поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.10.2009 Җәмгыять

“ИРЕК МӘЙДАНЫ” – РЕКЛАМА ТУРЫНДА

Бүген “Ирек мәйданы”ның чираттагы сәхифәсен тәкъдим итәбез.

СЕЗ РЕКЛАМА ЯРАТАСЫЗМЫ?

 

Казанда яшәүче фитотерапевт Фирая Захарова:

 

– Кайчак яңа әйберләрне рекламалаганда игъланнарга күз салам. Ләкин, гомумән алганда, аңа ышанып бетмим. Аеруча сәламәтлек мәсьәләсендә, дару һәм дару үләннәре хакында сүз барганда. Кешеләр күпертелгән рекламаларны тылсымлы таякка санап, аннан ниндидер могҗиза көтәләр. Ә андый хикмәт гел булып тормый. Элек даруларны рекламалау юк иде һәм бу дөрес тә. Кеше саулыгы белән шаярырга ярамый, чөнки һәр авыруны табиб, белгеч киңәше белән индивидуаль якын килеп дәваларга кирәк. Үз хезмәтебездә рекламага беркайчан да мохтаҗлык кичергәнебез юк, аны кирәк санамыйбыз. Чөнки иң яхшысы – тере, җанлы реклама, кешеләр белән арадашчылар аша түгел, ә турыдан-туры аралашу.

 

Телетапшыруларга килгәндә, реклама башланса, икенче каналга күчерәм. Ул берәүгә ошаса, кемнедер чыгырыннан чыгара.

 

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында техник хезмәт күрсәтү бүлегенең әйдәүче-киңәшчесе Фәрит Әхмәтов:

 

– Хәзерге заманда, аеруча авыл хуҗалыгында, сәүдәдә рекламасыз яшәп булмый. Кирәк ул. Әмма алар дөрес һәм ышанычлы булсын иде. Рекламаларның 60 %ына ышанам, ә 40 %ын ялган дип саныйм. Матбугат чыганакларында күп очракта “реклама өчен җавап тотмыйбыз” дип языла. Ә фактларның дөреслегенә һәм ялган-ялгышларга кем дә булса җавап бирергә тиеш. Рекламаның дәрәҗәсен күтәрү, аңа кешеләр ышансын өчен реклама бирүчеләргә контрольне көчәйтү, даими социаль тикшерүләр уздыру кирәк.

 

Телевизордагы рекламаларның чамадан тыш артык булуын халыктан көлү дип бәялим. Без бит салым, программалар өчен махсус акча түлибез, иркенләп бер генә тапшыруны да карап булмый. Күпмедер минут узуга, тавышы көчәйтелгән реклама башлана. Бер тапшыру беткәнче ничә кабатлыйлар аны, тәмам күңел кайта. Бу аеруча өлкән яшьтәгеләрнең һәм болай да авыру кешеләрнең саулыгына зыян сала. Мәгънәсез рекламаларның чамадан тыш күплеге сәламәтлек бәрабәренә җыелган пычрак акчалар алар. Махсус рекламалар каналы булдыру кирәк. Теләгән кеше көне буе карасын, ә калганнарны газапламасыннар иде.

 

Чаллының 29 нчы гимназиясендәге “Мирас” мәктәбе җитәкчесе Римма Ихсанова:

 

– Әниләр, анда реклама аз дип, бары тик “ТНВ”ны гына карыйлар. Үзем моңа игътибар бирмим. Бүген барысына караганда да кешеләрне әдәп-әхлакка чакырган  өндәмәләр күбрәк кирәк. Рамазан бәйрәме уңаеннан шәһәребез юллары янәшәсендә хәдисләр язылган щитлар күренде. Урамнан узганда да аларны укып, күңел игелеккә тартыла. Ә менә кибет ачу, нәрсә дә булса сату, ниндидер чара уңаеннан куелган рекламалардагы ярымшәрә хатын-кыз рәсемнәре руль артында баручы ир-атларның игътибарын башкага җәлеп итеп, аларны тормыш калеясыннан чыгара. Болар кешелек кыйммәтләренә, динебезгә, милләтебез традицияләренә каршы килә.

 

Телевизорда исә реклама кирәгеннән артык. Файдалы эшләргә өндәү булса, аларның күплеге сизелмәс иде. Авызга сагыз капканнан соң диванга авып киткәнне күрсәткән рекламалар балаларга берни бирми.

