поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.10.2016 Шоу-бизнес

Эльвира Билалова: “Эстрадада музыкаль белеме булмаганнар да уңышлы гына җырлап йөри” (ИНТЕРВЬЮ)

Тыңлаучылар яшь җырчы Эльвира Билалованың ягымлы тавышын “Бир, Ходаем”, “Дусларым” һәм рус телендә башкарылган бик күп җырлары аша таный башлады. Билгеле, ул әле үз иҗатын интернетта гына тәкъдим итә, ләкин быелгы сезонда Эльвираның чыгышларын концертларда да күреп булачак. Яшь башкаручының гаиләсе дә иҗади: музыкага мәхәббәт тә якын кешеләренең йогынтысы белән башланган.

12 яшендә инде беренче җырын яздырган Эльвира Билалова шул көннән бирле микрофонын кулыннан төшерми.


— Иҗатка кереп китәргә нәрсә этәргеч ясады?
— Минем ике туган Лилия апам музыкаль мәктәптә укыган чакта мине үзе белән ала иде, шуннан соң музыкага кызыксыну уянды. 5 яшемдә әти-әнием мине музыка мәктәбенә скрипка классына укырга бирде. Анда 4 ел укыгач, хор бүлегенә күчтем. 7 ел буе музыкаль мәктәптә алган белемнәрне туплап, үз алдыма җырчы булырга, тормышымны сәнгать белән бәйлим дигән максат куйдым. Бүгенге көндә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә өченче курста укыйм. Музыкадан башка үземне күз алдына да китермим.
— Яңа җырлар яздыртасың, димәк, зур үрләр яулыйсың килә?
— Әлбәттә, алда планнар бик зурдан. Ныгытып, бар көчемне иҗатка юнәлтеп, Алла бирса, тиздән зур сәхнәгә чыгасым килә. Төрле һәм кызыклы идеяларымны тормышка ашырырлык максатларым бар.
—  Кайсы фестивальләр, конкурсларда чыныктың?
— Мин мәктәптә укыганда күп конкурсларда катнашкан идем, бөтенесен санап бетереп булмый. Алар арасыннан “Чаллы TOP-13” телевизион проектында үземне күрсәттем, ул үзенә күрә Чаллының бәләкәй генә “Йолдызлар фабрикасы” инде. Шулай ук “Когда мы вместе” бөтенроссии фестивалендә катнаштым.
—  Күп үзешчәннәр вокал дәресләре, музыкаль белем һичшиксез кирәк дип өнди. Синең фикерең нинди?
— Музыкаль белем булу бик яхшы күренеш, ләкин ансыз да безнең эстрадада әйбәт кенә җырлап йөриләр. Кемгәдер кечкенәдән чиста җырлау таланты бирелгән, кемгәдер тавышны камилләштерергә туры килә. Эстрадага чыгарга, танылган җырчы булырга теләге бар кешегә барыбер музыкаль белем, ким дигәндә вокал дәресләре кирәк дип саныйм.
— Татар эстрадасында яраткан җырчың бармы?
— Билгеле бер җырчының гына иҗатын ошатам дия алмыйм. Һәрбер җырчының үзенә хас үзенчәлеге бар.
— Җырчылар күп булу һәм сәхнәдәге конкуренция уйланырга мәҗбүр итмиме? Үзеңне башка өлкәдә сынап карыйсың килмиме?
— Кая гына барсаң да конкуренция инде хәзер, аннан куркырга кирәкми. Һәрбер җырчы да үз тамашачысын барыбер таба. Тыңлаучылар бит бер жырчыны гына тыңламыйлар, әз-әзләп һәрбер башкаручының иҗаты белән кызыксыналар. Шуңа да минем җырларымны да яратып тыңларлар әле дигән өмет бар. Башка юнәлештә үземне күрмим әлегә.
— Музыка уен коралларында профессиональ уйнавың иҗатта ярдәм итәме?
— Әлбәттә, ярдәм итә. Җырларны өйрәнгәндә, тавышны куйганда, концерт алдыннан тавышны җылытканда музыкаль белемем үз ролен уйный.
— Бүгенге көндә кемнәр белән иҗатташлык итәсең? Кайда чыгышлар ясыйсың?
— Бүгенге көндә мин бик талантлы жырчы — Айгиз Әхмәтов белән эшли башладым. Тиздән аның сольный концертлары белән гастрольләргә чыгарга әзерләнәбез. Шулай ук Гөлназ Сираева белән дуэт яздырыла, тиздән яңа җырны тәкъдим итәчәкбез.
— Теләгең зур җырчы булумы?
— Әйе, планда шундый максат бар, әлбәттә, сәхнәгә беренче адымнарын ясаучы һәрбер җырчының хыялы ул. Шуңа хәзер көне-төне яңа җырлар, клиплар өстендә эшләргә тырышам. Иртәгә дип калдырсаң, бер урында тукталып калуың ихтимал һәм җырчы булу да хыялларда гына калырга мөмкин.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 23.10.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»