|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.10.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда кырда эшләгән комбайн янган (ФОТО)Кичә көндез бердәм диспетчерлык хезмәтенең 112 номерына Кайбыч районында комбайн яна башлавы турында хәбәр килгән дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт урынына иң якын янгын часте 15 километр ераклыкта булган. Коткаручылар 23 минутта килеп янгынны сүндергәннәр. Янгын аркасында кешеләр зыян күрмәгән. Янгын биш квадрат метрга зыян салган.
Янгын транспорт чарасының системасы, механизмы төзек булмау аркасында чыккан.
--- |
Иң күп укылган
|