поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.10.2016 Мәдәният

Спас районында V регионара “Милли көй” фестивале үтте (ФОТОрепортаж)

14 октябрь көнне Спас районы Бозлау мәдәният йортында юбилейлы, V регионара “Милли көй” фестивале булып үтте. Ул якташларыбыз, бөек җырчылар Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевның якты истәлегенә багышланган иде һәм, һәрвакыттагыча, Татарстан республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе мәдәният министрлыклары, өлкәнең региональ һәм эчке сәясәт министрлыгы ярдәме белән уздырылды.

Ә төп оештыручылары - өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе, Спас районы администрациясенең мәдәният бүлеге һәм, әлбәттә, Бозлау авыл администрациясе.

Фестивальдә катнашырга Сергач, Кызыл Октябрь, Пильна, Спас районнары татар авылларыннан 150дән артык үзешчән артист һәм фольклор төркемнәр теләк белдергән. Бу тикле кешене, кунакларны каршы алу, урнаштыру җиңел түгел, әмма мәдәният йорты һәм администрация хезмәткәрләре, мөмкинлекләреннән чыгып, бар уңайлыкларны булдырырга тырышканнар. Билгеләнгән вакытка катнашучылар килеп җитте, зал тамашачы белән тулды. Халык җыелганчы, “Сөембикә” журналының баш редактор урынбасары Рәмзия Кашапова китапханә бүлмәсендә фольклор төркемнәр җитәкчеләре өчен милли костюм тегү, аны ничек итеп кию буенча мастер-класс бирде. Аның файдалы киңәшләре кулланыш табар, әлбәттә.
 
Фестивальне якташыбыз, чыгышы белән Зур Рбишчадан булган, хәзер Түбән Новгородта яшәүче Альберт Юсупов алып барды һәм иң беренче сәхнәгә хөрмәтле кунакларны чакырды. Спас районы администрациясенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Зайцева, Рәмзия Кашапова, автономиянең башкарма директоры Рамил Салихҗанов барча халыкны җыр-моң бәйрәме белән котлап, катнашучыларга уңышлар теләделәр. “Без бик шат сезне кунакчыл Спас җирендә каршы алырга. Татар җырын бүтән халык җырлары белән чагыштыру мөмкин түгел, аның аерым колориты, моңы бар һәм татар җырын тыңлау бик рәхәт”, - диде Ирина Николаевна үзенең чыгышында. Рәмзия ханым Татарстан Республикасыннан, аерым Казаннан сәламнәрен җиткергәч: “Мин бик яратам Нижгар мишәрләрен. Бүген биредә иҗат бәйрәме, моң дигән нәрсә татарга гына хас әйбер, ул күңелдән, йөрәктән чыккан. Киләчәктә дә телебезне, моңыбызны югалтмыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк”, - диде. Рамил Әхмәтович иң җылы котлау-теләкләрен җиткергәннән соң, Спас районы администрациясе җитәкчеләренә, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Елена Синевага, Рәмзия ханыма, Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасовка, мәдәният йорты директоры Равил Талиповка фестивальне уздыруда һәрьяклап күрсәткән ярдәмнәре өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
 
Фестиваль программасын башлар алдыннан Альберт жюри әгъзалары белән таныштырды, ә ул бигрәк абруйлы иде – Хайдәр Бигичевның тормыш иптәше, Татарстанның халык артисткасы Зөһрә ханым Сәхәбиева, Рәмзия Кашапова, җырчы-баянчы, “Татар моңы” халыкара җыр фестивале лауреаты Илнур Ганиев һәм шулай ук күптөрле конкурс-фестивальләр лауреаты һәм дипломанты, барыбызга да яхшы таныш булган Тәнзилә ханым Паламарчук.
 
Фестиваль программасын петрякслы Шәмил ага Алимов башлап җибәрде. Рәшит Ваһапов репертуарыннан “Эшче” операсыннан Нигъмәт ариясен башкарды ул. Чыгыш ясаучылар арасында “Милли көй”нең беренчесеннән башлап катнашучылар да бар иде, яңалары да булмады түгел.
 
Кочко-Пожардан Жиһаншиннар гаиләсен татар җыр-моңына гашыйклар арасында белмәгәне юктыр. Бу юлы да гаилә башлыгы Азатның, төпчек улы Маратның өздереп уйнауларын тамашачы алкышларга күмде, ә уртанчысы Ленар Хайдәр Бигичев репертуарыннан “Соңдыр шул, соңдыр” җырын бик матур башкарды. Шулай ук пожарлы Асия ханым Насибуллина матур, моңлы тавышы белән сөендерде. “Данс” төркеме кызлары биегәндә, үкчәләре очкын чәчте, ә Диляра Гаязетдинова “Шәл бәйләдем” композициясен башкарып, фестивальнең ачышы булды.
 
