|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2016 Мәдәният
Зөһрә Сафина: “Продюсерым тугры дустыма әверелде” (ИНТЕРВЬЮ)Яшь җырчы Зөхрә Сафина белән клип төшерү мәйданчыгында, кызу эш барган чагында аралашырга туры килде. Тәүге клибын төшерүгә бар җитдилеге белән әзерләнгән Зөһрә 4 яшеннән үк сәхнәдән төшмичә җырлый. Һөнәре буенча да ул музыка укытучысы. Көллиятттә укыган чагында ук зур сәхнәләрдә җырлый башлаган Зөһрә Сафина бүгенге көндә үзен җырчы буларак кына түгел, ә Кырмыскалы районы телевидениесы корреспонденты буларак та сынап карый. — “Бәхетемә кагылмагыз” җырын чыгарырга да өлгермәдең, инде клип та төшерәсең. Әлеге җыр иҗатыңда яңа сәхифәне ачтымы? — Клип төшерергә күптәннән хыяллана идем. Аллага шөкер, теләгем кабул булды. Барлык иҗади төркем белән көнозын тырышып эшләдек, минемчә, бик матур килеп чыгарга тиеш. Бу әле беренче генә клип. Танылып киткән җыр, тәүге клип һәрбер башкаручының да иҗатында яңа битне ача, аны югары баскычка күтәрә.
— Җырны нәкъ Гүзәлиядән булуын теләдеңме?
— Әлбәттә, чөнки мин Гүзәлия апаның иҗатын хөрмәтләүчеләрнең берсе. Аның җырлары бик матур, мәгънәле, кайсы гына җырын алма, барысы да хит булып чыга.
— Калфаклар киеп кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясаган кызның иҗат ягыннан хыяллары тормышка ашамы?
— Әлбәттә. Аллага шөкер, барысы да түгәрәк. Хыялларым әкренгә чынга ашып бара.
— Үз концертларыңны куя башладыңмы әле?
— 2014 ел ахырында иҗат кичәмне үткәргән идем. Зур әзерлекләр белән тамашачылар каршында тоткан беренче имтиханым шул булды. Әкренләп уйлар туплана инде, үз концертымны булдыру теләге дә юк түгел.
— Җырчы буларак танылу алдым дип саныйсыңмы?
— Кайбер кешеләр таный инде, ләкин үземне әлегә танылган җырчы дип санамыйм. Күкләргә чөеп мактасалар да дөрес булмас иде.
— Ярдәм кулы сузарга әзер торучы иҗатташ дусларың бармы?
— Бар, әлбәттә. Денис Кәримов минем иҗатыма бик зур хезмәт кертте. Җырны да бергә сайладык. Аранжировка, тавыш яздырулар – барысы да аның аша үтте. Ул минем өчен продюсер гына тугел, тугры дус та.
— Тәнкыйтьләгәннәре бармы? Авыр сүзне күтәрә аласыңмы?
— Тәнкыйтьлиләр инде ул. Мактау гына түгел, өйрәтеп торучылары да табыла. Аларның һәрберсен тыңлый башласаң, яшәп тә, иҗат итеп тә булмый, шуңа күрә игътибар бирмим. Авыр сүзләрне күтәрәм, күңелгә якын алмаска тырышам.
— Башкортстаннан чит сәхнәләрдә чыгыш ясаганың булдымы?
— Әлегә юк, чыгышларым бары Башкортстанда бара. Барысы да алда, Ходай язса.
— Гаиләң җырчы булуыңа ничек карый? Алар да иҗатка тартылганмы?
— Гаиләдә барыбыз да иҗатка гашыйкбыз. Әнием гармунда уйный, әтием моңлы итеп җырлый. Аларга зур рәхмәт, бар яклап ярдәм итеп торалар. Мине сәнгатькә гашыйк итеп, үзебезнең туган телебезне – татар телен өйрәткәннәре һәм татар моңын бишектән бирле җырлап, безгә тапшырган әти-әнием алдында баш иям. Бүгенге уңышларым иң беренче чиратта тулысынча аларның нәтиҗәсе. Шулай ук кызым Гүзәл дә жырларга ярата. Җырга сәләтебез нәселдән киләдер.
— Төп эшеңне сәнгатьтә күрәсеңме?
— Әйе, тормышымны сәнгать белән бәйлисе килә, чөнки алган белемем дә сәнгать юнәлеше буенча.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|