 

Данил Гыйниятов, “Татарстан-Яңа гасыр” каналының “Хәбәрләр” тапшыруы баш мөхәррире:

 

– Телевизордан күрсәткән рекламаны мәҗбүри рәвештә карарга туры килә. Элек ул башлануга тәмәке көйрәтергә чыгып китә идем, хәзер тартмыйм.

 

Дуслары, син кайда, дип шалтыраткач, бер кәрәзле элемтә операторы: “Я на море”, – дип җавап бирде. Шул аеруча истә калды. Күрәсең, бу мизгелдә ял итү теләге көчле булгандыр. Кайчак үзем дә шаярып дусларга шулай җавап бирәм.

 

Соңгы елларда реклама ашатучыга әйләнеп бара. Бу кризис чорында ул тагын да көчәер дип уйлыйм.

 

 

РЕКЛАМАНЫ НИЧЕК ТӨШЕРӘЛӘР?

 

Һәр ялтыраган әйбер алтын түгел, диләр. Бу аеруча азык-төлек рекламасына кагыла. Товар зәңгәр экраннардан яисә тышлыкта сыйфатлырак, матуррак булып күренсен, тамашачы игътибарын ныграк җәлеп итсен өчен, аны еш кына төрле ысуллар белән шактый “ялтыратырга” туры килә икән.

 

Реклама эшләгәндә беркайчан да туңдырманың үзен кулланмыйлар. Чөнки  сәгатьләр буе төшергәндә ул ут яктысында бик тиз эриячәк. Шул сәбәпле, аның урынына пластик, силикон яки гельле масса кулланалар. Реклама өчен бик яхшы, тел тидермәслек сыйфатлы, матур вафельле рожокларны табу – шулай ук читен мәсьәлә. Чөнки берсе сынган, кайсының төсе тигез түгел... Мондый очракта исә аны ябыштырып, сылап ясарга туры килә.

 

Сыраны рекламалаганда күбек хасил итәр өчен кер юу порошогыннан яки башка шуның ише көнкүреш кирәк-яракларыннан файдаланалар. Аны миксер белән болгаталар. Эчемлекнең үзе урынына гадәттә чәй яки сок кулланалар.

 

Пакеттагы ашларны рекламалау өчен чын аш әзерлиләр. Әгәр аны тәлинкәгә салып, фотога төшерсәң, бернәрсә дә күренмәячәк, ингредиентлар аста калачак. Шуның өчен тәлинкә төбенә юка катлам итеп үтә күренмәле желатин, аның өстенә шулпа яки су салалар. Аннары инде кәбестә, җиңелчә кыздырылган ветчина, зәйтүн, петрушка һәм яшелчәләр өстиләр. Иң мөһиме – бу очракта әлеге аш витаминнарга бик бай икән дигән тәэсир калдырырга кирәк.   

 

Кәтлитне рекламалаганда аңа чәч лагы сибәләр. Бу ризыкны ялтырату өчен эшләнә. Башкача моңа ирешеп булмый. Әгәр кәтлитне кыздырасың икән, май 5 минут эчендә үк сеңеп бетәчәк.

 

Яңа әзерләнгән булып күренсен өчен, токмачны ике-өч минут кына пешерергә кирәк, югыйсә ул йомшара, изелә һәм тарала. Аеруча үзебезнең илдә җитештерелгәне формасын тиз югалта. Шуңа күрә макаронны рекламалау өчен сурәткә төшергәндә чит илдән кертелгәнен файдаланалар.

 

Пилмән һәр фуд-стилист өчен иң авыр азык-төлек. Аларны кулдан бөгәргә туры килә. Ит кушарга ярамый, чөнки ул камыр эченнән кара тап булып күренәчәк. Рекламалаган пилмән тоз һәм камырдан тора. Шуңа аларның төсе дә бер дәрәҗәдә тигез сыман тоела.  Каймак урынына ПВА җилемен файдаланалар. Ул әкрен һәм куе булып ага. Реклама өчен менә дигән чара. Аны каймак рекламалаганда да кулланырга була.  