Петрякс кызлары, “Регина+Фәридә” дуэты да татар биюе башкардылар, Фәридә “Туган тел” җырын бик матур җырлады. Кызыл Октябрь районы үзешчәннәре Марат Хөсәенов, Илдус Харрясов, Сәрия Ефремова чыгышлары да кайнар алкышларга күмелде. Ниһаять, Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестивале дипломанты, Пашатның “Пашатбикә” төркеме яңадан сәхнәгә чыкты, алар башкаруында татар җырларыннан попурри югары профессиональ дәрәҗәдә иде. Татар Моклокасыннан килгән Азат Магҗанов җитәкчелегендәге “Авылкаем” төркеме шулай ук фестивальнең ачышы булды. Бу төркемгә кергән унга якын малай Азат абыйларының гармуны астына агач кашыклар, шакылдавык (трещётка), курай кебек халык уен коралларында уйнап, Нижгар такмакларын искиткеч оста башкардылар.
 
Бозлау китапханәсе мөдире Адилә Нафеева җитәкләгән “Алтын хәзинә” төркеменә кергән Бозлау һәм Ишавыл алмайлары белән агайлары “Аулак өй” күренешен сәхнәләштереп күрсәттеләр, ә Татар Моклокасыннан Наилә Кинзябаева җитәкчелегендәге “Сәрбиназ” фольклор төркеме онытылып килә торган итек басу кебек гади генә хезмәтне искиткеч тамаша итеп сәхнәләштерделәр. Төркем әгъзалары Азат белән Сания Магҗановлар һәм Адилә Махмутова аерым-аерым да чыгыш ясадылар, Рәшит Жалилов җитәкчелегендәге Мөтеравылның “Конфетти” бию төркеменең “Җиләкле җәй” биюе дә тамашачы күңеленә хуш килде, ә дүрт яшьлек Камилә иң яшь катнашучы иде. Тукайның Гүзәлия Шакирова җитәкчелегендәге “Авыл кызлары” фольклор төркеменең чыгышы да кызыклы һәм эчтәлекле иде. Петряксның Алсу Измайлова җитәкчелегендәге “Гүзәл” хоры киң аудитория яулый бара, бу юлы да “Кайту” җырын югары профессиональ дәрәҗәдә башкардылар. Камкадан Гөлнур Мангушева җитәкчелегендәге “Зимцәцәк” балалар фольклор төркеме дә тамашачыга яхшы таныш, бу юлы алар яңа составта татар халык уены күрсәттеләр һәм “Зимцәцәк”не әйттеләр.
 
Русларның татар мәдәнияте белән кызыксынулары, татарча җырлаулары һәм биюләре шаккатыра. Спасның “Виктория” бию төркеме сәхнәдә ут уйнатты, ә Пильнаның “Родные просторы” вокаль төркеме “Беренче мәхәббәт” җырын бик оста башкарды. Кызганычка каршы, жюри аларны ничек тә билгеләмәде, ашыгычрак булу нәтиҗәсе генә булгандыр һәм бу хата төзәтелер дип ышанасы килә.
 
Гүзәлия Зиннәтуллина җитәкчелегендәге “Арт-Септима” вокаль студиясе солистлары Гөлсинә Идрисова белән Роза Невмянованың чыгышлары да матур гына булды. Өлкә “Туган як моңнары” ансамбле солисткасы Энҗе Сафинаның чыгышы югары профессиональ дәрәҗәдә иде. Равилә Сөннәтуллина, Рамилә Меняжева, Рәйсә Сәйфетдинова, Вәлит Әхмәтҗанов, Надирә Гөбәйдуллина, Рабия Ситдикова матур гына чыгыш ясадылар. Мари-Эл республикасыннан килгән иҗади коллективларның һәм аерым башкаручыларның чыгышлары искиткеч булды, хәтта бүтәнчә булуы да мөмкин түгел иде, алар бит профессиональ коллективлар.
 
