|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2016 Мәдәният
Камаллылар Илфир Якупов белән бергәләп бәби каршы алды! (ФОТО)Камал театры директоры Илфир Илшат улы Якупов гаиләсендә искиткеч шатлыклы хәбәр бар: тормыш иптәше Алия белән алар өченче тапкыр әти-әни булганнар, дип язган идек. Апасы белән абыйсына иптәшкә бәхетле пар кыз алып кайтты. Бәби алып кайту сөенече белән Илфир һәм Алия Якуповларны Камал театры администрациясе дә котлаган. Алар хәтта бу уңайдан махсус яшьләрне бәби тудыру йортыннан каршы алырга дип килгәннәр. Ә Фейсбук битендә: "Кызыгыз сәламәт, бәхетле, акыллы, тәүфыйклы булып үссен! Илфир белән Алиягә гаилә бәхете, имин тормыш, нарасыйларын тәрбияләүдә сабырлык, бары тик рәхәт мәшәкатьләр, куаныч-сөенечләр телибез!" - дип язганнар.
--- |
Иң күп укылган
|