|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2016 Криминал
Казанда баласын пакетта ташлап калдырган хатын җәза алачак (ВИДЕО)40 яшьлек А. Т. яңа туган сабыйны үтерергә теләүдә гаепләнә. Исегездә булса, 25 нче август көнне әлеге хатынны видеокүзәтү камерасындагы язма буенча эзли башладылар. Үз торагы булмаган бу хатын кызын якты дөньяга китереп, берничә сәгать үтүгә, аны пакетка салып, урамга чыгарып куйган иде. Сабыйны үтеп баручы кемдер күреп, үлемнән саклап калды. Бала мамык шәлгә төрелгән булган, пакетта йомшак уенчык та табылган. Әмма бу хатынны акламый.
Тиздән суд булачак. Хатын үз гаебен тулысынча таныган.
--- |
Иң күп укылган
|