поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.10.2009 Милләт

ТАТАРЛЫК ҮЗЕБЕЗДӘН ТОРА

Төмән татарларының уңганлыгы хакында язып үткән идек инде. Үз көнен үзе күрергә күнеккән халык биредә төбәк буйлап таралган. Төмәннең төньяк-көнчыгышында урнашкан Вагай районындагы татарлар җиләк-җимеш сатарга бик хирыс. Бу яклардагы иге-чиге күренмәгән урманнарда мүк җиләге һәм кара җиләк, күк чия үсә. Җиләкләрен Себер буйлап кына түгел, күрше-тирә төбәкләргә дә саталар икән. Биредә халыкның берсе генә дә тик ятмый. Төмән шәһәрендә егерме еллап журналист булып эшләгән Наил Алан: "Биредә гөмбәне чиләкләп түгел, йөк машинасы белән ташыйлар", – дигән иде. Чыннан да, җирле халык урманнан бик тә кулай файдалана белә. Төмәннән 300 чакрым ераклыкта урнашкан Тубыл шәһәренә барганда юл уңаенда нинди генә татар авылларын кичмәдек. Кайберләре елга һәм күл уртасында урнашкан. Язгы ташу, күз ачкысыз буран вакытында монда бөтенләй кереп булмый. Бөтенләй чарасыз калсаң, вертолет чакыртасың икән. Ничек җан асрый инде болар, дип гаҗәпләнеп бардык. Ә безнең татар – чыныккан халык, яшәү өчен утраудан да чыгу юлын таба икән ул.

Туксан еллык мәктәп

 

Тубыл шәһәрендә дә татарлыгын саклап калу өчен җан тырмашкан, рухи канатларын күпме генә сындырырга тырышсалар да сынмаган, бөгелмәгән милләттәшләребез бик күп. Шәһәр үзәгендә урнашкан татар мәктәбе директоры Сәет Хисмәтуллин әнә шундыйлардан. Хәзер бу бинаны заманчалаштырып этнокультуралы мәктәп дип атап йөртәләр.

 

Гадәттә, төбәкләрдә йөргәндә шуңа игътибар итәм: татар мәктәпләре йә балалар бакчасыннан калган, йә берәр ташландык бинада урнашкан була. Ә Тубылдагы татар мәктәбе әллә каян үзенә тартып тора.

 

 15 нче номерлы этнокультуралы мәктәп күптән түгел туксан еллык юбилеен бәйрәм иткән. 1918 елда мәдрәсә булып ачылган бу бинаны җирле халык, дөресрәге, татарлар сәяси бәрелешләрдән дә саклап кала алган. Берничә ел татар-башкорт мәктәбе булып та эшли. Муса Җәлил исемендәге уку йорты дип тә таныла. 1960 елларда татар мәктәпләренә көн бетә башлаган вакытларда да милләттәшләр үзләренең уку йортларын саклап калган. Бу чорларда Төмән өлкәсендә бары ике генә татар мәктәбе кала. Шуларның берсе булган Тубыл уку йортына күрше-тирә авыллардан да килеп укыйлар. Ерак салалардан килүчеләр өчен интернаты да була. Үзгәртеп кору җилләреннән соң татарлар өчен тагын бер иркен сулыш ачыла. Бу елларда Төмән өлкәсендә шәһәр һәм авылларда барлыгы 52 татар мәктәбе эшли башлый. Дөрес, бүген хәлләр алай ук мактанырлык түгел. Күп кенә мәктәпләр милли асылларын югалтып, татар теле факультатив дәрес буларак кына калган. Ә Тубыл шәһәрендәге этнокультуралы мәктәп исә аягында нык басып тора әле, "милли компонент" сәясәтенә бирешергә җыенмый. Мәктәп директорының, укытучыларның сабырлыгы күпмегә кадәр җитәр, белмим инде.

 

Хәер, Сәет Хисмәтуллинны мәктәптә "карт бүре" дип әйтсәң дә булыр. Унбиш ел эшләү дәверендә өстәге җитәкчеләрнең нинди кылларын чиертәсен ул бик яхшы аңлый. Мәктәпнең җылы, якты мәһабәт бинада балкып утыруында, спорт һәм сәхнәле, зур тамаша заллары булуында, һичшиксез, аның өлеше зур. 90 еллык мәктәпнең тарихи музеен ачып куйганнар. Ике зур залда урнаштырылган экспонатларның байлыгына исең китәрлек. Төмән төбәгендәге татар авылларындагы мәктәпләр хакында тарихи мәгълүмат тупланган. Кыскасы, себер татарларының традицияләре белән биредәге музейда тирәнтен танышырга мөмкин. Мәктәптә балалаларга барлык мөмкинлекләр тудырылган. Уңайлы шартлар шактый гына чыгым сорый. Бу очракта инде мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинсыз булмый. Акча табуның юлларын ул эзли. 2008 елда Тубыл мәктәбе иң яхшы уку йортлары исемлегенә кереп, Россия Президентының 1 миллион сумлык грантын откан.

