|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2016 Мәдәният
Казанда «Ефәк баулы былбыл кош» спектакленең репетицияләре бара (ФОТО)25-26 ноябрь көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның беренче премьерасы – Аяз Гыйләҗевның «Ефәк баулы былбыл кош» мелодрамасы тәкъдим ителәчәк. Хәзерге вакытта спектакльнең репетицияләре тулы көченә бара. Әсәрне театрның баш режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куя. Спектакльнең рәссамы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Кумысникова, композиторы – РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Имашев.
Мелодрамада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова, Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов, Татарстанның атказанган артистлары Люция Галләмова, Сәлим Мифтахов, Лилия Мәхмүтова һәм яшь артистлар Лилия Камалиева, Айдар Фәтхрахманов катнаша.
--- |
Иң күп укылган
|