 

Итне рекламага төшергәндә, төс бирер өчен, бик аз гына кыздыралар. Аңа соя соусы ярдәмендә төс кертергә була. Кайбер фуд-стилистлар моңа ирешү өчен йод, мазут һәм солидолдан оста файдалана.

 

Сосисканы пешмәгән яки төзелештә кулланыла торган махсус фен ярдәмендә киптергән килеш файдаланалар.

 

Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне рекламалаганда бик озак сайлау процессы бара. Кайчак, әйтик, алма яки помидорның төрле өлешләрен алып ябыштырырга да туры килә икән. Ә аннары, ялтырап торсын өчен, май сөртәләр. Өстенә чык тамчылары сибәләр. Туңдырылган дип күрсәтелгәннәре урынына исә һәрчак яңа өзеп алынган җиләк-җимеш һәм яшелчә файдаланыла.

 

САН

 

Татарстан буенча антимонополиягә каршы көрәш идарәсе 2009 елның 9 ае эчендә “Реклама турында”гы Законны бозучылардан 5 млн. 225 мең сум штраф түләттергән. Узган ел 6 млн. 296 мең сум штраф салынган. Ширкәтләргә реклама турындагы законны бозган өчен 40 меңнән алып 500 мең сумга кадәр штраф каралган, ә шәхси эшмәкәрләр өчен – 4 меңнән алып 20 мең сумга хәтле.

 

АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘНЕ АЛДАП БУЛМЫЙ

 

Дини күзлектән караганда, реклама артында җитди таләпләр дә ята. Нәкъ менә шулар үтәлмәү сәбәпле, тормышыбызда дошманлык, хөсетлек, җинаятьчелек, хәйлә, алдашу аша максатка ирешү кебек күңелсезлекләр күзәтелә, яман сыйфатларга юл кую иман зәгыйфьлеге китереп чыгара. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “...Ялган сүзләрдән сакланыгыз” (“Хаҗ” сүрәсе, 30 нчы аять), “Әй мөэминнәр, Аллаһтан куркыгыз! Чын дөресен сөйләгез”, – ди (“Аһзаб” сүрәсе, 70 нче аять). Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә дә бу хакыйкатьне раслаган дәлилләр шактый. Шуларның берсе: “Тугрылыкны саклагыз, чөнки ул яхшылыкка өнди, яхшылык җәннәткә илтер. Кеше һәрвакыт туры сөйләсә, Аллаһ янында сиддик (дөресен сөйләүче), бик тугры адәм дип язылыр. Ялганнан сакланыгыз, чөнки ул начарлыкка, начарлык җәһәннәмгә илтер. Кеше дәвамлы ялган сөйләсә, Аллаһ янында ялганчы дип язылыр”, – дигән.

 

– Хәзер, аеруча сәүдәдә рекламасыз булмый, – ди Казан нуры мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов. –  Дин буенча товарны кулланучыга тәкъдим итү гаделлек кысаларында башкарылырга тиеш. Сату ниятеннән малыңны артык мактарга, яманны яхшы дип ялганларга, хәйлә корырга, әйбер хакын чамадан тыш арттырып җибәрергә, хөсетлек юлы белән хәрәм гамәлләр кылырга ярамый.

 

Минемчә, иң үтемле реклама – кеше үзе, аның кылган гадел, изге гамәлләре. Әйтик, ашханәдә мөселман әдәбе һәм чисталыгы сакланса, ризыкны тәмле итеп пешерсәләр, тәмле тел белән каршы алып, озатып калсалар, кешеләр ризыклану өчен нәкъ менә шушы туклану үзәгенә йөриячәк. Әгәр алдашып, алдагы көнне пешкән ризыкны җылытып бирсәләр, чисталык сакланмаса, дорфа сөйләшсәләр, бу ашханәгә халыкны китерүдә реклама көчсез, чөнки бер килгәннән соң анда кабат аяк басмаячаклар. Шуңа да реклама үтемле булсын өчен, аның артында әдәплелек, сыйфатлылык, кешелеклелек, гаделлек ятарга тиеш. Алдакчы, ялган сөйләүче башкаларны алдаса да, Аллаһы Тәгаләне алдый алмый, чөнки Ул кешеләрнең барлык эшләрен күреп-белеп, ишетеп торучы һәм, гөнаһына карап, җәзасын бирүче. Ә фәрештәләр яхшы гамәлләр белән бергә барлык яманнарын да язып баралар. 

