|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2009 Җәмгыять
КАЙБЕРӘҮЛӘР ТАЛАНТЫН КҮТӘРӘ АЛМЫЙРабит Батулла белән җәһәт әңгәмә – Милләтебез зыялылыры турында “Урыннары җәннәттә булсын” дигән китап дөнья күрде. Татар интеллегенциясе тормышының моңарчы билгеле булмаган якларын ачкан әлеге җыентык ничек туды?
– 70 елларда әдәбиятта мине кысу башланды, матбугатта да тыйдылар. Күпме генә, нәрсә генә язсам да мине беркая да басмадылар. Ул елларда исемем дә ишетелмәде. Бу вакытта мин я бөтен барлыгымны биләрлек эшкә чумарга, я теләсә кайсы багана төбендә аунап ята алган сәрхүшкә әйләнергә тиеш идем. Соңгысына күпләр сөенер иде. Берәр көн чәнчеп китсәләр, үзе гаепле булгандыр, холыксыз зат иде диюләренә дә шигем юк. Ә мин беренче юлны сайладым. Бу шактый зур көч таләп иткән җыентык булды. Бу китап минем горурлыгым.
– Әлеге җыентыкта кайсы шәхес сезгә аеруча якын?
– Хатын-кызлар төрле була. Кайберәүләр авырлык килү белән ирләрен ташлап китә, ә яхшы исеме, иҗаты илгә кайткач, басылган китапларның гонарарын даулап йөри. Ә Заһидә Тинчуринага һәйкәл куеп булыр иде. Шул кадәр изелүләрдән соң да иренә тугры калган, Кәрим Тинчурин иҗатын татар халкына җиткергән хатын-кыз ул.
– Үзегез язган драма әсәрендә кайсы рольне уйнарга теләр идегез?
– Мин уйнардай роль әле язылмаган. Ул бик көчле шәхес булырга тиеш.
– Үзегезгә һәм башкаларга нинди бәя бирәсез?
– Үз бәяңне дөрес белергә кирәк. Шул исәптән талатыңны да. Үзеңне ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Мәсәлән, үзем әллә ни баһадир гәүдәле кеше түгел. Ә яшь чакта өметләр зурдан бит. Миңа ошаган матур кыз миннән калкуырак, чибәррәк егетне сайлый. Моны аңларга кирәк. Мин ул егеттән көнләшимме? Яки мин Рудольф Нуриевка кызыгам. Тик мин беркайчан да аның кебек бии алмаячакмын, аягым кәкре. Мин аңардан да көнләшимме? Юк билгеле. Яки, Сольери Моцартны агулап үтергән диләр. Булуы мөмкин түгел. Сольери Моцарт кебек талантлы булырга атлыккан. Ә Моцарт булырга түгел.
– Шәхес талантны, яки талант шәхесне тотамы?
– Кайберәүләр талантын күтәрә алмый астында сытыла. Икенчеләрне таланты күтәрә. Өченчеләр дәрәҗәләре булганга талантлы күренә.
– Татар театры нигезен нәрсә тәшкил итәргә тиеш?
– Репертуар дөнья күләм танылган әсәрләр булу шарт. Тик 80% милли булырга тиеш.
– “Яңа татар пьессасы”ның быел сигезенче томы көтелә. Анда кергән әсәрләрне, конкурсны ничек бәялисез?
– Сайлап алу комиссиясен алыштырырга вакыт. Субъективлык бар анда.
– Болгар номерлары сүтелде, Тукай яшәгән кырыгынчы бүлмә юкка чыгарылды. Язучылардан протест азрак булды кебек.
– Номерлар сүтелгәч, Туфан Миннуллин җаны-тәне белән бөтен язучыларның моңа каршы булуын белдерде. Калганнарның монда килеп кысылып йөрүе урынсыз да иде. Ә менә сез яшьләр каршы фикерләрегезне белдермәдегез , диярлек.
– Милли компонентның укыту системасыннан алынуын ничек кабул иттегез?
– Бу гаделсезлек һәм кимсетү. Алай була алмый ул. Дискременациянең иң югары ноктасы булачак.
– Сез Тукай турында язган кеше буларак, аңа бер генә сорау бирү мөмкинлеге булса, нинди сорау бирергә теләр идегез?
– Тукай әфәнде, сезнең хакта язылган әсәрләрнең кайсы дөреслеккә якынрак?, – дип сорар идем. 7 ел янган Тукай җылысында, 70 ел җылынабыз бит без. Беләсе иде чынлыкка кайсыбызның әсәре якын икән.
– Балаларыгыз киләчәген сәнгать белән бәйләүдә йогынтыгыз булдымы икән?
– Улым Нурбәкнең балет белән кызыксынуын белгәч, болай дидем. Иртән, көндез репетициядә кеше хатынын күтәреп йөрисең. Кич концерт, тагын кеше хатынын күтәреп йөрисең. Төнлә үз хатының күтәрергә инде хәлең калмыйча, өйдә тавыш чыга. Балет дигәнче яхшылап уйла, дим. Ул төне буе уйладым, балетка китәм ди. Икенчесе дә режиссер булырга тели.
– Улларыгызның тормыш иптәше итеп татар кызларын күрәсездер...
– Нурбәккә 26 кадәр өйләнмәскә киңәш иттем. Бик актив йөри. Белмим, киңәшем тотармы. Аннары үзе карар. Без татар кызы булуын теләр идек. Мәхәббәтең кемгә төшәсен белеп буламы инде.
– Үзегезгә карата әйтелгән мактау, тәнкыйтькә ничек карыйсыз?
– Тәнкыйтьтән җимерелмә, мактаудан эчермә, – дигән сүзләрне ошатам.
Лилия КАДЫЙРОВА |
Иң күп укылган
|