24.10.2016 Мәдәният
Алсу Садекова : “Гүзәлиягә рәхмәтем чиксез” (ИНТЕРВЬЮ)
Мәскәүнең “Космос”, Останкино телеманарасының “Королевский” концерт заллары һәм тагын бик күп ачык сәхнәләрдә милләттәшебез Алсу Садекова еш чыгыш ясый. Анда басып тору гына түгел, ә татар җырларын башкару үзенә күрә горурлык уята. Татарстанда да үз тыңлаучылары булган Алсу бүгенге көндә Мәскәүдә яши һәм иҗат итә. Актерлык осталыгы дәресләре алган, стилист һөнәрен үзләштергән Алсу Садекованың әле яулыйсы үрләре алда.
— Алсу, илнең зур сәхнәләрендә чыгыш ясаган җырчы буларак, үзеңне танылган артист итеп хис итәсеңме?
— Үземне күкләргә чөеп мактыйсым килми. Әлегә зур танылу турында хыялланам гына. Тамашачы мәхәббәтен яулау өчен бик күп көч түгәргә туры килә. Алга таба яңа иҗади үрләр яулау максаты тора.
— Популяр җырчы, композитор Гүзәлия иҗатыңа зур йогынты ясады дисең. Аның белән танышу кайдан башланып китте?
— Мин Гүзәлияне күптәннән беләм. Без кайчандыр Сабантуйда танышкан идек. Аның иҗатын бик яратам, шуңа да җырлары репертуарымда мөһим урын алып тора.
— Аның йогынтысы белән үзең дә көйләр иҗат итә башладыңмы?
-Әйе, үземнең ике җырыма көй яздым. “Кадерле әти-әниемә” җырын яздырдым инде, аны тыңлаучылар яратып өлгерде, ә икенче җырымны якын арада яздырырга җыенам. Танылып килүче яшь башкаручы өчен иҗат иткән җырым да бар. Алга таба бу юнәлештә тукталып калмаска исәп.
— Мәскәүдә милли мәдәниятне саклау, татарча иҗат итү сиңа ничек бирелә?
— Җиңел бирелә дияр идем. Мәскәүдә чыннан да татарлар бик күп. Өйдә без бары татарча гына сөйләшәбез, барлык милли традицияләрне дә саклыйбыз. Балачакта мин туганнарым белән Мәскәүдә мәдрәсәгә йөрдем, анда безгә догалар өйрәттеләр, гарәп телен укыттылар, шуңа хәзер дә йә өйдән чыкканда, йә күңел кушканга догалар укыйм.
— Татарстанга күченү теләге бармы?
— Миңа Казан бик ошый. Дөрестән дә анда яшәргә бик теләр идем. Алга таба ни буласын белеп булмый, тик Мәскәүдә дә тормышым җайлашкан.
— Аерып әйтер яраткан җырың бармы? Халык җырларын башкарасыңмы?
— “Кадерле әти-әниемә” җыры бик якын. Үзем язгангамы икән, ә бәлки, әти-әниемә булган хөрмәтем әлеге җырда чагылгангадыр. Ә халык җырларына килгәндә, алар белән чыгыш ясаган юк.
— Нинди чараларда чыгыш ясыйсың?
— Мәскәүнең зур һәм танылган концерт залларында чыгыш ясыйм, шулай ук Илдар Шиһапов һәм аның ансамбле белән ике сезон гастрольләрдә эшләдек. Казанның кече сәхнәләрендә җырларга чакыралар. Мәскәүдә “Хәрәкәт” татар яшьләре көннәрендә бик теләп катнашам. Гомумән, иҗатымның географиясе киңәя бара, шунысы куанычлы.
— Тамашачылар бүләкләр бирәләрме?
— Әйе, бүләкләрне еш бирәләр. Гадәттә, барлык артистларга да бүләк ителә торган чәчәк бәйләмнәре, йомшак уенчыклар кабул итәм. Мине хөрмәт иткән тамашачыма рәхмәтем бик зур.
— Иҗат белән шөгыльләнгәч, гаиләгә тиешле игътибар бирергә вакыт каламы?
— Игътибарны да, вакытны да җиткерергә тырышам. Барлык бәйрәмнәрдә дә түгәрәк өстәл артында бергәләшеп җыелабыз. Ял иткәндә велосипедта, роликларда йөрибез, тимераякта шуабыз. Ял йортларында булырга яратабыз, урманда һава сулап йөрибез. Гаилә һәркем тормышында мөһим бит. Күңелемә ялны да бары якыннарым янәшәсендә алам.
— Иҗатыңда кемнең ярдәмен тоясың?
— Рәхмәтләремнең иң зурысын беренче чиратта Гүзәлиягә җиткерәсем килә. Ул һәрвакыт янда, ярдәм итәргә әзер. Искиткеч шигырьләр өчен Гөлфия Шакирова, Венер Фәттәхов, Фая Агадуллина каршында баш иям, аранжировкалар белән булышкан өчен Артур Җамалетдинов, Айрат Айнулловка рәхмәт. Радик Юльякшин, Марат Мухин, Мурат Гайсин кебек талантлы кешеләр белән эшләү иҗатымны яңа баскычка гына күтәрә. Вокал дәресләре биргән Үзбәкстанның атказанган артисткасы Лариса Кандаловага, Роза Хабибуллинага бар уңышларым өчен рәхмәт белдерәм. Җәйгә үз альбомымны чыгырырга ниятлим, якын арада дуэт та көтелә.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 24.10.2016