 

Этнокультуралы уку йортында барлыгы 350 бала укый. Шуның 25 проценты руслар икән. Мәктәпнең нәтиҗәле белем дәрәҗәсе аларга да тәэсир иткән, күрәсең. Укучыларга татар теле һәм әдәбият атнага ике тапкыр укытыла. Өстәмә рәвештә факультатив дәресләр дә каралган. Дәреслекләр юнәтүдә, китап фондын тулыландыруда Бөтендөнья татар конгрессы, Казанның 80 нче номерлы мәктәбе ярдәмгә килә икән. Күп вакыт җитәкче әсбапларны Татарстанга үзе дә барып алып кайта.

 

– Татар теле дәресләрен укытуны тагын да артырырга иде. Югыйсә атнага ике көн генә безгә бик аз, – ди Сәет Зәерович. – Әгәр мөмкинлек булмаса, башка юлларын табарга туры килә.

 

Сәет әфәнде кул кушырып утыра торганнардан түгел. Инде җаен да тапкан. Тиздән мәктәптә татар милли үзәге ачарга исәпли. "Милли кием, татар ашлары һәм фольклор ансамбльләре белән шөгыльләнә торган үзәк укучыларга гореф-гадәтләрне, йолаларны, буыннан-буынга күчеп килгән традицияләр белән бергә телне дә саклап калырга ярдәм итәчәк", – ди Сәет абый. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк: Тубыл ягында себер татарларының фольклоры бик күп сакланган. Җирле төбәкнең борынгы җырларын туплаучылар да шактый. Шәһәрнең үзендә дә татар иҗтимагый үзәге эшләп килә. Егерме ел буе татарларны туплап торган бу оешма бүген дә себер татарлары традицияләрен дәвам итә. Элек биредә 138 кеше эшләсә, хәзер 20 методист исәпләнә. Россиядә ике дистә ел яшәп килүче милли оешмалар бары тик Тубылда гына икән. Гореф-гадәтләрне барлауга этно-культуралы мәктәптәге яшь буын да алыначак. "Миллилекне саклап калу бары тик үзебездән генә тора. Синең традицияләрең башка халыкка кирәк түгел", – ди себерлеләр.

 

Алтын куллы Минсәлим

 

Тубылга барабыз дигән сүз чыгуга ук, сөякче Минсәлим Тимергалиевны күрмичә кайтма дигәннәр иде. Биредә аны алтын куллы, шаян татар дип атап йөртәләр. Әле Германиядә, әле Тубылда яшәүче бу останың кайдалыгын җирле халык та белеп бетерә алмый. Бәхетебезгә, ул биредә булып чыкты.

 

Мамонт сөягеннән сыннар ясаучы Минсәлим Тимергалиев Себер ягында гына түгел, Америка, Швейцария, Финляндия, Германиядә дә яхшы таныш. Тубыл шәһәрендәге мәһабәт Кремль манзарасына сыенып утырган иске агач йорт – сәнгать салонын күргәч, бер мәлгә аптырап калдым. Бөтен дөньяга танылган сынчы биредә эшлиме икәнни? Кемгәдер сәләмә йорт, ә менә Минсәлим Тимергалиев өчен ул бик тә кадерле. Чөнки сынчының балачагы нәкъ менә шул бина белән бәйле.

 

Кайчандыр бу татар балалар йорты булган. Ә Минсәлим абый шул өйдә үсә. Тубылдагы сөяк белән эшләү фабрикасында укый, шунда сынчы һөнәрен үзләштерә. Хәзер инде үзе дә бик күп шәкертләр тәрбияләгән. Балачак хатирәләрен искә төшереп торган балалар йортында Минсәлим абыйның остаханәсе, музей салоны эшләп килә.

 

Без килгәч үк, сынчы җәһәт кенә алъяпкычын япты да эшкә кереште. Остаханәсендә нинди генә сөяк, нинди генә сырлау, каезлау җиһазы юк. Минсәлим абыйның сөяк тузанына күмелеп, кечкенә генә бүлмәдә югары сәнгать әсәрләре булып танылган сыннар иҗат итүенә шакккатарсың, валлаһи. Мамонт сөяге иң кыйммәтлесе икән. Бу якларда әледән-әле табылып тора. Археологлар әйтүенчә, сөякләр моннан 4-5 млн еллар элек табылган икән. Әмма остаз өстәлендә поши һәм болан мөгезе дә, үгез сөякләре, хәтта кашалот тешләренә кадәр бар.

