|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2016 Криминал
Татарстанда 9 яшьлек кызны машинасында йөрергә чакырган билгесез ирне эзлиләрЯр Чаллыда педофилга ау игълан ителгән. “Шәһри Чаллы” газетасы шул хакта хәбәр таратты. Бер ир кеше мәктәптән укудан кайтып барган 9 яшьлек кыз баланы Яңа шәһәрнең 40/11 йорты ишегалдында үз машинасына бергә йөреп кайтырга чакырган. Ул башка нинди дә булса гамәлләр кылмаган.. Бала куркып, йөгереп качып киткән. Шушы хәбәр нигезендә һәм кыз баланың сүзләре буенча фоторобот ясалып, шәһәр мәктәпләренә һәм социаль челтәрләргә таратылган. Ата-аналарга укуга барганда балаларны мәктәпкә кадәр илтеп куярга һәм кайтканда каршы алырга кушылган.
Хәзер полиция хезмәткәрләре әлеге ир-атны эзли: ул чама белән 20–21 яшьтә, буе 170–175 сантиметр, гәүдәсе уртача юанлыкта, чәче ачык төстә, күзләре коңгырт.
Яр Чаллы халкы телендә хәзер шул хәбәр генә. Педофилның чит төбәктән дә килүе бик мөмкин, диләр.
--- |
Иң күп укылган
|