|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2016 Җәмгыять
"Чәк чәгегезне үзегез ашагыз!" - Айдар Садыйковның "Давай поженимся"дагы кыланмышларын аңламадылар (ВИДЕО)Бүгенге "Давай поженимся" тапшыруында өч претендент-кияүнең берсе булып Айдар Садыйков катнашты. Айдар әфәнде - танылган шоумен һәм тамада. Тапшыру барышында Садыйков төрледән-төрле мөгезләр чыгарырга тырышты. Игътибар юрганын үзенә тартты. Әмма бу трюк булачак кәләшкә дә, "президиумда" утыручы усал хатыннарга да ошамады булса кирәк. Айдар Садыйковның вакытлы-вакытсыз үз бүлмәсеннән чыгуы Роза Сябитованы, гомумән, чыгырыннан чыгарды. "Алтыннан эшләнгән бүләк алып килергә иде! Чәк чәгеңне үзең аша!" - дип кычкырды ул милләттәшенә. Үзәк каналда күренү бәхетенә ирешкән Айдар Садыйков, аңлашыла ки, тапшыруга хатын эзләп килмәгән. Шоумен һәм тамада буларак үз-үзен пиарлау өчен ул бер генә мөмкинлекне дә ычкындырмый. Ул яктан караганда, "Давай поженимся"да катнашуы белән ул үз максатына иреште. Тапшыруны карамаган булсагыз, карагыз:
--- |
Иң күп укылган
|