поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
26.10.2016 Мәдәният

Татарстан егете Сергей Безруковның “Нищеброды” фильмында төп рольне башкарачак (ФОТО)

Баулы егете, Олег Табаковның Мәскәү театр мәктәбендә 4нче курста укучы Денис Нуруллин Сергей Безруковның “Нищеброды” фильмында төшәчәк. Денис һәм “Остров” сериалы буенча танылган актер Евгений Кулик төп рольләрне башкарачак. Денис Нуруллин бу проектка ничек килеп эләгүе турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде.

Фильм тулы метражлы (90 мин.), комедия жанрында. Сергей Безруков фильмның режиссеры Анна Матисон белән бергә төшерәчәген белдергән иде инде. Төп рольләргә әлегә тамашачыга таныш булмаган, яшь актерлар тәкъдим ителгән. Кастинг вакытында фильмга Россия киносының яңа, танылган йөзләре була алырлык актерлар сайланган. Фильмның премьерасы 2017 елда көтелә.
 
 
Денис Нуруллин  Артем ролен, Евгений Кулик Слава ролен башкарачак. Эпизодик рольләрдә Мәскәү Губерния театры актерлары катнашачак.
 
“Мин кечкенәдән үк иҗатка тартылдым”
 
Денис Нуруллин сүзен үзе белән кыскача таныштырудан башлады. “Мин Татарстан Республикасының Баулы шәһәреннән. Кечкенәдән үк иҗатка тартылдым. Балалар бакчасына йөргәндә җырларга, биергә яраттым. Миңа тәрбиячеләрем һәрвакыт мин шушы юнәлештә барырга тиеш дип әйтә килде. Кечкенә булгач, ул вакытта моңа зур игътибар итмәдем, башка иптәшләрем кебек үк футбол, хоккей кебек спорт төрләренә өстенлек бирдем. 5 сыйныфта укыганда, мин ялгыш кына фильм төшерү мәйданчыгына эләктем. Шул вакытта мин үземнең шушы юнәлештә алга барырга, үземне шушы һөнәргә багышларга теләгәнемне аңладым”, - диде ул.
 
Олег Табаков мәктәбе турында Денис Нуруллин сайттан карап белгән. “Шул мизгелдә үк бу мәктәпкә укырга керергә теләдем. Башка көллиятләрне, институларны карап та тормадым. Мин бары тик шушы мәктәпкә барачагымны һәм шунда укырга керәчәгемне белә идем. Булачак актерларны алдан карау, мәктәпкә кабул итү имтиханнары башлангач, мин Мәскәүгә килдем. Беренче каралуда мине җәйгә калдырдылар. Бары җәй үтеп, киләсе алдан каралуда гына мин Олег Табаковның мәктәбенә эләктем”, - дип сөйләде яшь актер.

“Рольгә раслануым турында хәбәрне зарыгып көттем”
 
Бу фильмда уйнау Денисның беренче тәҗрибәсе түгел. Яшь актерның моңарчы режиссер, сценарист, актер, продюсер Олег Штром һәм Россия кинорежиссёры, сценарист Василий Чигинскийның кыска метрлы фильмнарда төшкәне булган. “Сергей Безруков фильмында төшү минем өчен беренче җитди проект”, - диде Денис Нуруллин.
 
Сергей Безруковың “Нищеброды” фильмына актерлар сайлар өчен режиссерның кастинг-директоры Олег Табаковның мәктәбенә килә. “Ул безнең буйларны һәм шушы рольгә туры киләбезме, юкмы икәнен башта тышкы яктан тикшерә башлады. Кемгәдер ул сез артык зур һәм сез безгә туры килмисез дип тә җибәрде. Мине күргәч, “Исәнмесез, ә сезнең исем ничек?”, - диде. Мин Денис дидем. Шунда ул миңа җыелыштан соң калырга кушты. Без аның белән кечкенә визитка яздык, мин үземнең телефон номерымны хәбәр иттем. Шул ук көнне миңа шалтыраттылар һәм икенче көнне сәгать икедә кастинг булачагын хәбәр иттеләр. Почтама сценарийдан бер өзек җибәрделәр һәм әзерләнергә куштылар. Икенче көнне мин Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерния театрына бардым. Кастингта аның ярдәмчесе, фильм режиссеры Анна Матисон утыра иде. Без бу фильмда Слава роленә сыналган егет белән без сценарийны укыдык. Безне төрле ракурслардан төшереп карадылар һәм: “Рәхмәт. Сез безгә туры килсәгез, без сезгә шалтыратырбыз”, - дип кайтарып та җибәрделәр. Мин көне буе нәрсә булыр, ничек булыр дип уйлап изаланып чыктым. Икенче көнне, мин шалтыратуларын зарыгып көткән мизгелдә, миңа рольгә раслануым турында хәбәр килде”, - дип сөйләде үзенең бу фильмга эләгү тарихын Денис Нуруллин.
 
“Нищеброды” баерга теләгән студентлар турында
 
“Нищеброды” комедиясе зур акчалар эшләп, тиз арада баерга теләгән ике студент тарихын сөйли, әмма тирәнрәк фикер йөртсәң, аны күбрәк яшьлек турында дип атарга мөмкин, ди фильм ясаучылар.
 
 
Денис комедия жанрының актерларга аеручы авыр бирелә торган юнәлеш булуын искәртте. “Бу фильм акча эшләргә теләгән ике егет турында. Алар хәзерге тормышта акчаны нинди юллар белән табып була, шуны күрсәтәләр. Минем персонаж миңа максатчан, ихлас һәм шул вакытта романтик булуы белән ошады. Мин үзем дә тормышта шундый”, - дип көлде Денис Нуруллин.
 
Жанрлар төрлелегенә килгәндә, Денис үзен барлык өлкәләрдә дә сынап карарга теләге барлыгын белдерде. “Кешеләр төрлечә сөйли, әмма мин төрле жанрларны яратам. Актер үзен бик күп юнәлешләрдә күрсәтергә тиешле шәхес. Аңа үзен төрлечә ачырга кирәк. Шәхсән мин үземне театрда лирика, комедия жанрында сынап карыйм. Алар икесе бер-берсенә капма-каршы килә. Һәрбер актер үзен шулай төрле яктан күрсәтә белергә тиеш”, - дип саный ул.

“Сергей Безруков һәркемгә үрнәк булырлык шәхес”
 
Әлегә фильмны төшерү эшләре әкренләп башланып кына килә һәм аның кайчан чыгачагын төгәл әйтү мөмкин түгел.
 
Денис үзе төшкән фильмны ясаучылар коллективын искиткеч дип саный. “Фильм төшерү мәйданчыгында бик дустанә мөнәсәбәт. Һәрбер кеше бер-берсенә ярдәм итәргә ашыга. Бөтен кешеләрне дә яхшы, дәрәҗәле кино төшерү максаты берләшерә. Сергей Безруковның үзен мин гениаль кеше дип атар идем. Ул бөтен кешеләргә үрнәк булырлык шәхес”, - дип белдерде Денис Нуруллин.
 
Сергей Безруков бу фильмда  берничә эпизодта төшеп, берьюлы ике роль - төп геройның әтисе һәм абыйсы рольләрен уйный.
 
 
Денис Нуруллин бу проектның аудиториясенә чикләр юк дип белдерде. “Мин бу фильмны бөтен буыннарга да карарга киңәш итәр идем, чөнки монда тормышның бөтен яклары да яктыртылган”, - диде ул. 

Гөлүзә ГЫЙМАДИЕВА
Татар-информ
№ --- | 26.10.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы