|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2016 Җәмгыять
Казан полициясенә яңа җитәкче киләИртәгә Казан полициясендә яңа җитәкче киләчәк. «Татар-информ»га хәбәр ителгәнчә, ул рәсми рәвештә Казан шәһәр Думасының чираттан тыш сессиясендә тәкъдим ителәчәк. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе итеп Алексей Соколов билгеләнә. Тиешле боерык бүген имзаланган.
Алексей Соколовка 41 яшь. Бүгенге көнгә кадәр ул Чаллы полициясе бүлеге җитәкчесе булган. Әлеге вазифага 2013 елның октябрендә расланган. Аңа кадәр Чистай эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган.
Хокук саклау органнарында эшчәнлеген Алабуга милиция мәктәбен һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлагач башлаган.
45 яшьлек Валерий Красильников Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе вазифасын 2012 елдан биләгән иде. Ул хокук саклау органнарындагы хезмәтен калдырып, киләчәктә эшен гражданлык структурасында дәвам итәчәк, дип көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|