поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.10.2016 Шоу-бизнес

Ринат Рахматуллинны ни өчен "Мишәрләрем"нән төшереп калдырганнар?

Эстраданың популяр җырчысы Ринат Рахматуллин "Мишәрләрем" проектының Уфа һәм Оренбург шәһәрләрендә узган концертларында чыгыш ясамады. Ринатның бу шәһәрләргә ни сәбәпле килә алмавын белергә теләп, җырчының тугры тамашачылары безгә мөрәҗәгать итте. Без исә мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Ринат Рахматуллинның үзе белән элемтәгә кердек.

- 22 октябрьдә – Уфада, 23 октябрьдә Оренбургта "Мишәрләрем" концертында катнашырга тиеш идем. Бу турыда миңа 2 ай алдан хәбәр итеп куйдылар. Ләкин миндә интуиция көчле, нидер буласын сизендем. Концертка 4 көн кала, мине концертта катнаштыра алмаулары өчен гафу үтенеп, проект авторы СМС-хәбәр җибәрде. Шалтыраткач, телефонын алмады, бары тик СМС аша гына аралашты. Моны ул заллар тулы булмау сәбәпле, артистлар составын кыскарту белән аңлатты. Җитәкченең хәленә кереп, гонорарны минимумга кадәр төшердем, алай да ризалашмады. Аннан соң афиша, рекламалардан исемемне алуны үтендем. Ник дигәндә, тамашага килүчеләрнең яртысы мине күрергә дип килә. Үземә дә күп кеше "Нигә килмисез, сез булмагач, бармыйбыз", дип язды. Икенче яктан, минем исем белән концертка кеше җыю матур күренеш түгел. Мин булмагач, "Ринат Рахматуллин килмәде" дип сөйләшүләре бар, шуңа күрә тамашачыма барысын да аңлатып интернетка видеоязма урнаштырдым. Хәзерге вакытта мин гастрольләрдә. Болай буласын белсәм, 22, 23 октябрьгә концертлар билгеләгән булыр идем, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ринат Рахматуллин.
 
Сүз уңаеннан, "Мишәрләрем" концертына сатылган билетларның икенче ягында "оештыручылар артистны башка башкаручыга алыштырырга хокуклы" дип язылган. Тамашачы әлеге концертка билет ала икән, димәк, бу белдерү белән килешә, дигән сүз.
 
Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов исә "мин бу чараның рәсми оештыручысы түгел", дип комментарий бирүдән баш тартты.


Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 24.10.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»