|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2016 Мәдәният
Флёра Шәрипова: “Җыр ул – бала кебек” (ИНТЕРВЬЮ)Танылган композитор Флёра Шәрипова җырларын татар эстрадасы йолдызлары яратып башкара. Айдар Галимов, Данир Сабиров, Сөмбел Билалова, Гүзәлия, Радик Юльякшин һәм башка популяр җырчыларның репертуарларыннан төшмичә башкарылган җырларның авторы үтә дә тәрбияле, итагатьле һәм зәвыклы булуы белән аерылып тора. Җырлар язарга, алып баручы, җырчы буларак чыгыш ясарга һәм аның өстенә камил рәсемнәр ясарга егәрлеге җиткән Флёра Шәрипованың алга таба куелган максатлары да югары. — Җырларыгызның эчтәлеген башкаручылар тиешле дәрәҗәдә җиткерә алмаган чаклар буламы? «Җыр язмышы» дигән төшенчә мөһимме?
— Җыр бит инде ул – бала кебек. Шуңа күрә җыр язмышы, билгеле, борчый. Башкаручыны сайлаганда да җырны яраткан, күңелгә яткырып башкарган җырчыларга бирергә тырышам.
— Һәр җырның үз тарихы бар диләр, кызыклы гына язылган җырлар бармы?
— Безнең танылган шагыйрә Гөлнур Айзат белән иҗат иткән “Каурый җыры” бар. Аның тарихын Гөлнур болай дип сөйли: “Көндез бакчабызда виноградларны җиргә яткызып тора идем. Күктә каз тавышы ишетелде. Өч каз очып бара. «Соңладыгыз мени, балакайлар?» — димен. Озак карап тордым. Аннары ал якка розаларымны күмәргә чыктым. Юк, теге казлар соңламаган – иптәшләре тагын калган икән. Күктә казлар тавышы ишетеп, күтәрелеп карадым. Санамадым, санарга курыктым. Аерылып кала күрмәсеннәр берүк. Шундый уйлар белән торганда ак роза төбенә ак каурый килеп төште. Шул чак аркама нидер кунган төсле булды. Аркамны селкетеп җибәрсәм, тагын бер каурый. Тамаша бит бу! Ничә ел яшәп мондый могҗизаны күргән юк иде. Дөньямны онытып казлар киткән якка озак карап тордым. Аннары өйгә кереп «Каурый җыры»ның текстын язып куйдым. Карыйм, Флёра дустым онлайн утыра. Бу хикмәтне аңа сөйләргә кирәктер. Биш минут та узмады, Флёра Татарстан белән Башкортстан арасын якынайтып, электрон почтага җыр юллады. Шулай итеп 15 минут эчендә вакыйгалар узып, җыр туды”.
— Сез бит инде зур тәҗрибә туплаган автор-башкаручы. Иҗат белән бәйләнгән язмыш ошыймы?
— Әлбәттә, ошый. Үзем сайлаган язмышым бит.
— Актив ялны яратасызмы?
— Әйе. Гомумән, тик кенә кызынып ята белмим. Табигатьтә ял итүне өстен күрәм. Походлар, көймә, саллар белән елгадан йөзәргә бик яратам. Минем өчен актив ял менә дигән күңел ачу һәм ял итү чарасы.
— Тамашачы мәхәббәтен тоясызмы?
— Әйе, Аллага шөкер, көн дә бик күп рәхмәт сүзләре алам. “Җырларыгыз эчтәлекле, тавышыгыз йөрәккә үтә, җанны тазарта, күңелне тынычландыра” дип язалар. Тамашачының һәр җылы сүзе иҗат кешесенә таяныч бит. Мин интернеттагы җырларымны тыңлаганнары, матур сүзләр язып, илһам биреп торганнары өчен дусларыма бик-бик рәхмәтлемен. Аларның ихлас сүзләре яшәтә, канат бирә, көч бирә.
— Кайсы җырчы белән бер дулкында эшлисез?
— Җырчылар күп инде ул: Алсу Әбелханова, Резедә Шәрәфиева, Данир Сабиров, Сөмбел Билалова, Айдар Галимов, Илшат Вәлиев, Гүзәлия, Радик Юльякшин, Резеда Әминева, Фәрвәз Урманшин, Глеб Радов, Рания Билалова, Илнур Мусин, Гөлшат Арсланова, Ратмир Валеев һәм башкалар. Әлеге җырчыларның репертуарларында минем җырлар лаеклы урын алган.
— Алып баручы булып эшләп, халыкның күңелен күрү авырмы? Бүген артистлар төрлечә шаккатыра бит.
— Юк, авыр түгел. Юбилей, туйларда кунакларның сөенгәнен, яхшы кәефен күреп, үзем куанам. Аларның күңелләрен күреп, җырларым белән бәйрәмнәрен матурайта, бизи алам икән, минем өчен бу зур бәхет.
— Рәсем сәнгате белән ничек кызыксынып киттегез?
— Рәсем ясау белән юктан гына кызыксынып китмәдем. Бәләкәйдән рәсем төшерә идем инде. Бүгенге көндә шактый күләмдә рәсемнәрем җыелды.
— Бәхетле булу нидә чагыла?
— Бәхетле булу тормыштан чагыла да җырларымнан, шигырьләремнән, рәсемнәремнән агыла. Кешеләрне, тормышны яратудан килә ул бәхет, яхшылыкны, яктылыкны, матурлыкны күрә белүдән.
— Җырларыгыз тупланган җыентыклар чыгаргансыз, алга таба эш нәтиҗәсен тагын нинди чаралар белән күрсәтмәкче?
— Планнар күп инде ул, ике диск чыкты, алга таба да дисклар, шигырьләр җыентыклары чыгарасы иде. Рәсемнәремнең күргәзмәсен эшләү теләге дә юк түгел. Концертлар куясы, язасы, җырлыйсы иде. Гомумән, тулы көчкә яшисе иде!
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|