поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.04.2008 Дин

МӘДРӘСӘДӘ ОСЕТИННАР ДА, КАЗАХЛАР ДА ТАТАРЧА ӨЙРӘНӘ

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мәдрәсәдә төрле милләт кешеләре белем ала. Мәдрәсәдә белем алу башлыча татар телендә булганга, барысына да аны үзләштерергә туры килә. Аллага шөкер, татар телен өйрәнүдә кыенлыклар аркасында бер шәкертнең дә мәдрәсәдән киткәне юк әле. Без аларның кайсылары белән татар теле турында сөйләшеп алырга булдык.

Беренче әңгәмәдешебез - Рамазан. Ул милләте буенча осетин. Безнең мәдрәсәгә Владикавказ шәһәреннән килгән. Әлегә беренче курста укый. Татар теле аның туган теленә бер дә охшамаган икән. Шуның өчен әлегә татар телен өйрәнү Рамазан өчен авырлык белән бара. Аңарга мөгаллимнәр дә, башка шәкертләр дә тырышып ярдәм итәләр. “Инде татарча сөйләшкәнне аңлый башладым”, - ди Рамазан. Аннан соң аны мәдрәсә идарәсе казах егете Кадырбек белән бер бүлмәгә урнаштырган. Бу чара да бик ярдәм итә.

Кадырбек инде 4 курста укый. Ул барлык фәннәрдән дә, шулай ук татар теленнән, 5 билгеләренә генә өлгерә. Бу тырыш шәкерт Оренбург өлкәсе Бакалка авылыннан укырга килгән. Казах егетенә татарча өйрәнәсе берни түгел диярсез инде. Кадырбек казах телен бик начар белә. “Авылыбызда, кызганычка каршы, казах теле әби-бабайлар теленә әверелде”, - ди ул. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә аралашу урыс телендә икән. Татар телендә ике елда җиңел сөйләшә башлаган Кадырбек. “Башта кыен булды, тик миңа китаплар һәм курсташларым булышты”, - ди ул. Хәзер ул татарча укый, яза белә. Кадырбек, хәзер татар телен яхшы өйрәнеп алгач, казах телен дә ныклап үзләштерергә тели. Моңа татар теле сәбәпче булган. Әлегә казах егете матур итеп татарча вәгазьләр сөйли.

Ә моңа шәкертләрне тәрбияче Әхәтҗан хәзрәт өйрәтә. Ул үзе Үзбәкстан якларыннан. Әнисе татар, әтисе үзбәк. Тик ул яшьтән татар телен үзләштерә алмаган. Башта ул әнисе туган ягында белем ала. Янаул шәһәрендә имам булып эшли. “Шул вакытта татар телен ике айда өйрәндем. Бер дә кыен булмады. Шул кадәрле яраттым татарча сөйләшергә”, - ди хәзрәт. Хәзер инде ул алган белемнәрен шәкертләргә татар телендә җиткерә. “Без мәдрәсәдә укучыларны татар мохитендә тәрбиялибез. Шуңа күрә, алар татарча вәгазь сөйләргә, Коръән укып, аны ана телендә багышларга өйрәтәбез”, - ди Әхәтҗан хәзрәт. Ә Татарстан халкын ул татар телен яратырга, онытмаска чакыра. “Татар теле республиканың рухи байлыгы”, - ди ул.


Зөлфәт МИНГАЛИЕВ
Матбугат.ру
№ --- |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»