Кыскасы, барча чыгышлар, ничек әйтмешли, ару гына булды, әмма кайбер башкаручыларга репертуар, чыгыш ясау дәрәҗәсе, образ булдыру өстендә эшләргә кирәк. Костюмнарга хәзер зур әһәмият бирелә, күбесе бу таләпне истә тота, әмма кайберәүләрнең чыгышы матур гына булса да, милли костюмнан булмавы аның дәрәҗәсен киметә. Шуңа да киләчәктә бу мәсьәлә өстендә дә эшлисе иде.
 
Кызганычка каршы, күптән түгел генә оешкан, августта Петрякста узган “Җәйге очрашулар” фестивалендә бик матур тәэсир калдырган Красный Островның “Чулпан” вокаль төркеме ни сәбәпледер катнашмады. Ыргу үзешчәннәрен дә берничек тә кузгый алмыйбыз.
 
Ә “Милли көй”гә килгәндә, конкурсантларның чыгышын шулай ук Шәмил Алимов тәмамлады. Ул Хайдәр Бигичев репертуарыннан “Китмә, сандугач” җырын башкарды.
 
Жюри йомгаклар ясап, призлы урыннарны билгеләгән арада, кайбер коллективлар һәм башкаручылар кабат чыгыш ясадылар. Ниһаять, алып баручы барча катнашучыларны сәхнәгә чакырды. Барысына да автономия исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Йомгакларны жюри әгъзасы Тәнзилә ханым игълан итте. 
 
Урыннар түбәндәгечә бүленде.
 
1 урын: “Пашатбикә”, “Авылкаем” төркемнәре һәм “Гүзәл” хоры;
2 урын: “Сәрбиназ” төркеме, Азат Жиһаншин, Илдус Харрясов;
3 урын: Асия Насибуллина, “Зимцәцәк” һәм “Конфетти” төркемнәре.
 
Шулай ук өметле башкаручылар диеп Диляра Гаязетдинова, Шәмил Алимов һәм “Алтын хәзинә” төркеме билгеләнделәр. Ә “Тамашачылар симпатиясе” призы Энҗе Сафинага бирелде. Җиңүчеләр 18 ноябрьдә Түбән Новгородта үтәчәк гала-концертта катнашырлар әле һәм кыйммәтле бүләкләр дә аларга шунда тапшырылыр. 
 
Ә бу көнне Бозлауда җыр-моң бәйрәме шуның белән генә тәмамланмады, концерт программасы белән дәвам итте. Иң беренче Тәнзилә ханым Камкада Кадрия апа Османовадан язып алган “Сагына да белми идем” дигән халык җырын башкарды һәм иң кайнар алкышларга күмелде.
 
Аннары Илнур Ганиев баянда виртуоз уйнавы белән шаккатырды һәм җырлавы белән дә сөендерде. Ахырда сәхнәгә Зөһрә ханым Сәхәбиева чыкты. Ул төрле жанрдагы байтак кына җырлар башкарды. Тамашачылар бу концерттан чын ләззәт алды һәм Татарстанның халык артисткасына алкышларын кызганмады. Зөһрә ханым да, үз чиратында, зал белән аралашып, чын күңелдән җырлады, ә җирле китапханәгә матур, кыйммәтле китаплар, Хайдәр абыйның дискларын бүләк итте.
 
Язманы тәмамлап, фестиваль зур оешканлык белән үтте диясе генә кала, әмма бу оешканлык артында күп кешенең хезмәте тора. Барлык катнашучылар (ә алар 150дән артык иде) кайнар аш, өчпочмаклар һәм чәй белән тәэмин ителде, коллективларга урнашу, өсләрен алмаштыру өчен махсус урыннар бирелде, андый-мондый зур аңлашылмаучанлыклар булмады һәм бу зур чараның шулай кытыршылыкларсыз узуында автономиянең, Рамил әфәнде Салихҗановның, җирле бүлекчә җитәкчесе Илдус Абдуллинның, шәхсән Рәзилә ханым Ахмадулли¬на белән аның ярдәмчеләре Әлфия белән Алинаның өлеше зур. Иң күп эш, әлбәттә, кабул итүчеләр җилкәсенә төшә. Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов, администрация хезмәткәрләре Рәйханә Талипова, Эльмира Аймасова, клуб мөдире Равил Талипов, китапханә мөдире Адилә Нафеева кунакларны тиешле дәрәҗәдә кабул итү өчен зур тырышлык күрсәткәннәр, барчасына да зур рәхмәт. Хәзер инде яңа очрашуларга кадәр диясе генә кала. Күрешербез әле, дуслар! 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Илнар Садеков фотолары. 
 

Найлә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 25.10.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»