поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.10.2016 Әдәбият

Нәбирә Гыйматдинова: «Республика җитәкчелеге татар язучысының дәрәҗәсен күтәрә алыр иде»

Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова, Республика җитәкчелеге татар язучысының дәрәҗәсен күтәрә алыр иде, дип саный. “Бүген талантлы яшьләр бар. Мин бүген татар әдәбиятының хәле начар дигән сүз белән килешмим. Без татарлар бер-беребезне күрә генә белмибез. Шәп кенә әйберләр чыгып бара”, — дип белдерде язучы.

Аның фикеренчә, татар әдәбияты төрле жанрлы булырга тиеш.
 
“Тарих та, лирика да, фантастика да, балалар өчен дә булсын. Татар әдәбияты бер генә юнәлештә эшли алмый. Бездә тотрыклы гына язып килүчеләр бар – Марат Кәбиров, Рәмзия Габделхакова, Халисә Ширмән, Рифә Рахман. Бар андый язучылар, күрә белергә генә кирәк”, — ди Нәбирә Гыйматдинова.
 
Язучы билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге дә татар әдәбияты үсешенә йогынты ясый алыр иде.
 
“Әгәр безнең өстәге җитәкчеләр – Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы вәкилләреме берәр җыелышта хакимият башлыкларына: “Җәмәгать, бүгенге көндә 10лап язучының шәп әйберләре басыла, укыганыгыз бармы, мин тагын сорармын” дисәләр, нигә укымасыннар?! Татар язучысының дәрәҗәсен күтәрергә була. Язучы үзен үзе пропагандалап йөри алмый. Сталин чорын гына хәтерләсәгез, Гомәр Бәшировка премия биргәндә, ул партия өлкә комитетына укыдыгызмы диеп шалтырата бит. Шуннан “Намус” романын пропагандаларга тотыналар”, — дип белдерде Нәбирә Гыйматдинова.
Ул бездә тәрҗемә итәрлек язучылар да җитәрлек булуын билгеләп узды .
 
Нәбирә Гыйматдинова китап укуга мөкиббән булуы турында сөйләп:
 
“Безнең шундый чор булгандырмы – без бөтенесен укыдык. Китап уку – безнең өчен әйтеп бетергесез ләззәтле әйбер иде. Казанга килгәч, Бауман урамында бик күп китап сатып алдым, аларның күбесен соңрак китапханәләргә бүләк иттем. Университетта чит ил классикасын мәҗбүри укыттылар, “китапның тышы нинди төстә” дип сорый иделәр. Бөтен рус классикасын укып чыктым. Шул вакытта ярый укылып калган дип сөенәм”, — диде.
 
Чыганак: Татар-информ

---
Addnt.ru
№ --- | 24.10.2016
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»