|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2016 Мәдәният
Рифат Фәттаховны зурлап якташлары бүләк әзерлиКичә Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының Земство җыелышы депутатлары күренекле җәмәгать эшлеклесе, журналист, продюсер, Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттаховка “Кызыл Октябрь районының мактаулы гражданины” дигән исем бирү турында карар кабул итте. Шулай итеп якташлары Рифат Фәттаховның туган ягын үстерүдә керткән зур хезмәтләрен билгеләп үтәргә булган. “Мактаулы гражданин” исеме районының иң югары рәсми бүләге санала. Ул гадәттә районда яшәүчеләргә бирелә. Аерым очракларда, искәрмә рәвешендә, чыгышы белән әлеге районнан булып, туган ягын үстерүдә зур казанышларга ирешкән шәхесләргә дә бирелергә мөмкин. Рифат Фәттахов – нижгарлар өчен, әлбәттә, әнә шундый шәхес. Рифат Фәттаховны әлеге бүләккә якташлары исеменнән Түбән Новгород өлкәсе татарлары Конгрессы тәкъдим иткән. Ә бүләк тантаналы төстә 17 ноябрьдә, Рифат Фәттаховка төп-төгәл 50 яшь тулган көнне район үзәге Уразавылда тапшырылачак. Бу көнне якташлары Рифат Фәттахов хөрмәтенә зур бәйрәм чаралары әзерли.
--- |
Иң күп укылган
|