|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2016 Мәдәният
Җырчы Дилия Ахметшина хәйрия концертына чакыра23 ноябрь, кичке 7дә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Без бергә” пациент-волонтер оешмасына ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырыла. Әлеге оешма онкологик чир белән авыручыларның тормышын бизәүче, ярдәм итүче активист-волонтерлардан тора. Тамашаны башлап җибәрүче – җырчы, халыкара фестивальләр лауреаты Дилия Ахметшина. Дилиянең башлангычын хуплап, концертны үз чыгышлары белән татар эстрадасының йолдызлары: Илназ Сафиуллин, Илвина, “Ямьле” төркеме, “Кыю кызлар”, Рамил Закиров, Илгиз Шәйхрәзиев, Роберт Ямгуров, Артур MAUZERSAX һәм башка танылган башкаручылар бизиячәк. - Бүгенге көндә хәйрия концертын кую өстендә эш алып барам. – дип бүлеште Дилия. – Мин аны “Без бергә” пациент-волонтер оешмасы белән бергәлектә оештырам. Онкология белән авыру кешеләргә ярдәм йөзеннән башладык бу эшне. Безнең гаиләгә дә әлеге бәла белән очрашырга туры килде. Минем әнием хәзер шушы чиргә каршы көрәшә. Нәкъ менә аннан мин “Без бергә” пациент-волонтер оешмасы хакында белдем дә инде. “Арт-терапия” дәресләрендә шөгыльләнгәч аның кәефе дә күтәреп китте һәм үзен дә күпкә яхшырак хис итә башлады. Шул дәресләрдә ясалган рәсемнәрне, фотографияләрне күрсәтте. Шундый мөнәсәбәттән соң әлеге оешмага рәхмәт белдерү теләге туды һәм хәйрия концертын да оештырырга кирәк дип хәл иттем. Интернет челтәреннән “Без бергә” оешмасының тулы эшчәнлеге белән танышып чыккач, башкалар да аларның кирәкле һәм мөһим гамәлләре хакында белсен дигән ниятемне хәйрия тамашасында башкарып чыгарга телим. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән 2016 ел республикада онкологик авыруларга каршы көрәш елы дип игълан ителгән. Татарстанда операцион дәвалау дәрәҗәсе шактый югары булса да, онкологик авыручыларга гадәти тормышка кайту кайчак авырга туры килә. Озак вакытлы көрәш дәвамында авыруларга көндәлек тормышка ияләшергә нәкъ менә “Без бергә” пациент-волонтер оешмасы ярдәм итә дә инде. Ай саен республиканың онкодиспансеры белән берлектә “Пациент мәктәбе” үткәрелә. Анда химиотерапевтлар, хирург, диетолог, психотерапевтлар сырхауларны кызыксындырган сорауларга тулы җавап бирәләр, барлык авырлыкларны уртага салып сөйләшәләр. Шулай ук “Матурлык мәктәбе”, йога, фотография буенча ачык дәресләр оештыру да оешманың традициясенә әверелде. Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге чараларда табиблар, психолог, фотограф, визажистлар ярдәм кулы сузып, бушлай катнашалар. Оештыручылар шушы проектны бөтен Татарстан буйлап таратмакчы. Мәсәлән, быел Әлмәттә дә “Пациент мәктәбе” тәҗрибәсен гамәлгә кертмәкчеләр. Ләкин әлеге зур эшләрне башкарып чыгар өчен чыгымнар да зурдан таләп ителә. Шуңа да оешма матди яктан ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтле булыр иде. “Без бергә” пациент-волонтер оешмасы катнашучылары сүзләре буенча, без авыру һәм сәламәт, табиб һәм пациентка бүленмибез. Без – ул тормыш ямен күрүче, үз эшеп тапкан көләч кешеләр. Менә шундый илһамландыра торган кәеф белән “Без бергә” пациент-волонтер оешмасының хәйрия концерты үтәчәк тә.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|