поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.10.2016 Шоу-бизнес

Тамашачылар Ришат Төхватуллинга гадәти булмаган бүләк ясаган (ФОТО)

Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда татар эстрадасының иң моңлы җырчыларының берсе – Ришат Төхватуллинның концерты аншлаг белән узды. “Исеңдәме...” дип аталган тамашага бер атна алдан билетлар сатылып бетте, концерт көнне дә тамашага эләгергә өметләнүчеләр: “Артык билетларыгыз юкмы?” – дип фойедагылардан сорашып йөрделәр.

Ниһаять, концерт башланды. Яраткан җырчылары сәхнәгә чыгуга, зал аны кайнар алкышларга күмде. Халык Ришат Төхвәтулинны сагынган.

Шулай булмыйни! Соңгы елларда артык ишәеп киткән  шырды-бырды җырчылар һәм җырлар тамашачыны тәмам туйдырган, халык чын җыр-моңга сусаган иде шул. Йөрәгенә асыл кош кунган егет тамашачының өметен аклады, халык аны аягүрә басып алкышлады. Ришат үзе дә халык алдында баш иеп: “Минем иҗатыма битараф булмаганыгыз өчен һәркайсыгызның алдында баш иям”, - диде.

Моңлы былбыл үзенең программасына халык җырларын һәм күренекле композиторларыбызның халык яраткан әсәрләрен керткән иде.

Тамашачылар аның хитка әйләнгән “Тургай”, “Сандугач” җырларын “Афәрин!” дип, көтеп алынган бүләк кебек кабул иттеләр. Самаралыларга яраткан җырчылары башкаруында “Тәрәзәңә пәрдә корма бүген”, “Ярты бәхет кирәкми” дип аталган яңа җырлар ишетергә дә насыйп булды. Сәхнәдә Ришат үзен оста баянчы итеп тә күрсәтте, “Яшь күңелем сине эзли” җырын ул  үзе баянда уйнап башкарды.

- Ә бу җырны мин тормышымда авыр мизгелләр булганда көйлим. Бик моңлы булса да ул күңелгә позитив хисләр генә өсти, - дип “Агымсу” җырын сузып җибәрде. Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләренә, Рөстәм Яхин көенә язылган бу җыр Ришат башкаруында чынлап та ниндидер сихри моң булып яңгарды, күңелләрнең иң тирән кылларын тибрәткәндәй булды. Залда утыручы нечкә күңелле апалар-әбиләрнең хәттә күзләре яшьләнде.

Тамашачы Ришат Төхвәтуллинның һәр чыгышын көчле алкышларга күмеп барды. Җыр саен чәчәкләр, күчтәнәчләр бүләк итәргә дип сәхнәгә күтәрелгән кызлар, әбиләр яраткан җырчылары яныннан тиз генә төшеп китәргә теләмәделәр, аны кочаклап, озын-озын теләкләр, хезмәтендә уңышлар теләделәр. Ә аш-су остасы булган бер хатын Ришат Төхвәтуллин сурәте ясалган бик матур торт пешереп алып килгән һәм аны җырчыга  бүләк итте.

- Җырларың белән яшьлегебезгә алып кайтасың, рәхмәт сиңа, Ришат, - дип бер апа барлык милләттәшләребез исеменнән рәхмәт белдерде һәм шәһәребезгә ешрак килергә чакырды. Җырчы Самарада үзенең иҗатына гашыйк булучылар күп булуына шатлануын белдерде һәм биредә яшәүче татарлар белән Казан артистлары арасында күпер сузучы шушы Мәдәният йортының администраторы Флорида ханым Локмановага рәхмәтен җиткерде.

“Исеңдәме...” дип аталган концерт программасы шушы исемдәге җырдан башка үтмәде, әлбәттә. Гөлназ Закирова көенә, Венер Фәттахов сүзләренә иҗат ителгән бу җырны Ришат хәттә ике тапкыр - башта  оригинал версиядә,  соңрак яңа аранжировкада башкарды һәм аның икесе дә тамашачылар күңеленә хуш килде.

Әлбәттә, Ришат Төхвәтуллинның концерты шундый матур булуына аның төркеме дә күп көч куйган. Татар-башкорт эстрадасының яңа йолдызы Алия Карачуринаның моңлы тавышы да  самаралыларны битараф калдырмады. Ул Ришатка кушылып та, үзе генә дә җырлады. Аның башкаруындагы “Син, син” дип аталган дәртле җырны тамашачылар аеруча җылы кабул иттеләр.

Ә бию төркеме концерт программасын үзенчә бизәп, җырларны тагын да тулыландырып тордылар. Ришат белән Алия:
“Чибәрләрнең чибәре шул
Мария-Лена-Натуша,
Әти-әни, ерак җиңги
Сезне сөймәскә куша”, - дип җырлаганда, биючеләр керәшен татарларының дәртле биюләрен күрсәттеләр. Сикереп-сикереп биючеләргә сәхнә дә кысрык сыман тоелды. Ришатның  “Аккошлар” җырына да биючеләр искиткеч матур номер әзерләгәннәр иде. 

Аккомпаниатор Руслан Мөхәммәдиевнең осталыгына да самаралылар сокланып туя алмады. Ришат та: “Аның кебек башка баянчы Казанда да юк”, - дип мактады.

Алып баручылар Сөмбелә белән Рөстәмнең сәнгатьле һәм шаян чыгышы бу кичәне  онытылмаслык үзенчәлекле итте.

Тамашачы бу искиткеч концертның мәңге дәвам итүен теләсә дә аның ахыры якынлашты. Казан артистлары самаралылар белән “Сәлам юллыйм сиңа” җыры белән хушлаштылар. Зал аягүрә басып, аларны алкышларга күмде.

Самаралылар тамашадан соң да яраткан артистларын тиз генә җибәрмәделәр. Күтәрелеп килүче йолдыз белән истәлеккә фотосурәткә төшәргә теләүчеләр сәхнә артына йөгерделәр. Анда инде шактый гына чират тезелгән иде.

- Эштә булуым сәбәпле, үткән елда Ришатның концертына бара алмаган идем, - ди Рабига Сафонова. - Аны бер ел буе зарыгып көттем, билетлар сатыла башлауга ук кассага йөгердем.

Ришатның йөрәккә үтеп керә торган җырларына, сандугачтай моңлы тавышына сокланмый мөмкин түгел. Ике сәгать ярым баянга кушылып җырлавы гына да ни тора! Аңа киләчәктә дә биек үрләр яулавын, иҗади уңышларга ирешүен телибез. Берүк күз тимәсен үзенә. Яраттык без сине, Ришат,  һәм тагын килүеңне көтеп калабыз. Рәхмәт сиңа булганың өчен, рәхмәт сиңа моңнарың өчен!


Ришатка - Ришат рәсеме төшерелгән торт.


Әминә ШИҺАПОВА
Бердәмлек
№ --- | 23.10.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»