 

РЕКЛАМА ТАКТАСЫ КЫЙММӘТМЕ?

 

6x3 зурлыктагы реклама банерының макетын эшләү  1 мең сумнан башлана. Банерны бастыру 4 меңгә төшә. Аны реклама щитына урнаштыру һәм 1 ай дәвамында эленеп тору өчен 10 мең сум түләргә кирәк.

 

Абау

 

Русия социологлары мәгълүматлары буенча, русиялеләрнең 40-70 %ы телевидениедән күрсәтелүче рекламаларны кабул итми.  Европа илләрендә дә канәгатьсезлек белдерүчеләр шуннан аз түгел.

 

Белгечләр исәпләвенчә, Европада гаиләләр балалар таләбе буенча әйберләр алуны арттырган.  Бу гадәттәгечә төрле тәм-том, уенчыклар гына түгел, көнкүреш техникасы, кием-салым, хәтта җиһазга да кагыла.  Моның сере балаларның күп вакытларын телевизор каршында үткәрүләрендә икән. Сабыйлар, өлкәннәр  белән чагыштырганда, телевизион рекламаларга җиңел бирешүчән. Шунлыктан Көнбатышның күп илләрендә балалар товарларын рекламалауга югары таләпләр куела башлаган. Мәсәлән, Бөекбританиядә реклама артык басым ясарлык булмаска тиеш. Әгәр товарның бәясе 20 фунт-стерлингтан арта икән, аны экраннан күрсәтү таләбе куелган.

 

 

РЕКЛАМА ТЫҢЛА – АКЧА ЭШЛӘ?

 

Япониядә телерекламадан канәгать булмаган  тамашачылар акыллы машина уйлап тапкан. Ул реклама башлануга телевизорны сүндерергә һәм реклама паузасы тәмамлану белән үзеннән-үзе кабызырга сәләтле.

Киләчәктә реклама өлкәсендә революцион үзгәрешләр булыр дип көтелә. Телевидение яки башка мәгълүмат чарасы аша кулланучы рөхсәте белән нинди дә булса бонус өчен, мәсәлән, абонентлык түләвен киметү хакына реклама бирелергә мөмкин.  Аны тыңлаучы, караучыга акча яки нинди дә булса башка керем бирелә ала. Реклама хәбәрләре белән танышу өчен түләүсез элемтәдән файдаланырга теләүчеләр күп булыр, мөгаен.

 

БЕЛЕП МАКТА!

 

ТВда иртәнге 7 дән кичке сәгать 10 га, ә радиопрограммаларда сәгать 9 дан төнге 12 гә кадәр сыра  рекламасы булырга тиеш түгел. Аракыны ТВда рекламалау бөтенләй тыела.

 

Җәмәгать транспортына, бинаның тышкы стенасына, түбәсенә, конструкция элементларына алкоголь рекламасы беркетелергә тиеш түгел. Шулай ук аны балаларга белем бирү, медицина хезмәте күрсәтү, культуралы ял итү урыннарыннан, спорт корылмаларыннан 100 метрдан да якын арада урнаштыру тыела. 

 

Телетапшыру һәм телепрограммаларда, радиотапшыру һәм радиопрограммаларда реклама трансляцияләгәндә тавыш югарылыгы уртача тавыш югарылыгыннан артырга тиеш түгел.

 

Дини һәм дәвамлылыгы 15 минуттан артмаган теле-радиотапшыруларны реклама белән бүләргә ярамый. Дөрес, тапшыру алдыннан һәм ахырында иганәче турында 30 секундтан артмаган реклама рөхсәт ителә.

 

ТВда реклама эфир вакытының 15 % ыннан, ә реклама басма буларак теркәлмәгән газетада мәйданның 40 % ыннан артмаска тиеш.

 

Иганәче рекламасыннан кала, телепрограмма һәм телетапшыруларны өзеп, ягъни реклама күрсәтү максатында аларны туктатып торган очракта, реклама булачагы хакында алдан белдерелергә тиеш. Реклама “йөгерек юллар” ысулы белән бирелгәндә телепрограмма кадрының 7 % тан артык өлешен алырга, субтитрлы һәм аңлату-төшендерү характерындагы язмалар өстенә куелырга тиеш түгел.

