поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.10.2016 Фаҗига

Апаста мулла фаҗигале төстә һәлак булган

19 октябрь көнне Апас районының Кормаш авылында фаҗига була. Малларның иске җәйге торагын утынга сүткәндә, Кормаш авылы мулласы Рәшит Насыйровка матча төшә. Үлемне күз белән каш арасы, диләр. Секунд эчендә килеп чыккан әлеге бәхетсезлек очрагыннан хәзрәт шунда ук җан бирә.

– Рәшит хәзрәт Кормаш авылында өч еллап муллалык итте, – дип сүз башлады Болын-Балыкчы авыл җирлеге башлыгы Римма Гыйльметдинова. – Үзе гаиләсе белән Апаста яши. Бу авылга йөреп эшләде. Рәшит абый дини тормышны җанландырып җибәрде. Кешегә бәйләнмичә генә үз артыннан ияртә, хак юлга өнди белде. Ул муллалык вазыйфасына керешкәч, лаеклы ялга чыккан күпчелек ир-ат мәчеткә йөри башлады.  Балаларны да дингә бастырырга теләде, җәен мәчет каршында лагерьлар оештырды. Дингә ихлас күңеле белән бирелгән кеше иде.
 
Фаҗига ничек килеп чыккан соң? Авыл җирлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, Рәшит абый бу көнне авыл читендәге иске маллар торагын утынга кисәргә бара. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәү исә гомерен куркыныч астына куя.
 
– “Утын әзерләргә барам, сез дә килегез”, дип безне дә чакырды,– дип искә ала бу көнне остабикә Илһамия апа Бариева. –Минем күршедә фәкыйрьрәк ир яши, аңа да кышка ягарына булыр дип, шунда киттек.  “Өстеңә ишелә күрмәсен, карап кына кис”, – дип кисәттем Рәшитне. “Юк, ишелсә, әкрен генә төшә ул”, – дип көлде. Шуннан соң озак та үтмәде, баганасын кискәч, түбә өстебезгә ишелеп төште. Мин хәрәбәләр астыннан чыктым, миңа чаты гына эләкте. Рәшит хәзрәт матча астында калды. Бер секунд эчендә булды бу хәл, күз алдында үлде мескенем.
 
“Бәлки исәндер” дигән уй белән авылдашларына шалтыратып, ярдәм сорый Илһамия апа.  Әмма фельдшер агач баскан хәзрәткә берничек тә ярдәм итә алмый.
 
– Матча муенына килеп төшкән, анда кеше ничек исән калсын? – ди авылның фельдшеры Мансура Кадыйрова. –  Кинәт үлем булган инде бу. Без берничек тә ярдәм итә алмадык. 66 яшь кенә иде, чәчрәп торган ир. Шундый кешеләрнең дөньядан вакытсыз китүе кызганыч. Авылда дини тормыш чәчәк атсын өчен җанын бирердәй кеше иде.
 
Кемнән генә сорама, Рәшит хәзрәт Насыйровны барысы да уңай яктан гына телгә ала. Ул дини тормышка җан өрү белән беррәттән, мәчетне матурлау эшенә дә шактый зур өлеш керткән, алай гына да түгел, башлап йөргән. Брусчаткадан юл түшәү, мәчетнең эчен тышлау – барысы да аның хезмәт җимешләре.
 
Кеше 40 көн үлем исереклеге белән йөри, диләр. Әмма үзе белән аралашкан кешеләр андый-мондый үзгәрешләр сизми хәзрәттә.
 
–  Өйлә намазын бергә укыдык, – дип көрсенә Фәгыйль абый Сөнгатуллин. – Намаздан соң ул шунда китте. Хәер, ул төшкә кадәр дә анда эшләп, шактый утын әзерләргә өлгергән булган инде. Миннән олы кеше булгач, “үзең генә йөрмә” дип тә кисәтергә базмадым. Соңгы күрешү булыр дип кем уйлаган?! Өметләре бик зурдан иде шул мәрхүмнең. Кормашны дини авыл итеп күрергә, балаларны да ислам дине белән тәрбияләргә, аларга кечкенәдән дин тәгълиматын сеңдереп үстерергә хыялланды. Үләм дип уйларга да өлгермәгәндер инде мескен. Вакыйга урынына мин дә бардым. Җыелган халык: “Бәлки, исәндер?” дигәч, башына төшкән агачны кисеп алдык. Әмма...
 
Рәшит абый Насыйров муллалык вазыйфасына керешкәнче, күрше Болын-Балыкчы авыл мәчетенә намазга йөргән. Кормаш авылы мулласы вафат булгач, актив, тырыш, бар күңеле белән дингә бирелгән картны бу вазыйфага билгелиләр.
 
Гаилә башлыгы буларак нинди кеше икәнен белешү өчен хатыны Фәридә апа белән дә элемтәгә кердек.     
 
– Рәшит – идеал ир иде. Коръәндә ир-ат нинди булырга тиеш дип язылган, ул шул сыйфатларга омтылды, – диде ул күз яшьләре аша.
 
Рәшит хәзрәтнең соңгы иртәсе, соңгы сөйләшүләре  турында да белешергә теләгән идем. Кызганыч, Фәридә апа елый-елый бу сорауларга җавап бирә алмады...

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 26.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»