 

Үзе эшли, шул ук вакытта шаярып та ала. "Миннән еш кына, вакытны күбрәк хатын-кызгамы, әллә инде эшкәме сарыф итәсез, дип сорыйлар. Сын белән эшләү үзе үк хатын кыз бит инде. Аңа сак карарга кирәк", – ди ул мыек астыннан гына елмаеп.

 

"Бер бик зур кош бар. Ул бөтен дөньяны күтәреп тора, әмма без аны күрмибез. Аның күзе дә, аяклары да юк. Әлеге кош аюны (җир хуҗасын) күтәргән. Аның янында агач бар. Бер ягы ылыслы, ә икенче ягы яфраклы. Шунда капчык эленгән. Әмма аны алып булмый. Агачны сагалап дүрт аучы йөри".

 

Бу – Минсәлим Тимергалиевнең сөяктән ясалган мифик композициясе. Андый сыннарны аның остаханәсендә санап бетерерлек түгел. Әнә "Себер өчлеге"... Төбәкнең лидерлары утырган чананы хәрби киемнән Владимир Путин каршы ала. Мифик образларга нигезләнгән композициянең дә үзенә күрә мәгънәсе бар. Ә Себер ханлыгын тоткан Күчем хан – сынчының яраткан герое. Хезмәтләренең күбесе нәкъ менә шул образга багышланган. Балалар йортында үскәндә өлкән яшьтәге әби-бабайлардан Күчем хан турында нинди генә легендалар, нинди генә вакыйгалар ишет­мәгән була ул. Бу хакта язу бер хәл, ә менә сөяктән сырлау эше, мөгаен, Минсәлим абыйның гына кулыннан килә торгандыр. "...Себер ханлыгына яу килгән. Ике якның да гаскәрләре үлеп беткән. Сугышчының кылычы тагылган бер ат исән калган. Күккә ике күзен төбәп, яралы Күчем хан җирдә ята..."

 

Мондый тарихи композиция­ләр сынчының үзендә сакланмаган. Булса да берничәү генә. Бирегә килүчеләрнең күбесе сувенир итеп Күчем ханны сайлый икән. "Бервакыт Казаннан бер бизнесмен килде, – ди Минсәлим Тимергалиев. – Сине Күчем ханны ясыйсың дип әйтәләр, миңа да заказ белән эшләп бир әле", – ди. Бүген бу образны күпме ясаганмындыр, хәтта санын да белмим".

 

Остаханәдә сыннар булмауның тагын бер сәбәбе бар: Минсәлим абыйның хезмәтләре дөнья буйлап күргәзмәләргә таралган. Үзе дә ул еш кына Германиядә яшәп ала. Анда да шәкертләре бар икән. Сөяктән сыннар эшләү буенча мастер-класс дәресләре үткәрә. Германиядә һәрвакыт шәхси күргәзмәсе эшли. Бервакыт Тубылга туристик сәяхәткә килгән алманнар Минсәлим Тимергалиев хезмәтләре белән танышып китәләр һәм үзләренә кунакка чакыралар. Сынчының алтын кулларына таң калган немец халкы аны үзләрендә калырга кыстый башлый. Әмма Минсәлим абый туган Тубылын, дәүләте белән дан тоткан Себер ханлыгы җирләрен ташлап китәме соң?! Кемгәдер аның ярдәме кирәк икән, ул булышырга әзер. Ләкин туган туфрак җылысын бер генә затлы биналар да, бернинди каф таулары да алыштыра алмый икән. Иске йорттагы бүлмәләр буйлап сабыйларча сөенеп йөргән Минсәлим абыйны күзәтүе үзе бер хикмәт. "Менә монысы безнең иске чолан иде. Тәртип бозучыларны шунда яптылар", – дип таныштыра. Күгәрек исе сеңгән агач бүрәнәләрне сыйпый-сыйпый хатирәләрне яңартып алды ул. Бинаны баштанаяк төзекләндергәч, сөяк сыннардан торган зур музей эшли башлаячак. Әмма сынчының моңа исе китми, сөяк өемнәре арасындагы бүлмәсендә әкрен генә тарихи композиция тезә. Шул әкияти геройларның тормышында яшәгәндә, алар булып уйлаганда гына шундый сәнгать әсәрләре туа. Минсәлим Тимергалиев бөтен барлыгы белән шундый кеше. Ходай шулкадәр талант, шулкадәр сабырлык, түземлек бирсә дә бирер икән.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 216 | 23.10.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»