поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 12 Декабрь
  • Гөлчәчәк Гайфетдинова - актер
  • Чыңгыз Айтматов (1928-2008) - язучы
  • Локман Бадыйкшан (1919-2015) - язучы
  • Искәндәр Измайлов - тарихчы
  • Натяжной потолок урнаштырабыз. Казан, казан яны районнары 89046768348
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
Архив
 
27.10.2016 Интернет

Салават Фәтхетдинов автографын "Авито"да нибары 50 сумга саталар (Avito-күзәтү)

Салават Зәкиевич үзенең карьерасында иң югары ноктага килеп җитте - хәзер аның автографларын сата башлаганнар. Дөрес, кыйммәткә түгел, нибары 50 сум.

Шундый игъланны "Идел" журналы казып чыгарган. Ышанмасагыз, үзегез дә кереп карый аласыз. 

Автографны сатучы Gulj исемле әллә хатын, әллә ир Салават Фәтхетдиновның мактаулы исемнәрен барлауга вакытын жәлләмәгән. Игъланда болай диелә: "Автограф Салавата Закиевича Фатхетдинова (тат. Fəthetdinov Salavat Zəki uğlı, Фәтхетдинов Салават Зәки улы) — певец, народный артист Татарстана, заслуженный артист России, заслуженный артист Республики Башкортостан, мастер спорта международного класса по автоспорту".

Шунысын да әйтергә кирәк, автограф сигарет кабында түгел, бөгәрләнгән кечкенә кәгазь кисәгендә дә түгел, ә вымпелда. Бу вымпел автографсыз хәлдә 50 сумнан артык торамы яки арзанракмы - монысы безгә нәмәгълүм.

Игълан 13 октябрьдән бирле эленеп тора, аны 300гә якын кеше караган. Әмма товар сатылмый да сатылмый... Бергәләп сатып бирик әле?

 

"Авито-күзәтү" сәхифәсенең башка язмаларын да укыгыз. Татарларга кызык бик күп әйбер сатыла анда.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 27.10.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе