|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2009 Мәдәният
КАМАЛДА “ЯҢА БУЫН”
2009 елның 28 октябрендә театрның Кече сәхнәсендә чираттагы шигырь кичәсе үтәчәк. Кичәдә Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рүзәл Әхмәдиев, Айгөл Закирова, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Резеда Гобәева, Лилия Гыйбадуллина һәм Рушан Хәялиев катнаша. Татар әдәбиятында үзләрен “Яңа буын” буларак таныткан бу шагыйрьләрне дөньяны кабул итү, тирә-юньне бәяләүдәге охшашлык, тормыш тәҗрибәсе берләштерә. Иҗатлары әдәбият-сәнгать барышында үзенчәлекле, җете күренеш буларак, үзара аваздашлык тудыра. Аларның һәркайсы, мәңгелек темаларга мөрәҗәгать итеп яңа эчтәлек тудырган традицион һәм яңа формаларны берләштереп, үзенчәлекле иҗат методы формалаштырган шәхес.
|
Иң күп укылган
|