрле уен кораллары сатып алырга яратты. Ул «Россиянең   атказанган артисты» исемен алгач, сөенә–сөенә редакциябезгә шалтыраткан иде. Мәскәүдә “Минута Славы” тапшыруында троллейбус йөртүче буларак катнашып кайту шатлыгын да иң элек безнең белән уртаклашкан  иде.
 
Заманында үзе эшләгән Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә күренекле  баянчы Рөстәм Вәлиевне искә алдылар. Кичәнең сценариен  Рөстәмнең хатыны  Диләрә  ханым  үзе төзегән. Биредә  Рөстәмне ярдәмчел, кешелекле буларак та искә алдылар.
 
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов белән дә еш чыгыш ясаган баянчы. "50 яшьлек юбилеенда Рөстәмне котларга сәхнәгә менсәм, шунда ук “Гөлҗамал”ны уйнап җибәргән иде. Шул чагында ирексездән аңа кушылып җырламыйча булдыра алмадым. Рөстәм бик гади иде. "Илһам Шакировка уйнаган музыкант мин" дип  беркайчан да масаймады. Без аның белән бергәләп диск  та чыгардык,  театрда аны тәкъдир итү концертында да чыгыш ясадык”, дип сөйләде артист.
 
Рөстәм үлгәч мин ятим калдым. Озак еллар  аның моңнарына кушылып “Галигә барам әле” җырын башкарып йөрдем. Хәзер аны җырлый алмыйм”, – диде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева.
 
Кичәдә  Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина, Азат Тимершәех, Асаф Вәлиев,Татарстанның атказанган артистлары Филүс Каһиров, Фәридә – Алсу, Илназ Минвәлиев һ.б. лар катнашты.
 
Рөстәм Вәлиевне искә алырга Самарадан якташлары да килгән иде.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 02.11.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»