 

Наркотик һәм шартлаткыч матдәләр, материаллар, кеше әгъзалары һәм аның кайбер өлешләрен сату-алу рекламасы тыела.

 

РЕКЛАМА БИРҮ КҮПМЕГӘ ТӨШӘ?

 

“Ватаным Татарстан” газетасында 3-4 нче биттәге 1 кв.см  40 сум тора, ә 2 дә – 60, 1 нче биттә 80 сум. “В.Т.”да тулы бер полоса реклама чыгару 94 400 сумга төшә. Җомга санының кушымта тышлыгына тулысынча реклама бирү 70 800 сум тора.

 

“Татарстан яшьләре”ндә 1 кв. см 44 сум тора. Ярты полоса күләмендәге реклама 21 115 сум.

 

“Ва-банкъ” реклама газетасында шырпы кабы зурлыгындагы мәйдан – 2120, ә төсле биттә бу 2470 сум торачак. Аклы-каралы бер полоса хакы – 73 320, төсле полоса – 80 640 сум.

 

“Эфир” телеканалында мәгълүматлы банерны (открытканы) атна дәвамында 64 тапкыр (шуларның 34 е прам-тайм вакытында) күрсәтү 50 000 сум тора. Аны эшләү өчен өстәмә 700 сум түләргә кирәк. Кичке сәгать 7 дә чыгучы “Город” тапшыруында рекламаның 1 секунды 1390 сум тора. Моннан тыш “Эфир” телеканалы хезмәткәрләренең образларын да кулланып була. “Һава торышы”, “Город”, “Перехват” алып баручыларын “арендалау” – 70 000 сум, ә “Утро”, “О.Р.З” – 50 000. “Эфир” телеканалы алып баручыларына эчке киемнәр,  тәмәке, алкоголь эчемлекләр, интим гигиена матдәләрен, көндәш ТВ, радио, газеталарны рекламалауда катнашу рөхсәт ителми.

 

“ТНВ” каналында иң кыйммәт вакыт “Татарстан хәбәрләре” чыгарылышында – 1 секунд реклама 1000 сум. Татарстан җитештерүчеләре өчен ташламалар һәм төрле аудиторияне колачлаучы махсус пакетлар бар.

 

“Яңа гасыр” радиосында 10 секундлык реклама ролигын 1 атна  көн дәвамында 6 тапкыр яңгырату 3640 сум тора. Рекламаны эшләү өчен өстәмә 1300 сум түләргә кирәк. Моннан тыш җырчылар түләп үзләренең җырларын яңгырата ала. Бу ротация дип атала. Көненә бер тапкыр эфирда җырны ишеттерү хакы 190 сум.

 

Рекламаны “йөгерек юллар”да бирергә була. “Эфир”да бер сүз – 310 сум, “Первый” каналында – 350, “ТНТ”, “Домашний” – 300, “Казань”, “Звезда”да 150 сум. Тәүлегенә 6-7 тапкыр чыгарылыш каралган.

 

МӘЗӘКЛӘР

 

Хәрби комиссариатта чираттагы реклама акциясе: “Өч дустын алып килүчегә хәрби билет бушлай!”

 

* * *

 

“Кем миллионер булырга тели?” тапшыруында алып баручы:

 

– Әлеге жанрларны алдау кимү тәртибендә тезәргә кирәк: фәнни фантастика, әкият, реклама, депутатның сайлау алды программасы.

 

* * *

 

“Domestos” барлык таныш микробларны да үтерә! Ә таныш булмаганнарын сынау үткәрү өчен әсирлеккә ала.

 

* * *

 

Телекомпаниягә килгән хаттан:

 

“Яңалыклар барганда аста “йөгерек реклама” юлларын туктатып торуыгызны сорыйм. Алайса, әби аны караоке дип уйлап, кычкырып җырлый башлый”.

 

 * * *

“Моя семья” согы рекламасын төшергәндә 3 кызның эче шартлаган.

 

* * *

 

Реклама агентлыгына  25 яшькә кадәрге, буе 170 см дан ким булмаган, параметрлары 90-60-90 лы кыз кирәк. Башында кавык, тешләрендә кариес һәм критик көннәре булу мәҗбүри.



Ирек мәйданы
№ 17 | 23.10.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»